16+

Хәмер эчеп Яңа ел бәйрәмен боза күрмә!

Яңа ел чорында спиртлы эчемлекләр куллану кискен арта. Шуның аркасында аяныч хәлләр дә килеп чыга.

Хәмер эчеп Яңа ел бәйрәмен боза күрмә!

Яңа ел чорында спиртлы эчемлекләр куллану кискен арта. Шуның аркасында аяныч хәлләр дә килеп чыга.

Бу хакта табиблар да искәртә. Белгечләр әйтүенчә, спиртлы эчемлекләрнең зарарсыз күләме юк. Ул һәрвакыт зыянлы.

— Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алкогольне куллану аркасында туган проблемалар саны арта. Бәйрәм яллары озын булу да вазгыятьне катлауландыра. Статистика мәгълүматларына күз салсак, Россиядә ел саен Яңа ел төнендә хәмер белән агуланудан 300дән алып 600гә кадәр кеше вафат була. Алкоголь барлык хроник авыруларның көчәюенә китерә. Шулар арасында панкреатит һәм гастрит та бар. Кызганыч, хәмер кулланып агулану, инсульт, инфаркт кичерү аркасында үлем белән тәмамланган очраклар да бар, - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резедә Хәева.

Табиб сүзләренчә, диабет белән авыручы кешеләргә хәмер куллану катгый тыелган. Шикәр күләменең кискен үзгәреше аркасында үкенечле хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина алкоголь продукциясен бары тик лицензияләре булган кибетләрдән генә алырга яравын искәртә. Мондый төр продукцияне кулдан, интернет аша сатып алу "гомерең белән түләү"гә китерә ала. Интернет аша сату тыелса да, яшерен рәвештә эш йөртеп акча эшләүчеләр бихисап, ни кызганыч.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading