Шулай да мәктәп формасына карата төрле фикерләр ишетергә туры килә. Быел баласын беренче сыйныфка озатучы Лилия улларына шәмәхә галстук кирәклеген әйтеп үткән иде. Кием – бер төстә, ә галстук шәмәхә булырга тиеш икән.
– Без моңарчы зәңгәр төстәге кием кидек. Фасонын үзебез сайлый идек, быел мәктәп билгеле бер формага күчү турында сүз алып бара. Шакмаклырак тукымадан, ниндидер эмблема ябыштырылган булырга тиеш, диләр. Билгеле бер оешмадан гына тектерергә кирәк. Без әле тектермәдек. Былтыр гына алынган иде формасы. Быел ук бөтен кеше дә шуңа күчеп бетмәс дип уйлыйм. Әкренләп бәлкем кертерләр инде. Безнең кия торган бу формабыз бик уңайлы. Үзең теләгәнне алырга ярый, тик зәңгәр төстә генә булырга тиеш иде. Хәзер яшел төс түгел микән, төгәл генә белмим. Әлегә алмыйча торабыз. Мәктәп киемнәрен барыбер берничә ел рәттән киеп булмый. Алар көне буе шул киемне кигәч, туза инде ул. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда ел саен яңаны алырга кирәк. Балалар уйныйлар да, үсәләр дә. Бер елны бик кыйммәтле форма алдык та, беренче көнне үк мәктәп стенасындагы кибеп бетмәгән буяуга буялып кайтты. Башка кимәде инде ул аны. Формалар бит очсыз түгел, – дип сөйли хезмәттәшебез Алсу Сафиуллина.
Балаларның киемен алу өчен, гомумән, яңа уку елына күпмерәк чыгымнар китәргә мөмкин, дигән сорауга да төгәл генә җавап ишетмәбез әле. Тиененә кадәр санап куйсаң да, уйламаган чыгымнар килеп чыгарга мөмкин.
– Кызларга ак блузка 1 меңнән дип алыйк. Алмаш-тилмәш кияргә икәү кирәк. Итәк – 2 мең, рюкзак 2 меңнән артык. Аяк киемнәрен дә яңартмыйча булмый, туза бит ул. Спорт аяк киемнәре, ак футболка, 15 мең генә җитми әле монда, күбрәк. 1 сентябрьгә кечкенә генә булса да бантигын алырга кирәк. Аннары канцелярия товарлары да аласы бар бит әле, – ди Алсу.
Баланы ничек әзерләргә?
Бала мәктәпкә ни өчен бара? Абый-апасы баргангамы, әллә белем алырга теләпме? Бер караганда, бу җавапның икесе дә дөрес кебек. Тик психологлар хәтта 1нче сыйныф баласының да аңлы рәвештә баруын шарт итеп куялар. Билгеле оешу этабында иярү булырга мөмкин. Соңрак исә мондый җаваплар кабул ителми. Әти-әниләр шуңа да баланы ел дәвамында әзерләргә яки август аенда ныклап шөгыльләнә башларга тиеш. Бу – бала белән сөйләшү, киңәшләшү, киемнәрне, мәктәп букчаларын бергә сайлау дигән сүз. Билгеле булганча, өч яшьтән узган бала белән сөйләшергә була. Аннан һәрдаим баланы игътибардан читкә җибәрмәскә. Ничек сөйләшә, ничек уйлый, ничек фикерли? Мантыйкый, ягъни логик фикерләү сәләтен дә ата-ана үстерә ала. Моның өчен шундый күнекмәләр дәфтәрен алып, төрле күнегүләрне баладан эшләттерергә була. Табигатьтә булганда да төрле сораулар яудырырга мөмкин. Икенче баласын мәктәпкә озатучы Эльмира Сафина белән сөйләшеп киттек. Менә ниләр сөйли ул:
– Беренче улым белән шактый шөгыльләндем. Китаплардан төрле күнекмәләр алып, логик фикерләвен үстерергә тырыштым. Чагыштыру ярдәмендә дә күпне өйрәтергә була. Мәсәлән, зур-кечкенә, олы-яшь, яңа-иске һәм шундый каршылыкка куелган предметлар, кешеләр турында сораулар бирә идем. Соңрак шулкадәр остарып китте, миңа теләсә кайсы ситуациядә сайлап алу мөмкинлеген искәртә башлады. Шулай булганда шулай, шулай булганда шулай була дип. Аннан соң саннар ярдәмендә чагыштыра башладык. Анысын да өйрәндек. Өйдә, аш бүлмәсендә төрле ризыклар әзерләгәндә аермаларны күрсәтергә, бер хәрәкәттән соң нинди икенче хәрәкәтне эшләргә кирәклеген аңлаттым. Болар эш һәм уеннар белән бергә үрелеп барды. Мин үзем белгәнемне өйрәттем кебек. Дөрес, әтисенең бала белән сөйләшеп утырырга да вакыты аз кала иде. Шуңа да мин аны ир-егетләр уйлаганча фикер йөртергә өйрәтә алмадым.
Икенче улымны тугыз елдан соң гына таптым. Ул чакта тирә-якны, көнкүрештәге хәлләрне аңлатып бирә торган бик шәп кенә мультфильмнар күрсәтә башладылар. Улым баштан ук мине өйрәтә башлады. Үземнең беркадәр көчсез икәнлегемне тойдым. Физика-механика законнары минем өчен бөтенләй ят нәрсә иде. Бала белән шөгыльләнү эшен әтисенә куштым. Мондый очракта балага үзеннән көчлерәк кеше кирәк дип уйлыйм. Ике бала, икесен дә мәктәпкә төрлечә әзерләргә туры килде. Шунысы бар: икесе дә аңлы рәвештә укырга китте. Нәрсә икәнен белеп.
Казан шәһәре Совет районының 171нче мәктәп педагог-психологы Тәнзилә Сәлимҗанова әйтүенчә, иң беренче баланың көндәлек режимын көйләргә кирәк булачак. Ике айлык ялдан соң, август аенда бер үк вакытта ятарга, бер үк вакытта торырга өйрәнергә кирәк. Мөстәкыйльлеккә өйрәтегез, үз артыннан урын-җирен җыештырып куярга, кемгәдер ярдәм итәргә, табак-савыт юарга, чисталык сакларга, эшләрне бергәләп эшләргә өйрәтергә кирәк. Телефоннардан читләштерегез. Иртәнге зарядка, йөгереп кайту, велосипедта йөрү, балыкка йөрү кебек эшләрне бергәләп башкарсагыз да була. Аннан бала белән бергәләп ризык әзерләгәндә, аңа тоз салырга булса да кушарга кирәк. Бергәләп салатларга турасагыз да була. Бакчада да эшләтергә кирәк. Әти-әниләрнең зур хатасы – бөтен эшне үзләре генә эшләү. Бала эшли алган кадәр эшләсен. Гаиләдә берничә бала булганда, алар бигрәк тә бер-берсеннән карап өйрәнә. Бала үзе өйрәнергә тиеш.
Хезмәт – яхшы тәрбия чарасы булып тора. Эшләгән эш өчен мактарга, хупларга онытмагыз. Бергәләп укыгыз, берегез – бер абзац, икенчегез бер абзац укыгыз. Укучылар һәрвакыт, нишләп безнең белән өйдә шөгыльләнмиләр, диләр. Үзләрен генә калдырганга, алар телефонда утыралар. Бергәләп берәр нәрсә тегәргә, берәр яңа әйбер ясарга мөмкин. Элек өйрәнгәнне дә кабатлауның зыяны юк, балалар бакчасында, әзерлек курсларында өйрәнгәнне дә кабатлап чыгыгыз. Август аенда барысын бер җепкә тезәргә вакыт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар