16+

Казанда Җиңүнең 75еллыгына багышланган тантаналы йөреш ничек узачак?

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов тантаналы йөрештә катнашырга җилкенеп тора, сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, санитар кагыйдәләрне үтәп, Геройны парадка алып киләчәкбез.

Казанда Җиңүнең 75еллыгына багышланган тантаналы йөреш ничек узачак?

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов тантаналы йөрештә катнашырга җилкенеп тора, сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, санитар кагыйдәләрне үтәп, Геройны парадка алып киләчәкбез.

Казанда Ирек мәйданында 24 июньдә 10.00 сәгатьтә тантаналы йөреш үткәрелә. Татарсан премьер-министры урыбасары Ләйлә Фазлыева белән Казан шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов бу турыда 18 июньдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Ирек мәйданында ведиоэкраннан Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы тантана һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгышы тапшырыла. Ирек мәйданында Татарстан Республикасы Президенты котлау сүзе әйтәчәк.

Тантаналы йөрештә Казан гарнизоны хәрбиләре, полиция, МЧС хезмәткәрләре, шулай ук хәрби техника һәм ретро-автомобильләр уза. Хәрби техника сафында легендар “Колхозник Татарии” Т-34 танкы  да күренәчәк. ТАССР хезмәтчәннәре акчасына төзелгән әлеге танк, Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, төп нөсхә ягъни танкның үзе. Әлеге танкны Казанның Танк училищесы төзекләндергән. Бу чарадан соң концерт программасы башлана. 

- Тамашачылар кертелмәячәк быел. Коронавирус сәбәпле, ветераннар да күпләп чакырылмый, аларны 9 майда - Җиңү көнендә котлау башкарылды. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов йөрештә катнашырга җилкенеп тора, сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, санитар кагыйдәләрне үтәп, Геройны парадка алып киләчәкбез.

24 июньдә салют ату булмаячак.

“Ирек мәйданында 24 июньдә Казанга Хезмәт даны исеме бирелүе тантаналы шартларда игълан ителмиме?” - дип кызыксынып сорадым. Ләйлә Фазлыева: "Россия Президенты указга кул куяр, Казан Хезмәт даны исеменә лаек булыр дип, өметләнеп көтәбез”, - дип җавап кайтарды.

Тантаналы йөреш үткәрелгән 24 июньдә Ирек мәйданында транспорт хәрәкәте иртәнге 5.00 сәгатьтән ябыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading