16+

Казанда уникенче тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр

Шул уңайдан лаеклы 12 гаилә бүләкләнәчәк. Бәйрәм тантаналы шартларда уздырылмаса да, барлык саклык чаралары күрелеп, геройларны өйләренә барып котлаячаклар.

Казанда уникенче тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр

Шул уңайдан лаеклы 12 гаилә бүләкләнәчәк. Бәйрәм тантаналы шартларда уздырылмаса да, барлык саклык чаралары күрелеп, геройларны өйләренә барып котлаячаклар.

Казан шәһәре ЗАГС бүлеге җитәкчесе Римма Миңнуллина белдерүенчә, бу иң матур һәм үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе. Аның үз символикасы бар. Ромашка чәчәкләре медаль рәвешендә эшләнгән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең девизы да яратырга һәм сакларга дигән сүзләрне үз эченә ала. Быел да шундый үрнәк, озак еллар иңне-иңгә куеп яшәгән гаиләләр чакырылган. Алар арасында 71 ел бергә яшәүче Шевелевлар, 47 ел парлы гомер кичерүче Аксеновлар һәм 51 ел бергә тату гомер итүче Шутиковлар гаиләсе бар.

Гаилә безнең җәмгыятьтәге иң төп кыйммәтләрнең берсе булып кала. Гаилә тормышының аксакалларын өйләренә кереп котлап чыгачакбыз. Казанда бик күп яшь гаиләләр бер-ике генә түгел, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерергә тели. Нык бәхетле гаиләләр – безнең байлык. Һәрбер кешегә гаилә җылысы, иминлек теләп калабыз, – диде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.

Шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, тантаналы бәйрәм чаралары соңрак вакытка күчерсә дә, җылылык гаилә учагында дәвам итәчәк.
– Бергә озын гомер кичерүчеләр исемлеген Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеран гаиләләре башлый. Парларның яшьләрен дә исәпкә алып, бергә җыелу соңрак булачак, – дип белдерде Римма Миңнуллина.

Бергә гомер юлын узучы парлардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Ир белән хатын тормыш юлын кичкәндә мең кат сынала. Шул вакытта берең өчен борчылып, кирәклеген тоеп яшәгәндә генә авырлыкларны җиңеп була. Әнә, пандемиядә үзбикләнүдә утыру вакытын кайбер гаиләләр күтәрә алмаган. “Бер танышыбыз 2019 елның сентябрендә өйләнде, 2020 елның мартында аерылыштылар”, –дип язалар социаль челтәрдә.
Үзбикләнү чорында гаиләләр өчен җиңел булмады. Кемдер эшсез калды. Барыбыз өйдә утырдык. Балаларны укыттык. Бәлки гаилә кадерен аңлау өчен дә мондый авырлык бирелгәндер. Соңгы вакытта бер-беребезне дә күрергә вакыт калмый иде бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading