Мохтаҗларга ярдәм итү, хәер сорашучыларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше.
Җәмәгать транспортында күп йөргәнгәме, эшем гел кешеләр арасында булуны таләп иткәнгә күрәме, еш кына күңелемә бик ятып бетмәгән бер күренешкә– хәер сорашуга тап булам.
Соңгы арада бигрәк тә күзгә чалына башлады. Әллә бу турыда күп уйланганга, әллә хәерчелек чыннан да артты?! Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе дә авыр.
Кибет, мәчет алларында кышкы салкын бураннарга түзеп, җәйге челләләргә чыдап, ярдәм өмет итеп утыручы әби-бабайларны кызгансам да, акча бирергә ашыкмыйм. Күпләрегез: “Каты бәгырьле икәнсең, ә үзең шушындый хәлгә калган булсаң, нишләр идең?” – дип уйлап куйгандыр. Дөресен генә әйткәндә, ак яулыкка төренгән әбекәйләр бераз ышаныч тудырса да, кайберләре, чынлап торып, шик уята.
Өлкән яшьтәгеләрне аңларга да була әле, акча җитеп бетми яисә пенсияләре аз, балаларыннан да шәфкать күрмиләр, эшләргә дә мөмкинлекләре юктыр. Шуңа күрә ипи-тозлык булса да акча җыеп, яшәү өчен көрәшәләр. Ә менә тукталыш саен зур гәүдәле ирләрнең: “Автобуска акча җитми, егерме генә сумыгыз юкмы?” яисә “Миңа билет алып бирә алмыйсызмы?” – диюләрен ишеткәч, бөтенләй күңелем кайта. Бизнесларын югалткан яки бер мизгелдә бөтен булган мал-мөлкәтен тартып алып, өйсез-җирсез калган кешеләр бар бит. Бәлки болар да шундыйлардандыр, тормыш шулай кырыс булганга аларның бер гаебе дә юк бит инде дип уйлап та куясың. Бер билетлык акча биргәннән бер җирем дә кимеми бит, үземә дә савап булыр дип кулыңны кесәңә генә тыгарга телисең, шунда борыннарны ярып спирт исе керә. Шуннан соң нинди кызгану ди инде, бөтенләй үк чиркангыч булып китә. Бөтен проблема да шулай җиңел юл белән генә хәл ителсә икән ул...
Игьтибарны иң нык җәлеп иткәне – йөкле яки кулларына кечкенә генә сабыйлар тотып, ярдәм өмет итеп утыручы хатын-кызлар. Аллаһ нәрсә язасын берәү дә белми бит, һәркемнең үз юлы, үз кайгысы, үз борчу-мәшәкатьләре. Ә яңа гына дөньяга аваз салган бер гөнаһсыз нарасыйларның ни гаебе бар? Әти-әниләренең ваемсызлыклары өчен ник алар түләргә тиеш?! Шундый уйлар башны тәмам чорнап ала да, куллар үзләре дә сизмәстән акча янчыгына үрелә. Минем белән мондый хәл булмас дия торган түгел, иртәгәсен беркем алдан белми шул. Безнең татар халкында: “Оясында ни күрсә – очканында шул була”, – диләрме әле? Анасының карынында чакта ук шундый үрнәк тоеп үскән балалар киләчәктә кем булырлар, билгесез. Ләкин бик еш кына нәни малай-кызларның балалар бакчасында уйнавын түгел, ә нәкъ менә хәер сорашып йөргәнен күрәбез. Йөрәк әрнеп, тез буыннарына кадәр калтырап куя. Бер ана да баласын шундый юлда йөрсен иде дип тапмый бит. Ә нишләтәсең, язмышыңа язылганны үзгәртү җиңелләрдән түгел.
Вокзал яннарында, метро ишек төпләрендә утырган сукбайларга да, хәер сорашуларына да әзме-күпме дәрәҗәдә күнегелгән инде. Халык та аларга кырын карамый, хокук саклаучылар да артык игътибарга алмаска тырыша. Әмма һәр нәрсәнең чиге булган кебек, монда да чаманы белергә кирәк. Кирәк тә бит, алар моның турында уйламый да, ахры. Юкса, машиналар выжлап узган юл кырларына, трамвайлар йөрүче рельслар яннарына утырмаслар иде. Бу бит үзеңнең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына кую дигән сүз. Аннан кала, машина йөртүчеләрнең дә ачуын да чыгара бу күренеш. Нигә дигәндә, юлга карыйсымы, сумкаңның төбендә яткан акча янчыгын эзлисеме... Гомумән, мәчет, кибет алларында утыручыларга түзәргә дә була әле, ә юлда бу кызык эш түгел.
Җәмәгать транспортында да хәлләр мөшкел. Биредә акчасы булмаган кеше утырып йөри дә алмый кебек. Ләкин, башка милләт кешеләренең, гаиләләре белән үк кереп, кешеләрдән ярдәм сорап йөрүен күргәч, кондуктор апа-абыйларың да берни эшли алмый. Ничек кенә булмасын, мохтаҗларга ярдәм итү, кызгану, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар өстенрәк булып чыга. Мондый очракларда: “Нишләп үз якларына кайтып китмиләр, читтән бәхет эзләп йөриләр икән соң?” – дигән сораулар тумый калмый, әлбәттә. Автобуста баручы усал телләр дә төрттереп булса да, әйтеп куя. Кайберәүләр, чыннан да кызганып, акча суза. Кечкенә балалары да булса – кәнфит яки тәмлүшкә бирми калмый инде. Алай эшләгәндә, биргән акчам җилгә очмадымы икән, аларны чыннан да үзләренә ризык алуга, балаларын карауга тотарлармы икән, дип икеләнәсе юк. Сабыйлар да шат – син дә изгелек юлында.
Әлеге темага бихисап озак сөйләшеп утырырга була, фикерләрнең дә төрлесе яңгырарга мөмкин. Тик шулай да мохтаҗларга ярдәм итү, хәер сорашучыларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Туктаусыз дөнья шаукымында үз юлыбызны табып, кешеләргә рәхим-шәфкатьле булып, игелекле эшләр генә кылып яшәсәк иде. Киләчәктә ниләр көтәсен беребез дә алдан белми бит.
Инзилә Хөсәинова,
Казан.
Фото "ШК" архивыннан
Комментарийлар