КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты түләүсез татар теле курслары башлап җибәрә.
Скопировать ссылку
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты түләүсез татар теле курслары башлап җибәрә.
Беренче тапкыр 2011 елда башланган мондый курслар, тиз арада халык арасында яклау табып, популярлык казанырга өлгерде. Татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны көткәннән дә күбрәк булуын яшерми аны оештыручылар. Бу курслар өч айга исәпләнелгән. 17 сентябрьдә башланып, декабрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Курсларга йөрүчеләр төркемнәргә бүленеп, атнасына ике тапкыр татар телен төрле дәрәҗәләрдә өйрәнәчәк.
Курслар турында тәфсилләп сөйләр өчен, без КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килгән Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы профессор Әлфия Йосыповага мөрәҗәгать иттек.
– Әлфия Шәүкәтовна, татар теле курсларына ихтыяҗ һаман да шулай зурмы? Гомумән, бу курсларны оештыруга нәрсә этәргеч бирде?
– Татар теле курслары беренче тапкыр 2011 елда Татарстан Хөкүмәте карары белән оештырылып, аны үткәрү КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына йөкләнде. Әлбәттә, баштарак без әлеге курсларга игътибар шулкадәр зур булыр дип һич тә көтмәгән идек. Беренче җыелышка 1200 кеше татар телен өйрәнергә теләк белдергәч, бу эшнең бик тә актуаль икәнен аңладык, халыкның милли үзаңы күтәрелеш алуын тоемладык. Курслар Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында Татарстан Хөкүмәте тарафыннан финанслана.
– Курсларга килүчеләрне нинди категорияләргә бүлеп карап булыр иде? Гомумән, кемнәр килә курсларга?
– Нигездә, өч төрле категориягә: милләте буенча татар булып та татар телен бөтенләй белмәгән яки аз күләмдә белгән, рус һәм башка милләт кешеләре һәм Казанга укырга яки эшкә килгән чит ил кешеләре. Әлбәттә, болар арасында татар милләтеннән булганнары күбрәк, үз ана теленә булган мәхәббәт уянып, аны өйрәнергә һәм сөйләшә белергә теләк белгәннәр бирегә килде. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде: мәктәп укучылары, студентлардан алып, инде пенсия яшенә җиткәннәргә кадәр. Кемгәдер татар теле уку-белем алу чорында кирәк, кемгәдер татар теленә ихтыяҗ эше, хезмәт кую урыны буенча мөһим, ә кемдер үзенең шәхси кызыксынуы белән татар телен өйрәнергә килә.
Курска йөрүчеләрне өч төркемгә бүлеп укытабыз. А1 – башлангычлар, А2 – телне дәвам итеп өйрәнүчеләр, В1 – татар телендә сөйләшә белүчеләр өчен.
Курсларны югары квалификацияле университет галимнәре алып бара. Моның өчен махсус программалар эшләнде. Дәресләр, гадәттә, коммуникатив юнәлештә алып барыла. Татар теле курсларына язылучылар дәресләрдә татарча аралашырга, диалоглар, монологлар төзеп сөйләргә өйрәнә. Тәҗрибә бу эшне шулай оештыруның уңышлы алым икәнен күрсәтте. Дәресләрдә алган белемнәр, сөйләм күнекмәләре курсларга йөрүчеләрдә шактый нәтиҗәле булуын раслады. Аз гына вакыт эчендә алар татарча матур, төзек җөмләләр белән сөйләшергә өйрәнәләр.
Комментарийлар