Ул һөнәрчелек, сәүдә үзәге, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр сакланган урын, Петр l нең флот эшенә нигез салган тарихи җир.
"Бишбалта" атамасының килеп чыгуы да, аның XVl йөз урталарыннан башланган яңача яшәеше, Россия тарихында зур әһәмияткә ия булган Казан адмиралтействосына караган вакыйгалар Киров районының гомуми белем бирү 81нче рус-татар мәктәп музеенда ачык тасвирланган.
Бишбалта авылы күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты була: монголларның – Батый ханның басып алуы, Аксак Тимернең Болгар дәүләтен җимерүе һәм башкалар. Җылан тау итәгенә басып хозурланган Батый хан: "Бу җирләр казанны хәтерләтә, казанга охшаган", – дип әйтә. Бишбалта авылы халкы Явыз Иван гаскәренең Зөя утравыннан йөзеп килеп, Казанны яулап алуларын беренчеләрдән булып үз җилкәсендә кичергән. Россия патшаларын 1722 елны Петр I, 1767 елны Әби патша Екатерина ll һәм башка тарихи шәхесләрне каршы алган.
Күренекле Алафузов, Коптелов Свешников... Россия империясендә данлыклы дары, тире эшкәртү, уксус заводлары, җитен фабрикасы – болар бары да Елга арьягы... Бишбалтаның сәгать үзәгенә әверелүе – табигый. Адмиралтейство эшчеләре беренчеләрдән булып "маевка"лар оештыралар, большевиклар ягына чыгалар, Казан каласында Совет хөкүмәтен урнаштырырга булышалар. 1928 елдан адмиралтейство Кызыл Армия бистәсе дип йөртелә башлый.
Бөек Ватан сугышы елларында батыр ул-кызлары белән кайсы төбәк мактана ала? Алар арасында Татарстанда бердәнбер ике тапкыр Алтын Йолдыз белән бүләкләнгән Н. Столяров, 3 мәртәбә Социалистик Хезмәт Герое, атом бомбасын уйлап табучы, АЭС проектын төзүче галим-академик И. Курчатов, татарлардан беренче Алтын Йолдызга ия булган Советлар Союзы Герое Г. Батыршин, легендар очучы Михаил Девятаев һәм башкалар. Ә тылда калганнар армый-талмый эшләп Җиңү көнен якынайту өчен фронтка По-2 самолетларын, катюшалар, снарядлар, сапер көрәкләре, каскалар, брезент плащлар, бияләйләр, күн аяк киемнәре, күн курткалар һәм башкаларны җитештереп җибәрәләр. Мәктәп музеенда яктыртылган бу даһи тарих турында уку йортының җитәкчесе Антонина Алексеевна Ярцева сөйләп, экспонатлар белән таныштырды.
Быел мәктәп 90 еллык юбилеен билгеләп узачак. Әзерлек сизелә. Мәктәп коридорлары, баскычлар буйлап йөргәндә, Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә хәрби госпиталь урнашкан булуына чыннан да ышанасың. Мәктәпнең “3646нчы эвакогоспиталендә» безне, мәктәп музейларын тикшерү комиссия әгьзаларын, шушы музей җитәкчесе Ольга Салих кызы Лазарева каршы алды. Эвакогоспиталь музее мәктәптә 2003 елның 5 маенда тантаналы рәвештә ачыла.
Музейда – яралылар өчен караватлар, медицина әсбаплары, табибларның фотографияләре. Яралылар тыңлаган проигрывательдәге пластлинкалар, хатлар. Казан медицина институты студентлары үзләре теләп фронтка китәләр, яралылар өчен кан тапшыралар. Яралылар дәваланып, яңадан сафка басалар, Ватан өчен, бөек җиңү өчен гомерләрен дә җәлләмиләр. Фронттан рәхмәт хатлары язалар.
3646нчы эвакогоспиталь 1943 елның сентябрендә Калуга өлкәсенә күченеп, Берлинга кадәр барып җитә. Аның урынына бу мәктәптә 1945 елга кадәр 5873нче эвакогоспиталь урнаша. Госпиталь җитәкчеләре 1 ранг хәрби табиблар Е. М. Журавлев, майор И. Я. Тарнопольский була. Алар янында тәҗрибәле табиб А. С.Виноградов, шәфкать туташы З. В. Вәлитова фидакарь хезмәт куялар.
81 нче мәктәпнең Эвакогоспиталь музее халыктан медицина бикслары, әсбаплар бик теләп кабул итә.
Комментарийлар