16+

Казанда ярминкәләр дәвам итә

Шәһәрдә ярминкәләр дәвам итә. Кала халкы өчен ярминкәләр - экологик яктан чиста, арзанлы  азык-төлек алу өчен яхшы мөмкинлек.

Казанда ярминкәләр дәвам итә

Шәһәрдә ярминкәләр дәвам итә. Кала халкы өчен ярминкәләр - экологик яктан чиста, арзанлы  азык-төлек алу өчен яхшы мөмкинлек.

Ярминкәләр шулай ук шәхси ярдәмче, фермер  хуҗалыклары өчен үз продукциясен тәкъдим итү өчен иң кулай ысул 

Бер эшмәкәр бер көндә 250-300 килограммга кадәр ит сата. Үгез итенең бер килосын якынча 380-450 сумга ясаталар.
Әнә прәннек, печенье сатучы ханым сүзләренә караганда, алар инде кичәге кичке 11дән бирле юлда. Әзер, әле яңа гына табадан төшкән "свежий" продукцияне сатып алучыларга тәкьдим итәсе бер бит.

— Үзебез Шәмәрдәннан, шәхси эшмәкәрнең "Саида" дип аталган җитештерү линиясе эшли. прәннекләрнең, коржикларның берничә төрен җитештерәбез. Сорау зур, шөкер, - дип сөйләде безгә ул, - Кибетебез юк, килешү нигезендә кибетләргә,сәүдә нокталарына үз продукциябезне таратабыз. Менә бүген генә дә Казанның 5 районында үтүче ярминкәдә эшлибез. 

Казан читендә урнашкан Осиново бистәсендә сату иртәннән үк башланган, сәгать сигезгә шактый продукция  сатылып беткән. Бигрәк тә халык,"Майский" агрофирмасының ларегы янында кырмыска шикелле, тыз-быз килә. Кемдер кило-кило кыяр ала, икенче берәүнең  кулында помидор. 

Ассортимент та мулдан.  Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә ни генә юк! Тәм-том, итнең әллә ничә төре, капчык-капчык ярма 

Ярминкәгә Осиново, Радужный, Салават Күпере микрорайонында яшәүчеләр килгән иде.

- Бәяләр  кыйммәт түгел ярминкәдә, һәр атна саен көтеп алабыз. Безнең кебек пенсия яшендәгеләр өчен бик кирәк алар.  Күркә продукциясе, кайнатма, казылык алдым. Шуңа куанып кайтып киләм. Казаннан балалар килергә тиеш, табынга куярга ике пакет әйбер алдым, - диде Осиновада яшәүче Резеда ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading