16+

Үкенечле үлем: “Кызының туен гына үткәргән иде”

17 августта Актаныш районы Татар Суксуы авылында шәхси йорт сараенда 62 яшьлек хатын-кыз һәлак булуы турында моңарчы хәбәр иткән идек инде.

Үкенечле үлем: “Кызының туен гына үткәргән иде”

17 августта Актаныш районы Татар Суксуы авылында шәхси йорт сараенда 62 яшьлек хатын-кыз һәлак булуы турында моңарчы хәбәр иткән идек инде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗигага кадәр ул танышы белән сарайда печән түкләрен өйгән. Эш беткәч, ул аска төшкән, ләкин бу вакытта түшәм печәннең авырлыгын күтәрә алмаган һәм җимерелеп төшкән. Алар астында калган хатын авыр тән җәрәхәтләре аркасында вафат булган.

Әлеге факт буенча тикшерү эше үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

– Гөлназ апа Мадиярова гомере буе авылдагы китапханәдә эшләде, – дип сөйләде безгә Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы   Гүзәлия Хәмматуллина, – Уңган-булган, тырыш иде, лаеклы ялда булса да, яраткан эшен ташламады. Ике ел элек ире авырып үлгән иде. Йорт тулы мал-туар асрады. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Әле июль аенда гына кече кызының туен үткәрде. Корылмалары да ныклы иде, югыйсә, печән түкләре тә күп түгел. Күрәчәккә бер адым инде.

Фото: инстаграм

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading