16+

Табиб коллекциясендә 200ләп чыршы уенчыгы исәпләнә

Казан табибы, инфекционист һәм гастроэнтеролог Наилә Фәрит кызы Дроздова инде дүрт елдан артык совет заманындагы чыршы уенчыкларын җыя.

Табиб коллекциясендә 200ләп чыршы уенчыгы исәпләнә

Казан табибы, инфекционист һәм гастроэнтеролог Наилә Фәрит кызы Дроздова инде дүрт елдан артык совет заманындагы чыршы уенчыкларын җыя.

Аның өчен бу гади бер мавыгу гына түгел, ә күңелен җылыта торган хатирәләргә чуму мөмкинлеге.

Коллекция туплау идеясе ничектер үзеннән-үзе барлыкка килә. Бер юлы әти-әнисе белән чыршы бизәгәндә, заманча, пластмасс уенчыклардан бары тик салкынлык кына бөркелүен тоя ул. Сүз дә юк, алар матур, ялтыравыклы, әмма аларда җан юк. Балачагындагы Яңа ел якынлашу мизгелләре күз алдына килә: совет ясалма чыршысын бөтен гаилә белән куялар, әнисе сак кына тартмадан кәгазьгә төрелгән пыяла уенчыкларны чыгара…  Анда шул мохитне, шул җылылыкны кире кайтару теләге туа.

Наилә Дроздова интернет аша совет уенчыкларын эзләргә тотына. Коллекциясенә беренче 20 уенчыкны ул Авито сайтыннан сатып ала. Бәяләре артык кыйммәт тә булмавын хәтерли – һәркайсы 50-100 сумнан тәкъдим ителә.  Әмма сайланып тору мөмкинлеге бирелми, нәрсә эләгә шунысын аласы, ди сатучы. Шулай пакетка сылынган ике дистә уенчык яңа өйгә күченеп, коллекциягә башлангыч бирә.

Соңрак табиб бу мавыгуы турында үз блогында яза-сөйли башлый. Пациентлары бу хакта ишетеп алып, үзләрендә сакланып калган уенчыкларны бүләк итә башлый. Кемдер биш, кемдер ун уенчык китерә. Кайбер кешеләр чыршы бизәкләрен хәтта башка шәһәрләрдән почта аша да җибәрәләр. Һәр экземпляр белән бергә хуҗаларының истәлекләре дә килә: кешеләр балачак хатирәләре, гаилә тарихлары белән уртаклашалар.

Хәзерге вакытта Наилә Дроздова коллекциясендә 200ләп чыршы уенчыгы исәпләнә. Алар барысы да өендә, махсус тартмаларда саклана. Араларында аеруча кадерлеләре дә бар. Мәсәлән, 1950нче елларда ясалган бик иске пыяла уенчык – шундыйларның берсе. Ул инде кыршылган, төсе тоныкланган, ләкин Наилә Фәрит кызы өчен ул аеруча якын. Аның өчен яшелчә рәвешендәгеләре – кишер, кыяр, баклажаннар да бик кыйммәтле. Ул аларны махсус “аулый”. Бигрәк тә баклажаннарны табу җиңел булмый, ди ул. Бәяләренә килгәндә, анда сакланган уенчыклар арасында 50-100 сумлыклары да, бәяләре 5 мең сумга кадәр җиткәннәре дә бар.

Табиб бүген дә коллекциясен тулыландыруны дәвам итә: Авитоны карый, үзендә булмаган экземплярларны күзләп тора. Шулай ук еш кына шәһәр үзәгендәге совет чоры чыршы уенчыклары сатыла торган кечкенә генә кибеткә дә сугыла. Ә Яңа ел алдыннан коллекция уенчыклары тартмадан чыгарылып, яңадан «яши» башлый. Чыршы ботакларына элеп куелгач, алар өйне яктылык һәм җылылык белән тутыра, күңелендәге хатирәләрне уята.  

Наилә Фәрит кызы өчен бу пыяла уенчыклар – үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер кебек. Табиб белеме аңа кешеләрнең сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирсә, бу мавыгуы аша ул хәтерне, гаилә җылысын һәм балачакның иң якты мизгелләрне торгыза. Шуңа күрә пациентлар да аңа уенчыкларын ышанып тапшыра: бу кулларда алар кадерсез калмаячагын, яңадан үз кыйммәтен табачагын белә.

 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading