16+

Казан халкы: “Ярминкәләр Яңа елдан соң да булсын иде...”

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда бу шимбәдә Кайбыч, Биектау, Зәй, Буа, Кукмара, Арча, Спасс, Балтач, Яңа Чишмә районнары агрохуҗалыклары белән фермерлары сәүдә итә. Питрәчтән – кошчылык, Казаннан яшелчәчелек агропредприятиеләре дә үзләренең  продукцияләрен алып чыккан.

Бу быелгы көзге ярминкәләрнең йомгаклау сәүдәсе иде, шунлыктан халык аеруча күп булды. Товар да мулдан: чатырлардагы өстәлләрдә ит һәм ит продуктлары, яшелчәләр һәм бакча җимешләре, сөт һәм сөт ризыклары, ипи һәм кондитер әйберләре өелеп тора.
- Монда якташларым – мөслимлеләр сәүдә итми, ләкин ярминкәгә чыксам, туган ягым Мөслим авыллары күз алдыма килә. Ярминкәгә чыга алмый калган шимбәләрдә күңел “китек” кала, җанга нәрсәдер җитмәгән кебек була. Балтачның – ипие, Буаның – ат казылыгы, Сабаның – сөте, Югары Осланның җиләк-җимешләре тәмле, гел сатып алам. Ярминкәләр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да дәвам итсен иде. Авыл халкына бик рәхмәтле булып, тагын килүләрен көтеп калам, - ди Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.

Арча районында туып-үскән Гөлнур ханым Шәйдуллина, мөгаен, абыстайдыр? Ул бик үтемле итеп сөйләп, авыл халкы,  республика җитәкчелеге исәнлегенә дога да кылып өлгерде.
- Ходай авылларга һәм агропредприятиеләргә киләсе елда да мул уңышлар бирсен иде. Ярминкәләр оештырганнары өчен республика җитәкчелегенә дә чын күңелдән рәхмәт! Җаның ни тели – ярминкәдә шул бар. Яңа елда да ярминкәләр үткәрелсен иде, - диде Гөлнур Шәйдуллина.

Мин булган ярминкәдәге бәяләр:
Ат ите (килограммнарда) - 650 сум,
Сыер ите - 450 сумнан башлап,
Он - 30 сум,
Шикәр комы - 60 сум,
Бәрәңге - 23сум,
Суган - 25 сум,
Кишер - 23сум,
Сарымсак - 300 сум,
Сөт (литры) - 45 сум, 
Йомырка (дистәсе) - 75-80 сум.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading