16+

Казым да, кызым да юк

“Әй, Фәйзрахман, казларым юк минем, кызларым да юк, тапмады бит Фагыйлә бер кыз, дүрт малай бит, дүрт малай, малай кеше каз карыймыни? Бер кыз булса бик яраган булыр иде дә... Идән-сәке юарга, чишмәгә суга төшәргә. Әнә Фагыйлә үзе дә чирләп китте бит әлеее...”

Казым да, кызым да юк

“Әй, Фәйзрахман, казларым юк минем, кызларым да юк, тапмады бит Фагыйлә бер кыз, дүрт малай бит, дүрт малай, малай кеше каз карыймыни? Бер кыз булса бик яраган булыр иде дә... Идән-сәке юарга, чишмәгә суга төшәргә. Әнә Фагыйлә үзе дә чирләп китте бит әлеее...”

Алар бодай басуына икесе бервакытта килеп җиттеләр. Бер оя казларын ззләп колхоз җиренә менгән кыз бала һәм басуларны карап йөргәндә колхозның бодай җирендә бер оя каз күреп ачуыннан утсыз кабынырга җиткән, колхозчыларның гомуми җыелыш карары белән алынган М-7 мотоциклына атланган персидәтел Әхәт Фәйзерие.

Кыз бала бер мизгелгә генә каушап китте дә, аннан ике кулын канат кебек җәеп, казларын куа башлады. Казлар да көненә әллә ничә тапкыр үзләрен барлап торган, тәмле җим ашаткан апаларын танып, таудан түбәнгә таба томырылдылар. Кыз бала да казлары артыннан ашыккан иде дә, Фәйзрахман абзасы җиңеннән эләктереп алды.

“Ылан, кем кызы син?” Кыз җилкә аркылы гына җавап бирде: “Шүкә Хәйриенеке”. “Ярар, атаңны кичкә кәнсәләргә чакыртырмын”.

Кәнсәләрдә идән юучы, кирәк чакта кәнсәләргә кеше чакыручы, кыскача әйткәндә, куучы Әсма апа ишек шакыганда, Хәйри абый чирләп киткән Фагыйләсенә чәй эчертә иде. “Хәйретдин, сине кичке нәрәт вакытында кәнсәләргә чакырдылар, нәрсәгә икәнен белмим”. “Теге шайтан малайлар колхоз борчагына керделәр микән?” – дип уйлады Хәйретдин эченнән генә. “Ярар, Әсма төшәрмен, сине кабат-кабат йөртмәм”.

Кичке уңайда, үзенең җаны тыныч булмаса да, Фагыйләсен тынычландырырга тырышты: “Борчылма, пешермичә ашамаслар”.

Кичке нәрәт шактый озакка сузылды, менә ниһаять Хәйригә дә чират җитте. “Менә болай, иптәшләр, бүген Хәйретдиннең бер оя казын бодай җиреннән тоттым, кызы кем кызы икәнен әйткәч, казларын куып алып төшеп, колхоз лапасына ябып йөрмәдем инде. Нишләтәбез, штраф салабызмы?” Кемдер елмайды, кемдер сагайды дигәндәй. Аннан тирләгән маңгаен сөртә-сөртә, Хәйри абый сүз башлады. “Әй, Фәйзрахман, казларым юк минем, кызларым да юк, тапмады бит Фагыйлә бер кыз, дүрт малай бит, дүрт малай, малай кеше каз карыймыни? Бер кыз булса бик яраган булыр иде дә... Идән-сәке юарга, чишмәгә суга төшәргә. Әнә Фагыйлә үзе дә чирләп китте бит әлеее...”

Ул заманда кемдә 5-6, кемдә 7-8 бала, кемдә кыз, кемдә малай икәнен каян гына белеп бетерәсең? Кирәк җирдә шулай зирәк булган инде авыл баласы. Әле кайсы мин Зәминнеке, йә мин Гәрәй париннеке, дип тә котылганнар. Ә алар бөтенләй баласыз кешеләр.

...Нәкъ кичке нәрәт вакытында Әхмәтгәрәй Вәккәсенең олы кызы Өммеһани, көндез персидәтел кулыннан алып калган казларын инештән алып кайтып, лапаска ябып куйды.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading