“Казан егетләре” кими: Илнат Фәрхуллин төркемнән китә
“Казан егетләре” төркемендә җырлаган соңгы көннәрем дип яза җырчы һәм биюче Илнат Фәрхуллин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
“Казан егетләре” төркемендә җырлаган соңгы көннәрем дип яза җырчы һәм биюче Илнат Фәрхуллин.
Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм! Чуарлы сүзләр,егетләргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк! Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккә төшмим. Беләм, күп сораулар туар. “Нәрсәгә?.. Нигә инде?..” — диярсез.
“Казан егетләре” төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек! Рәхмәтләрем чиксез үзләренә һәм продюсерга !
Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде! Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды.
Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем уз фикерем булды һәм бар. Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым, һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек. Яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз куп булды !
“Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим!
Ә мин бит әле, сезнең белән саубуллашмыйм! Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белән атлый башлыйм ! Бик күп җырлар иҗат иттем!
Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы! Бик тиздән яңа җырларымны да ишетерсез һәм клибымны күрерсез!", - дип яза Илнат социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
Комментарийлар