16+

Капчыклар тула, күңелләр мөлдери

Казанда атнаның һәр шимбәсендә агропредприятие, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар ярминкәләрендә төрле эре компанияләр дә катнаша.

Капчыклар тула, күңелләр мөлдери

Казанда атнаның һәр шимбәсендә агропредприятие, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар ярминкәләрендә төрле эре компанияләр дә катнаша.

Мәсәлән, узганында Казанның Ленинград урамындагы сәүдә мәйданына «Татагрохим» 15 миллион сумлык продукция алып килгән иде. «Казан» агросәнәгать паркындагы сәүдәне «Татмелиорация» компания­се җанландырып җибәрде. Шәһәргә якын Саба, Биектау, Балык Бистәсе, Арча, Балтач районнарыннан гына түгел, ә шактый ерактагы Чаллы, Сарман, Буа, Мөслим, Кайбыч һәм Актаныш бүлекчәләреннән дә килгәннәр.
– Иске Әлмәт авылында плотина төзедек, Түреш һәм Күбәк авылларындагы буаларны төзекләндердек. Су булган җирдә уңышы да була инде аның, – ди Мөслим районындагы Алгинская ПМК «Мелиорация» җитәкчесе Рәүзил Мәүләветдинов.

Биектау районының «Татмелиорация-агро» егетләре, Олы Кавал авылы янында гына да дүрт плотина барлыгын әйтеп, урынлы мактанып алдылар.
– Плотина тирәләре бик матур. Шәһәрдән кайтып ял итәләр, бала-чага мәш килеп балык тота, – дип раслады Олы Кавал авылында яшәүче Фоат Камалиев.

Тумышы белән Балык Бистәсе районыннан булган Рәис Хәйруллин Казан тирәсендә үз йортында гомер кичерә.

– Сөт кәҗәләре асрыйбыз. Җәй саен 500 каз һәм 300 чебеш үстерәбез. Тырышканда, авылда да матур итеп яшәргә шартлар бар. Ярминкәләрдә катнашу мөмкинлеге тудырылганлыгы өчен республика хөкүмәтенә рәхмәт! – ди Рәис Хәйруллин.

Казанның Батыршин һәм Ленинград урамнарындагы ярминкәләр белән Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та танышты. Ул ярминкәләрнең социаль әһәмияттәге чара булганлыгын искәртте. Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанрак бәядән сатып алырга була. Ярминкәләргә чыгарыла торган продукция ветеринария тикшерүе уза, бу яктан да шикләнергә кирәкми.

«Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы товарларының муллыгына һәм төрләренә исең китәрлек. Биредә төп бина янындагы түбәле корылмада үз бакчаңда үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр сату өстәлләре дә бар, урын өчен түләү алынмый.

Халык, куларбаларындагы капчыкларны мал-мөлкәт белән шыплап тутырганнан соң да, кайтып китәргә ашыкмый. Казанлылар ярминкәгә килгән якташлары белән гәп кора, күптән күрешмәгәннәре күз яшен сөртеп ала хәтта. «Казан» агросәнәгать паркында авыл районнары үзешчән артистлары концерт та куя.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading