16+

Казанда глобаль яшьләр саммиты узачак

Казанда 27-30 август көннәрендә Казан глобаль яшьләр саммиты узачак.  Самитта 69 илдән 300 кешенең катнашуы көтелә. Бангладеш, Алжир, Ирак, Казахстан, Мадагаскар, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Ливан, Марокка һәм башка илләрдән делегатлар Татарстанга киләчәк.

Казанда глобаль яшьләр саммиты узачак

Казанда 27-30 август көннәрендә Казан глобаль яшьләр саммиты узачак.  Самитта 69 илдән 300 кешенең катнашуы көтелә. Бангладеш, Алжир, Ирак, Казахстан, Мадагаскар, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Ливан, Марокка һәм башка илләрдән делегатлар Татарстанга киләчәк.

Саммитның кунаклары булып яшь дипломатлар, чит илләрдәге яшьләр оешмалары җитәкчеләре, шушы эшне оештыруда катнашучы министрлар, министр урынбасарлары, консуллар килүе көтелә.

Самитта  биш төп тема өйрәнеләчәк. Яшьләрнең миграцияләнүе,  эшмәкәрлек, яшьләрнең сәламәтлеге, яшьләрдә цифрлы трендлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләшүләр көтелә. 
– Миграция – форум темаларының берсе генә, моннан тыш  волонтерлык, яшьләрнең хокуклары турында түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр үтәчәк. Темалар күп. Тыгыз һәм көчле программа әзерләнгән. Татарстан өчен бу форум зур әһәмияткә ия. Беренчедән, 69 илдән безгә кунаклар килә. Кунакларга Казан, Татарстан белән танышу мөмкинлеге бирелә. Алар кайтканнан соң, үз оешмалары, андагы яшьләргә бездә булган мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр. Икенче яктан, бездә булган тәҗрибә, төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәү тәҗрибәсе күрсәтү. Ул зур байлык. Аны сакларга кирәк.  Дөрес яшьләр сәясәте аша яшьләргә дөрес кыйммәтләрне аңлатырга кирәк. Халыкара мәдәни диалог – шундый мөһим темаларның берсе. Өченчедән, башка илләрнең тәҗрибәләре белән танышу мөһим. Башкаларның илләрнең тәҗрибәләре дә безгә кызык. Әзербайҗанда, Төркиядә, Индонезиядә нишлиләр? Шушы көннәрдә Малайзиядән җиде волонтер килде. Алар да саммитта катнашучылар. Гомумән, саммитның өч көненнән соң шушы чараның мирасы калырга тиеш. Казан планы дигән документ булдырырга телибез. Россия, Татарстан һәм ислам илләре арасында ун елга мөнәсәбәтләрне бәйли торган чаралар планы була ул. Максаты да шул: яшьләр бер-берсе белән тыгыз аралашсын, яшьләр өчен яңа мөмкинлекләрне куллана ала торган платформа булдырылсын, – дип аңлатма бирде Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Саммит кысаларында V глобаль яшь дипломатлар форумы да узачак. Форум аралашу, проблемаларны хәл итү мәйданчыгы да булачак. Цифрлаштыру шартларында дипломатия, халыкара мөнәсәбәттә мәгълүмат һәм киберкуркынычсызлык, мәдәният алмашуда  дипломатия, яшьләр оешмаларның киләчәге кебек глобаль темалар да күтәреләчәк. Форум вакытында Халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенә яңа кешеләрне кабул итү дә көтелә. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading