16+

Китәсе дә килми, ә китәргә кирәк...

Сентябрь ае. Имтиханнар артта калды. Ә хәзер безне Казан көтә, башкала көтә!

Китәсе дә килми, ә китәргә кирәк...

Сентябрь ае. Имтиханнар артта калды. Ә хәзер безне Казан көтә, башкала көтә!

Укый-укый, авыл – Казан арасын таптый-таптый, берничә килограммга кимегән мәктәп укучылары бүген инде студент... Күз нурларын җәй буе җитәкләп йөреп тәмам хәлдән тайган әти-әниләре, әби-бабайлары: «Аллага тапшырдык инде...» диделәр.

Бу вакытта аларның балалары, күз нурлары тулай торакның шыксыз бүлмәсендә яңа тормыш башларга әзерләнә иделәр.
Тулай торак... Ничек серле яңгырый! Монда ничек яшиләр икән? Бу тараканнар үлеп бетәрләрме? Бүлмәдәшләр белән дус-тату яшәрбезме? Бүлмә җыйганда шундый мең төрле уй баштан үтә. Ул да түгел, авыл, урам, өй, әти-әни, өстәлдәге тәмле ризыклар күз алдына килеп баса. Болары турында уйласаң, харап: борын мышкылдый, иреннәр “мүлт-мүлт” килә башлый.

Тулай торакта яшәмәгән студент студент түгел инде ул! Иртән бөтен бүлмәне шаулатып будильник шалтырый. Иң тәмле төш күреп яткан вакытта бит ул! Дәресләргә дә бармый калып булмый. Ни дисәң дә, әти-әни укырга дип җибәргән, йоклап ятарга түгел! Билгеле, кемдер мендәрдән башын чак күтәреп:

«Беренче лекциядә мине «юк» дип билгеләмәгез инде, икенчесенә килеп җитәм» дип, яңадан татлы йокыга тала. Иртәнге Казан һавасын сулап университетка юл тотасың. Лекциягә кереп утыру белән, теге тәмле йокы тагын килеп җитә. Лекция укучы профессорның бәрхет тавышына тәмам изерәп төшәсең, язуыңның рәте-чираты калмый. Керфекләргә «пәри малайлары» менеп куна да, акрын гына таган атына башлый. Сүзләр дәфтәр юлыннан аска төшеп китә башлаганда уянып китәсең дә, тагын яза башлыйсың. Иң рәхәт, иң тәмле йокы шул лекция вакытында, җәмәгать.

Дәресләр тәмамлануга тулай торакка ашыгасың. Чират буенча, яки уртак акчага ипи, батон, сөт һәм шуның кеби иң кирәкле ризыкларны җыйганнан соң, тулай торакка «чумасың».

Кыш көне суыткычы булмаган студентлар бозау, сарык итләрен форточкадан урам якка асылындырып элеп куялар. Тиз генә бер чокыр чәй эчеп куйганнан соң, я чират буенча, я бергәләшеп теге итнең бер кисәген алып ашарга пешерү процессы башлана. Ой озак пешә дә соң! Көтә-көтә тәмам тәкатең бетә. Әле пешеп чыкканда гына берәр юньсезенең «тәмләндереп җибәрү өчен» я «писүк», я артык тоз салуы да ихтимал. Ул гына да түгел, «карап торган байлыгыңның» табасы, кәстрүле белән аскы яки өске каттагы берәр бүлмәгә «очып китүе» дә бик мөмкин.

Кичке ашны ашап куйгач, яшиселәр килеп китә. Дәрескә хәзерләнү артык кызык нәрсә түгел, менә ак җәймә ябынып берәрсен куркытсаң, караңгы бүлмәгә җыелып Пушкин, яки Лермонтовның җанын чакырсаң, күрше бүлмә ишеге янындагы аяк киемнәрен яшереп куйсаң, иллә дә кызык булыр иде! Билгеле инде, нәкъ шулай эшлиләр дә!

Шулай көн артыннан көн уза, зачет-имтиханнар җиткәнен сизми дә каласың. Әйе, җәмәгать, урак өсте башланды... Теге кич буе юләрләнеп йөрүләр тукталды. Үле тынлык. Кулда, идәндә, өстәлдә китаплар, дәфтәрләр. Ленин бабай терелсә, «Укырга, укырга һәм укырга» дигән сүзләремне истә тоталар икән болар дип, шатлыгыннан акылдан язар иде, билләһи. Инде укый-укый баш «шыплап тулгач», белгән бисмиллаларыңны укып йокыга таласың. Төштә дә я имтиханга соңга калганыңны, я билет алгач берни белмәгәнеңне күреп куркып уянасың. Аллага шөкер, төш кенә икән...

Иртән ботинка, туфли астына биш тиенлек, я биш сумлык салып, «күзләренә нурлы булып күренсәм иде» , «тел ачкычлары бирсәң иде» дигән һәм тагын әллә нинди теләкләр укып чыгып чабасың. Зачет кенәгәңдә бишледән башка билге булмаса да, куркыта, калтырата, эчең борып-борып авырта. Әй, аны сүзләр белән генә аңлатып буламы соң, җәмәгать! Имтиханнан соң, кемдер бишлегә, кемдер «хәлсез генә» өчлегә кош тоткандай сөенеп тулай торакка кайта.

Шимбә көнне авылга кайтырга хәзерләнеп университетка киләсең: сумкада буш банкалар һәм өйдәгеләргә бераз күчтәнәч. Соңгы пар тәмамлануга кемдер тимер юл вокзалына, кемдер автовокзалга җилдерә. Теге буш банкаларны шалтыратып туган якка юл тотучы электричкага яки автобуска кереп утырасың. Утырсаң ярый әле ул! Кайвакыт басарга да урын юк! Бер аяк сыярлык урынга аякларыңны алмаштырып басып бер-ике сәгать кайтуың да бик ихтимал. Туган якларга караңгы төшкәч кенә кайтып җитәсең. Әле анда да мең газап: кемдер кара урманны кичә, кемдер тездән саз ера.

Никадәр газап чигеп кайтсаң да, йорт түбәләре күренә башлауга, күңелне ниндидер бер аңлатып булмаслык рәхәтлек биләп ала. Ишек ачып керүгә аш бүлмәсе ягыннан килгән тәмле пилмән, өчпочмак исе борынны рәхәт кытыклап үтә. Зурраклар – иңнән, кечерәкләр аяктан кысып кочаклыйлар. Өстәл артына утырып, тәмләп ашый-ашый, кайтканда нинди маҗараларга очраганыңны сөйләп аласың да, кайнар мунчага йөгерәсең. «Таш суы» белән агартылган зур мичкә бер чүмеч су җибәреп ләүкәгә менеп «кунаклауга», Казан урамнары да, имтиханнар да онытыла. Каен агачының яшел яфраклары тәнгә бәрелгән саен автобусатагы, электричкадагы кысылу-сытылулар, юл газаплары төштә күргән кебек кенә булып китә. Мунчадан соң, билгеле инде, дус кызларны-егетләрне күрергә өметләнеп авыл клубына юл аласың...

Иртән торуга яңа пешкән ризык ашап алгач, нарат идәннәрне сабын күбегенә батырып, юкә мунчаласы белән ышкый-ышкый юасың. Өй эченә нарат сагызы исе тарала. Өйләрне «ялт» итеп юып чыгару белән, йомшак кәнәфигә утырасың да, күзләреңне йомасың... Өйдә рәхәт... Китәсе дә килми, ә китәргә кирәк...

Югары курсларда авылны сагынып елаулар кими, шәһәр тормышына да тәмам ияләшеп җитәсең. Дус кызларың белән кинога, театрга, дискотекага йөрисең. Көннәрдән беркөнне сине үзең кебек бер студент егет озатып кайта. Синең шатлыкларыңны, кайгыларыңны уртаклашучы, акыллы киңәшләр бирүче әллә нинди чит егетнең якын кешеңә әверелүен сизми дә каласың...

Нәкъ шулай ук сизми, сизелми генә биш ел да үтеп китә. Мең төрле мәшәкатьләр белән күзгә күз очрашып мөстәкыйль тормыш башлап җибәрәсең. Уку йорты тирәсеннән үткәндә, фоторәсемнәр актарганда бер мәшәкатьсез, күңелле, кызыклы студент елларыңны искә алып елмаясың. «Эх, рәхәт вакытларым!» дип, укытучыларыңны, төркемдәшләреңне, зачет-имтихан вакытларын, тулай торакның шау-шулы бүлмәләрен, бүлмәдәшләреңне искә төшерәсең...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язгансыз.

    Мөһим

    loading