Элегрәк укучыларыбыз, газетаны өйгә вакытында китермиләр, дип зарланса, соңгы елларда матбугатка язылып булмый, чөнки почтальоныбыз юк дигән зарны еш ишетергә туры килә.
Хат ташучыларга чынлап та кытлык, бигрәк тә авыл җирендә. Моның сәбәбе нидә соң? Газета-журналларның язмышы элемтә бүлекләренә ни дәрәҗәдә бәйле?
Эшче кирәк, кем бара?
Күршем газетаны почтага барып ала. Элемтә бүлегендә абонент тартмасы булдырган. “Моның өчен өстәмә акча түлим. Атна саен автобус белән почтага бару мәшәкать булса да, күңелем тыныч, язылган газетамны кулыма алып укый алам”, – ди ул.
Элегрәк, почта әрҗәләрендәге газеталарны урлау очраклары күзәтелгәнгә, кайберәүләр абонент тартмасы булдыруны кулайрак күрделәр. Тик бу проблема бүген артка чигенде кебек. Хәзер подьездларга теләсә кем керә алмый, әрҗәләр биктә. Аның каравы, икенче мәсьәлә калкып чыкты – матбугатны шул әрҗәгә салучы хат ташучылар җитми.
Матбугатны хат ташучы китермәсә дә, башка юллар белән алдырып була анысы. Әйтик, редакциядән барып алырга, йә альтернатив язылырга мөмкин. 20-30 данәгә язылганда, кайбер редакцияләр газеталарны оешмаларга үзләре дә китереп бирергә әзер. Бу очракта газетага язылу бәясе дә арзанрак. Мәсәлән, “Шәһри Казан”га альтернатив язылу ярты елга нибары 300 сум. Тагын бер ысул – газетаны сатып алып укырга була. Дөрес, киосклар хәзер кимеп бара. Аның каравы метроларда, сәүдә үзәкләрендә матбугат сата торган махсус постаматлар куелган.
Кызык өчен интернеттан хат ташучыларны эшкә чакырган игъланнарны карап утырдым. Күп булмаса да, вакансияләр бар. Хезмәт хаклары 14-16 мең сум тирәсе диелгән. Хәтта тәҗрибәсе булмаганнарны да эшкә алырга әзерләр. Ай саен премияләр дә вәгъдә итәләр. Эш сәгате иртәнге 8дән – кичке 5кә кадәр. Шимбә, якшәмбе – ял. Авыр сумкалар асып шәһәр, бистәләр буйлап йөрү өлкән кешеләргә авыр, ә яшьләрне хезмәт хакы канәгатьләндерми. Күрәсең, шуңа да хат ташучы булырга атлыгып тормыйлар. Бүген элемтә бүлеге үз эшен чын-чынлап яраткан хезмәткәрләр хисабына гына яшидер, мөгаен.
Авылда хәл башка
Авыл җирендә хәл тагын да катлаулырак. Монда киосклар да, альтернатив язылу да юк. Абонент тартмаларын да һәр авылда урнаштырып булмый икән әле, чыгымлы, ди. Газетаны үзең барып алырга уйласаң да, почта хезмәткәрләре моны бик хупламый. Һәр килгән кешегә газета эзләп бирергә вакытлары юк.
Шикаятьләрнең дә күбесе авылдан, район үзәкләреннән килә. Әнә Баулының кайбер авылларында газеталарны ике атнага бер җыеп китергәннәр, Яшел Үзән районында хат ташучылар булмау сәбәпле кайбер элемтә бүлекләре ябылган. Биредә 9 почта бүлегенә хат ташучы таләп ителә. Лаешта 4000 кеше яшәгән зур бистәләрдә дә почта юк. Столбищеда, мәсәлән, 16 мең кешегә ике генә хат ташучы хезмәт күрсәтә. Кама Тамагында да хәлләр мактанырлык түгел: өч почта бүлеге ябылган. Бөгелмәдә 80 яшьлек бер укучыбыз газетаны өйгә китерүче булмагач, такси яллап почтага үзе барырга мәҗбүр икән. Баксаң, хат ташучыны эт тешләгәннән соң, урынына килергә кеше таба алмыйлар. Балык Бистәсе районында бер авылга юл булмау сәбәпле газетаны вакытында китерә алмаганнар. Актанышта бөтенләй почта бүлеге җитәкчесе юк. Татарстанда почта бүлекләренең 60 проценты атнасына өч кенә көн эшли.
“Татарстан почтасы” идарәсе бу проблеманы үзе дә таный
– Чынлап та кайбер районнарда хат ташучыларга ачык вакансияләр бар. Мондый хәл килеп чыкканга клиентларыбыз алдында гафу үтенәбез. Почта хезмәте район башлыклары, мәшгульлек үзәкләре белән берлектә хат ташучылар таләп ителгән почта бүлекләренә кешеләр эзли, – диде “Татарстан почтасы” идарәсендә корпоратив коммуникацияләр буенча баш белгеч Елена Филиппова.
Былтырның ноябреннән Татарстан “Россия почтасы” оешмасының хезмәт хакларын арттыруны үз эченә алган программаның 4нче этабына кергән. Шуның нигезендә республикада почта хезмәткәрләренең акчасы 17 процентка арткан.
– Хат ташучылар өстәмә хезмәтләр, әйтик, халыкка кирәкле товарны китереп биргән өчен өстәмә премия ала. Кибетләр булмаган авылларда хат ташучыларның бу хезмәте өлкәннәр өчен бик мөһим. Почта хезмәткәрләренә социаль ярдәм дә каралган: сәламәтләндерү шифаханәләренә юлаламаның бер өлеше түләнә, хезмәткәрләрне, аларның балаларын иминиятләштерү каралган, юбилярларны, эшләп киткән ветераннарны түгәрәк даталары белән котлыйбыз. “Россия почтасы” пенсиягә чыккан хезмәткәрләрен дә кайгырта – бездә дәүләтнеке булмаган пенсия программасында катнашу мөмкинлеге бар, – дип аңлатты Елена Филиппова.
Шикаятьләргә зур игътибар бирүләрен, аларга таянып эшне камилләштерергә тырышуларын да искәрттеләр “Татарсан почтасы”нда.
Хат ташучының эше җиңел түгел. Күбесе тулы ставкада эшли дип теркәлмәгән, шуңа да шәһәр җирендәге кебек 14-15 мең сумның яртысын да алмыйлар. Кыскартылган эш сәгатьләре булса да, пычракта, буранда укучыларга газета-журналларны, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне, суд приставларыннан, ЮХИДИдан килгән хатларны вакытында таратырга кирәк. Әле моңа өстәп лотерея билетлары, азык-төлек товарлары...
Мәскәүдә кайбер күп тиражлы редакцияләр почта хезмәтеннән баш тарта башлаган. Матбугатны таратуда социаль яклау бүлеге, шәһәр башлыгы, башка тармаклар белән тыгыз эшлиләр. Авыл җирендә хат ташучылар газета өләшү өчен генә кирәкми. Алар күп һөнәрне үзләренә туплаган. Сатучы, банк хезмәткәре, идарәче компания, психолог, табиб та. Юкка гына почтальоннарны авыл тоткасы димиләр. Борынгы һөнәрләрнең берсе – хат ташучылар һәрчак хөрмәткә ия, кирәкле булдылар, хәзер дә аларның дәрәҗәләрен күтәрә алсак иде.
Илфат Фәйзрахманов, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире:
– Бүген чит илләрдә матбугатны күбрәк укый башлаганнар. Бездә дә укырлар иде, кызганыч, сервис юк. Газеталар киоскларда кыйммәт, почталар эшләми, кеше укудан бизә. “Безнен гәжит”не киоскларга 10 сумнан бирәм, ә алар аны 35-40 сумга сата. Гадел түгел бит. Ярый шәһәрдә шул юл белән булса да, укучыга барып җитәргә була, ә авылда? Хат ташучы 5 мең сумга йөри. Тулы ставкада булса, акчасы да начар булмас иде, бәлки, тик эше 0.2, 0.5 ставкага калдырылган. Әмма, аңа карап эше кимемәде. Авыл апасы жил, буранда күрше авылдан пенсия алып кайта, шәһәрдәге кебек сакчылары да юк, аны таласалар, кем җавап бирә? Өстәвенә, хат ташучы “Почта Банк”ка клиентлар җыя, иминиятләштерүче дә. План үтәргә кирәк. Авыл җирендә күршеңнең су бастыруыннан саклый торган иминиятләштерү төре барлыгын белгәч, исем китте. Хат ташучыларның вакытлы матбугат турында уйларга вакыты да юк. Арчада почта җитәкчесе жыелышта: “Подпискагыз кирәкми, товар сатыгыз!” – дип авыл почтальоннарын орышкан. Ә ул товарлар кыйммәт. Бу проблемаларны беренче генә әйтмим. Кызганыч, әлегә үзгәрешләр сизелми. Мәгариф, медицина, почта өлкәсе коммерциягә әверелсә, беттек, дигән сүз. “Татарстан почтасы” мөстәкыйль булганда рентабельле эшләде. Хәзер район газеталары акчасы да Мәскәү аша бер ай кайта. 2021 ел өчен абунәчеләр акчасын күргәнебез юк әле безнең. Бер айдан бирле аренда, хезмәт хакы, башка түләүләрне түли алмыйбыз. Без үз чиратыбызда Нәширләр һәм таратучылар ассоцияциясе оештырдык. Президентыбыз Венера Якупова бик актив шәхес. Бергәләшеп көрәшсәк, гаделлеккә ирешеп булыр.
Раиф Усманов, «Ирек мәйданы» газетасының баш мөхәррире:
– Почтаның иң төп бәласе – дәүләт аңа коммерция оешмасына караган кебек карый. Имеш, ул үзен-үзе яшәтергә тиеш. Шуңа бар җирдә оптимизация – почта бүлекләре ябыла, хат ташучыларның хезмәт хаклары бик түбән. Әле шуңа өстәп, башка хезмәтләр дә кушыла – иминият полисы, азык-төлек сату… Күп илләрдә почтага дәүләт зур ярдәм күрсәтә, Россиядә дә шулай булырга тиеш. Мәсәлән, элек дәүләт почтага матбугатны тарату өчен субсидия бүлеп бирә иде. Соңгы елларда ярдәм юк. Газетабызны озак еллар алдырган укучыларыбыз арасында: “Быел языла алмадык, чөнки почтаны вакытында тартамыйлар, авылда почта ябылды”, – диючеләр бар. Юллар, су, ут, газ булган кебек һәр авылда һәм шәһәрдә даими почта элемтәсе дә булырга тиеш.
Марсель Шаһидуллин, юрист:
– Әгәр дә матбугатны китермәсәләр “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы канун нигезендә газетаны китерүнең икенче датасын билгеләргә, яңа номерны башка җирдән сатып алган очракта, чыгымнар суммасын түләүне сорарга, өйгә килмәгән газетаның акчасын таләп итәргә, газетага язылу турындагы килешүне өзәргә, сез яздырган газета урынына башкасын алып килүне кушарга була. Әгәр дә газетаның кыяфәте начарланган, ул ертылган, йә полиграфия җитешсезлеге күзәтелсә, канунның 29нчы маддәсе буенча бәяне төшертүне, йә акчаны кайтарып бирүне, шулай ук газетаны башкага алыштыруны, үзегез сыйфатлы газета сатып алганда чыгымнарны каплауны таләп итә аласыз. Барлык таләпләр шикаять белдерелгәннән соң 10 көн эчендә төзәтелергә тиеш. Әгәр үзгәрешләр булмаса, абунәчегә матбугатка язылу бәясенең 3 проценты күләмендә акча түләнә. Газета килмәгән очракта беренче эш итеп почта бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, шикаятьне язмача тапшыру яхшырак. Канәгатьсезлекне, тәкъдимнәрне “Россия почтасы”ның мобиль кушымтысы аша, йә электрон рәвештә дә юлларга була.
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар
0
0
Почтальон обслуживающий персонал.Никогда не ценился..
0
0