Православие динен тотучылар 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чуму өчен елга-күл өстенә бәке ясала.
«Хач ману»да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия.
Быел Татарстанның төрле җирлекләрендә бәкеләр 115 урында булдырылган. Сулыклар янында коткаручылар, полиция вәкилләре, табиблар кизү торачак. Шулай ук быелгы чараларда Роспотребнадзорның катгый таләпләрен үтә сорала. Аерым алганда, су коенуга чират торучылар арасында 1,5-2 метр аралык булырга тиеш.
Татарстанда кайда Хач ману оештырыла, кемгә ярый, кемнәргә ярамый һәм башка таләпләр белән биредә танышырга мөмкин.
Комментарийлар