16+

Ходаем, хоспистагыларга сабырлык бир!

Дәүләт һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Казанның икенче хосписы графиктан алданрак файдалануга тапшырылачак. Бина үзенең беренче пациентларын инде 2024 ел башында ук кабул итәчәк.

Ходаем, хоспистагыларга сабырлык бир!

Дәүләт һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Казанның икенче хосписы графиктан алданрак файдалануга тапшырылачак. Бина үзенең беренче пациентларын инде 2024 ел башында ук кабул итәчәк.

Төзелеш эшләрен быелның август ахырына төгәлләү турында уйланыла. Хәзер төзүчеләр кышкы бакча бинасын тәртипкә китерү белән мәшгуль. Әлеге кышкы бакчада авырулар ял итеп утырачак.

 Узган атнада икенче хоспис төзелеше өчен 1 миллион 626 мең сумлык сертификат бирелде. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акчалар “Ак чәчәкләр” гольф буенча икенче халыкара хәйрия турниры вакытында җыелган.

Төзелеш эшләре тәмамлангач, икенче стационарда өлкәннәр өчен 60 урын булдырыла, ихтияҗ туган очракта, урыннар саны 200гә кадәр җиткерелергә мөмкин. Хәзер гамәлдә булган хосписны киңәйтү, анда тулысынча балалар бүлеге дә булдыру ниятләнелә.

Икенче хоспис бинасы фәкать хәйрия акчаларына гына төзелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading