Кулы эш белгән кеше беркайда да югалмый, дигән фикердә героебыз.
Җылы якта яшәү, көньякның тәмле җимешләре белән туклану, диңгез шавын тыңлап уяну – күпләрнең күңел түрендә йөрткән хыялыдыр, минемчә. Әллә нинди ерак чит илләргә китмичә, үзебезнең илнең диңгез ярында урнашкан шәһәргә күченеп, 3 баланы кайсын мәктәпкә, кайсын бакчага урнаштырып, тулы гаиләсе белән сокландырып яшәп ятучылар күркәм Каюмовлар гаиләсе турында булыр язмам.
Эльвина Уфа шәһәрендә дөньяга килгән. Ул гаиләдә өлкән бала, энесе һәм сеңлесе бар. Әти-әнисе тимер юл хезмәткәрләре булгач, гаиләләре белән еш күченеп йөрергә туры килгән. Уфа – Дим – Чишмә безнең күченеп йөри торган гаиләбезнең даими маршруты булды». – дип искә ала Эльвина. Әнисе декабрист хатыннары кебек, «Әйдә» диюгә тормыш иптәше артыннан калмый, балалары белән яңа урынга күченә. Гел шулай яңа җирлеккә урнашырга, ияләшергә туры килә аларга.
Шул сәбәпле, сыйныфташлары, дуслары күбәя Эльвинаның, үзе дә бик аралашучан, яшьтәшләре белән уртак телне тиз табучан булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Авиация техникумына, аннан соң Авиация институтының Гамәли информатика һәм салымнарны җайга салу факультетында укый. «Бәхетемә, үземнең яраткан эшемне баштан ук таптым». – дип саный язмам герое.
Яраткан эшен генә түгел, тормыш иптәшен дә шул вакытта таба ул. Әнисе һәрвакыт: «Эльвина, берүк, интернетта танышма, анда юньле кеше утырмый». – ди торган була. Үзе әнисенең сүзләрен җөпләсә дә, кыз инде булачак ире Ранис белән интернет аша аралашуны дәвам итә: алар социаль челтәрдә танышалар. «Үзем дә хисле кеше буларак, дустым җырчы дип таныштырган егетнең тавышын ишетәсем килде». – ди язмам каһарманы. Шулай итеп, Раниска телефон номерын бирергә ризалаша ул. «Безнең хисләр шундый зур тизлектә үсте, аңа үзем тәкъдим ясап, ак күлмәктән басып торганымны сизми дә калдым». – дип елмая Эльвина.
«Гомумән, кинәт ясалган адымнар – безнең өчен гадәти хәл». – ди Эльвина. Чишмәдә өр-яңадан өй җиткезеп, ремонт ясап шунда күченергә йөргәндә кире уйлый алар. Инде җылылык кертеп, идәннәр җәясе генә калган була. «Әгәр хәзер яңа йортыбызга күченеп яши башласак, гомергә шунда төпләнеп калачакбыз». – дип фикер йөртә алар. Кредитларга бәйле буласы килмәвен, башкаларга да кредитка чумарга киңәш итмәвен әйтә Эльвина. Шулай итеп, матур хыялларга бирелеп төзегән йортларына күчәр урынга, алар җылы якка, диңгез ярына күчеп яшәргә карар кылалар. «Иремнән сорыйм хәзер, «Мондый кинәт адымга ничек ризалаштың». – дим. «Менә, 2024 елда диңгез буена күчәргә мөмкинлек бар иде, шул мөмкинлектән файдаланмадык», – дигән үкенеч белән гомер буе битәрләрсең дип курыктым», дип җавап бирә. Ә җитештергән өебезгә без болай да күчәчәкбез. Моны үзебезгә ошаганча, ашыкмыйча, рәхәтләнеп эшләячәкбез».
Каюмовлар гаиләсе көзгә кергәндә, балаларның укуы башланыр алдыннан Сочига очкач – якыннары, туганнары барысы да шакката. «Бар булганыңны, хуҗалыгыңны ташлап җылы якка кит әле – бу татарларга хас булмаган нәрсә бит!» – дип елмая Эльвина. Кызының гаиләсе белән күченүләрен иң авыр кичергәне, әлбәттә – әнисе. Серләре уртак, үзләре якын дуслар кебек булган кызы белән аралары ерагайганга ана кеше бик борчыла.
Әмма Сочига кызларына кунакка баргач, диңгез ярында сок эчеп утырганда: «Әйе, Чишмәдән бер ким җире дә юк». – дип куя ул, кызы өчен сөенүен белдереп.
Җәйне Каюмовлар Башкортстанда үткәрәләр. «Үзебезнең ихатада шашлыклар кыздырдык, калган эшләрне эшләдек. Башкортстан җәен бик яратам!» – ди Эльвина.
Яңа шәһәргә күченүдә бернинди кыенлыклар тумаган. Хыялга якынайткан мәшәкатьләр шатлыкка тиң шул ул. Үз алдына төрле бурычлар куеп, шуларны төрле юллар белән чишеп үзенә рәхәтлек алырга күнеккән героем яңа киртәләрне дә бик уңышлы җиңеп чыккач, үзе белән тагын да ныграк горурлана.
Каюмоваларның ике кызы мәктәптә 6нче һәм 4нче сыйныфта укыйлар. Аларны яңа мәктәпкә урнаштыруны да җиңел башкара әниләре: «Канун буенча, Россиядә балалар теләгән мәктәпләрендә уку хокукына ия. Шуңа күрә безне бернинди проблемасыз кабул иттеләр, бер-ике көн эчендә бу мәсьәлә хәл ителде», – ди Эльвина. Уллары Ранэльне бакчага урнаштыру да артык мәшәкәтьләр тудырмый.
«Гомумән, кануннарны өйрәнү, аларны куллану ысулларын эзләү – минем яраткан эшем». – ди язмам каһарманы.
Әлбәттә, бөтен балаларга хас булганча, балалар башта дусларын сагыналар. Аеруча Эллария Башкортстанда калган якыннарын юксына. Әмма әлеге тәҗрибә аларга файдага гына, дип саный әниләре. Сочида алар яңа дуслар тапканнар инде. Ачык, кешеләр белән уртак тел таба белгән балаларны һәр адымда яңа күрешүләр-танышулар көтә. Әйтик, пляжда чит ил кешеләре, башка регионда яшәүчеләр белән танышырга мөмкиннәр, икән. Мәсәлән, Эллариянең хәзер Белгородта яшәүче дусты бар.
Чит җиргә күченер алдыннан гаилә белән җыелып сөйләшәләр Каюмовлар. Балаларга башка шәһәргә күченеп китәргә теләк булуны аңлаталар. «Кирәк икән, кирәк». – ди алар, «балачакта мин дә күченгән вакытта шулай дия идем» – ди Эльвина.
Сочига килеп урнашкан Каюмовлар алдында эш табу проблемасы тормый, чөнки инде Эльвина 12 ел кешеләрне бәхетлерәк итү өчен тырыша. Онлайн рәвештә налог декларацияләре тутырып, хокук кысаларында кешеләргә аларның акчаларын кайтара. Үз эшен бик яратып, намус белән башкара ул. Бу хакта кешеләр аның социаль челтәрләрдә алып барган блоглары аша беләләр. Хәер, сарафан радиосы да үз эшен яхшы эшли.
Бер елдан артык инде әлеге һөнәрен башкалар белән дә уртаклаша Эльвина. Чөнки аңа мөрәҗәгать иткәннәрнең күбесе: «Эльвина, мине дә өйрәт әле». – дип сорый торган булалар. «Үземнән үзем көнләшәм, онлайн эш – бик уңайлы», – дип елмая Эльвина. Ноутбугың булса, тау башында да, диңгез ярында да, кер юуу машинасы каршында да эшләргә мөмкин икәнен әйтә.
Хәзер инде тормыш иптәше белән бер команда булып бергә эшли алар. «Мөрәҗәгать итүчеләр бик күп, үзем генә җитешә алмас идем». – ди әңгәмәдәшем.
«Эшләргә теләге булган кешегә Сочида эш җитәрлек. Кайда юк соң ул? Теләгән кеше һәрвакыт таба». – ди танышым. «Бирегә күченергә теләгәннәргә әлеге шәһәрне күңелең белән сизәргә кирәк. Үзеңә үлчәп карарга, урамнарында йөреп рухын тоярга, кешеләре белән аралашырга тәкъдим итәр идем. Мин беренче сулыштан ук яраттым». – ди Эльвина.
Каюмовларның өч баласы да бик мөстәкыйль, зурларча фикер йөртүенә игътибар иттем. «Балалар шундый сыйфатларга ия булсын өчен аларны ничек тәрбияләргә кирәк? - дип сорыйм.
«Балалар тормышта, җәмгыяттә үз-үзләрен тапсыннар өчен без аларның хыял-омтылышларына һәрвакыт теләктәшлек итәбез һәм барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Аларның үз теләкләре, кызыксынулары булуы мөһим». – ди әни кеше.
Равина 1нче сыйныфтан ук тортлар пешерә, хәзер заказга да әзерли башлаган. Миксер алырга хыялланган кызга әти-әнисе аны бүләк итә. Төрле җайланмалар да алалар. Аш бүлмәсенең проектын төзегәндә дә әтисе пешерергә оста кызының теләкләрен исәпкә алган.
Эллария һава гимнастикасы белән кызыксына. Сочига күченеп килгәч, хәтта тренерны, шөгыльләнер өчен урынны да үзе тапкан, белешеп сөйләшкән. Әтисе белән әнисе матди ягын гына күтәргән.
Ә кечкенә эшмәкәрләре – уллары 5 яшьтә генә булса да, үзе ясаган картиналарны сата икән. Ул бу шөгыльне үзе уйлап тапкан. Шуннан кергән акчаларына әнисен кинога да чакырган хәтта. Зур акчалар түгел, билгеле. Әмма кечкенә кешенең олы хыялы ничек игътибарга лаек!
«Мин кечкенәдән үк балаларга мөстәкыйль булырга юл куйдым. Әйтик, 5 яшьтә инде алар чәй куя беләләр иде. Мондый эш өчен кайберәүләр опека чакырырга да мөмкин. Минем тәрбия чаралары ни дәрәҗәдә дөрестер, белмим, әмма мин күңелем кушканча эшлим». – дип елмая Эльвина.
Каюмовлар гаиләсенең кечкенә традицияләре дә бар: кичке ашка җыелгач, бер-берсенең хәлләрен сорашалар, көннең ничек үтүе, нинди кызыклы хәл-вакыйгалар булуы белән уртаклашалар. Моннан тыш, һәр балага аерым вакыт бүлеп бирергә тырыша әти-әни. Чөнки һәр бала үзен кабатланмас, бердәнбер, яраткан итеп тоярга тиеш, дигән фикердә алар.
Киләчәккә булган планнары хакында сорыйм. «Мондагы торак бәяләрен күз уңында тотып, киләчәккә артык зур планнар кормаска тырышам. Хәзергә без биредә рәхәтләнеп яшибез, әлеге җирдән энергия алырга тырышабыз. Шул ук вакытта күп эшләргә, балалар тәрбияләргә дә өлгерәбез. Тормыш шундый кызыклы бит ул, чын итеп яшәргә өйрәнергә кирәк!» – ди Эльвина.


Ландыш Тимерова
Комментарийлар