Менә бит барсы да күз алдында! Шул кечкенә пумала баш өчен ул әнисен дә рәнҗетергә әзер. Төннәр йокламыйча карап үстергән әниең алдында ишекне шапылдатып яп әле син! Моның өчен никадәр түбәнлеккә төшәргә кирәк. Үз балаңның түбәнлеген күрүдән дә авыр җәза юк.
Моңа кадәр киленнең күзгә күренеп торган бер гаебен дә табалмый интегә идем. Алай да рәхәт түгел икән, үз ишләрең бергә җыелгач, шул киленнәрне чәйнәп тәм чыгарабыз бит инде. Барысы хурлый. Бер мин генә авыз ачып сүз әйтәлмичә, үземне ким тоеп утырам. Бөтен кеше хурлаганда, мактасаң да кулай түгел - кешене мыскыл иткән кебек. Хурлап та булмый. Эшен эшли. Әйткәнне көтми. Бөтен җирдә тәртип. Малай өчен дә өзелеп кенә тора. Миңа да гел ягымлы. Әмма нәрсәседер бар, нәрсәседер дөрес түгел. Бер кимчелексез кеше булмый бит инде. Моның да нәрсәседер булырга тиеш. Таба гына алмыйм. Ник яшерә ул аны, ник күрсәтми?! Мин моны аңлый алмый интегә идем. Хәзер ачыкланды. Тыныч ул. Ә тын күлдә шайтан оялый. Вәт моның да шайтаны булырга тиеш. Котырта ул минем малайны. Тын гына, ипләп кенә котырта. Югыйсә, нишләп ул ишекне шапылдатырга тиеш иде әле?! Үзгәрдең син, улым, дигән өчен. Ну, аз гына катырак та ычкынгандыр инде. Элек бер дә алай кыланганы юк иде. Менә хәзер башланды...
Өстәл җәймәсен алыштырам дип күтәргән идем исем китте. Чәй чүбенә охшаган нәрсәләр сибелгән. Монсы да киленнең генә эше инде. Кем сипсен аны, югыйсә. Әйткәннәр иде аны, әбисе сихерче булган дип. Димәк, үзендә дә бар инде моның. Булмаса, шул ябык кына, кечкенә гәүдәсе белән минем өрлек кебек малайны карата алыр иде мени?! Хәзер менә мине сихерләп ята.
Ваннага узсам... Гомер буе үз урынын белеп кенә йөргән песи йомышын читкә йомарлаган. Йә, хода! Әллә песине дә сихерли микән бу килен?! Аны җыештырып кулымны юам дип килсәм - кранда су беткән. Моңа кадәр беткәне юк иде. Тын бу, тыныч. Тыштан ягымлы булып кылана, ә астыртын гына менә нәрсәләр эшләп ята. Теләсәң нәрсә уйла - әмма килен килгәнче бер дә мондый хәлдә калганым юк иде.
...Әнә, тагын кайтып кергән. "Исәнме, әни!" - дип торган була. Елмая. Нинди сәбәп бар әле елмаерлык? Кеше монда кырык хәстәр, мең борчылу эчендә. Ә ул елмаеп тора. Сантый. Ул гына җитмәгән, "Хәлләрең ничек, әни?" - дип яныма ук килеп баскан. Дәшмәдем. Күрмәмешкә салышып, ваннага кереп киттем.
Менә чыгарга куркып утырам әле. Озак торып булмас, "чирләмисеңме, әни", "ярдәм кирәкмиме" дип тагын килеп җитәр. Йә, хода. Үзең ярдәм бир, берүк. Ничек түзәргә инде бу киленгә?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар