16+

«Композиция сыйфатында сарымсак, зур кашык, макарон да кулланганым бар»

Апас авылында эшләп килүче “Әминә Дәминованың иҗади студиясе» турында социаль челтәр аша белдем.

«Композиция сыйфатында сарымсак, зур кашык, макарон да кулланганым бар»

Апас авылында эшләп килүче “Әминә Дәминованың иҗади студиясе» турында социаль челтәр аша белдем.

Ә аның хуҗабикәсе белән танышкач, осталыгына, фикерләвенә, һәр заказчыга иҗади яктан килүенә таң калдым. Әнә шуңадыр да кыска гына вакыт эчендә Әминәнең даны Апаста гына түгел, ә тирә-як район: Яшел Үзән, Кайбыч, Тәтешкә дә таралган. Ул тәкъдим иткән гадәти булмаган гөлләмәләр, төрле композицияләр күпме кешегә шатлык, сөенечле мизгелләр бүләк иткәндер.

– 2019 елда шәхси чәчәкләр кибетендә эшләп алдым, – дип үзе белән таныштыра Әминә. – Төрле декоратив элементлар кушып букетлар әзерли, җыя идем. Моннан тыш, интерьерны бизәү өчен ясалма чәчәкләр яки башка элементлар кушылган декорацияләргә дә заказлар күпләп килә башлады. Сабыннардан, хәтта азык-төлек букетларына заказлар алдык. “Сарафан” радиосы да ярдәм иткәндер, бер-берсеннән белешеп кешеләр килә торды. 2020 ел башында кайбер сәбәпләр арасында кибеттән китәргә туры килде. Инде үз заказчыларым да бар иде, юкса. Чөнки заказчылар кибеткә керәләр, аралашабыз, дуслашып бетәбез. Нәкь психолог инде менә, кайберсенә үзенең эч-серен дә бушату җитә бит. Менә шуннан бертөрле дустанә мөнәсәбәт барлыкка килә. Чөнки заказчыны үзеңә карата җәлеп итә белү дә кирәк. 

Яраткан эше белән аерылуны бик авыр кичерсә дә, Әминә югалып калмый. Заказчылары аны үзләре үк эзләп таба. Елмаюы белән үк җәлеп иткән сатучыны ничек онытасың ди. 

– Ирем Апаста шактый танылган кеше, самбо буенча тренер. Аның аша хәзер кайда эшләвем турында сорашып белешкәннәр. Ә букетларга килгәндә, алар арасында ниләр генә юк. Әйтик, салон ачылу уңаеннан парикмахерга бигудидан букет җыйдым. Аннан соң таныш кызларым бутик ачты, мина аларга туфли, киемнән кәрҗин әзерләдем. Электр энергиясе белән бәйле бер оешма җитәкчесенә аның хезмәткәрләре заказ биргән иде. Лампочкадан торган букетны күреп шул директор таң калган. Гадәти булмаган бүләк бит. Ул букет әле дә саклана дип беләм. Нинди генә сорау, теләк булмасын, мин аларны тормышка ашырырга тырышам. Заказлар күбәя башлагач, ирем миңа өебездәге бер бүлмәне остаханә итеп оештырды. Ә анда иҗат дөньясы, үз дөньям, – ди Әминә. 
Оста куллы ханымнан тагын нинди төр букетлар ясаганлыгы турында төпченәм. Кайберләре турында үзеннән-үзе шаккатып, елмаеп куясың. Әнә шеф-пешекче өчен озак сакланучы букетны гына алыйк. Әминә композиция сыйфатында сарымсак, зур кашык, макарон кулланган, аларның барысын бергә декоратив элементлар кушып җыйган. 

– Шөкер, бер генә дә тик утырганым юк. Гашыйлар көне, әтиләр көне, 8 март башка төр бәйрәмнәргә заказлар күпләп килә. Камиллеккә чикләр юк. Гел өйрәнүдә үзем. Азык-төлек букетлары курсын тәмамладым. Дәресләр онлайн гына, ягъни интернет аша алып барыла. Ковид вакыты, букет җыю өчен декоратив элементлар алу өчен кибеткә дә чыгып булмый. Алары эшләми. Кул астымда ни бар шуннан әмәлләп тапшырдым мин ул имтиханны. Кишер, бәрәңгедән, гәҗиткә төреп букет әзерләдем. Фотога төшерү буенча курслар үттем. Чөнки заказларны социаль челтәргә урнаштыру өчен тәкьдим итә белү дә кирәк. 2024 елда ирем махсус хәрби операциягә китте. Балаларга да һәрчак игътибар кирәк. Шуңа мин бары үз остаханәмдә генә кайнашам, – ди ул елмаеп.
Мәктәп, балалар бакчаларына төрле кул эшләре, чыршыга эләргә бизәгечләр, төрле чараларга костюмнар, зур уенчыклар дә тегә, ясый икән Әминә. Балалар бакчасына 150 метрлы чыршы, Кар бабае әзерләп биргән әнә. – Бер клиентым үзе үк идея бирде. Чыгарылыш фотоальбомына фотога төшү өчен ободок кирәк булган. Фантазиямне эшкә җигеп, әзерләп бирдем мин аны. Шуннан бирле ободоклар ясау буенча да тәҗрибә барлыкка килде. Хәзер инде элекке эшләремә карыйм да көләм, әмма алар миңа камилләшү өчен этәргеч бирә, – ди Әминә. 

Ерак район, шәһәрләргә заказларын ул почта, яки илтеп бирү буенча махсуслашкан сервис аша җибәрә.
Әле яңа гына Яңа елга прокатка костюмнар әзерли башлаган. 

– Бөтен стеллажларым шыгрым тулы. Күңелемә нәрсә хуш килә. Бар нәрсәне җыям. Балалар бер чарада “Бременские музыканты” төркеме буларак чыгыш ясарга тиеш булган, алар өчен костюмнар әзерләдем. Ә көзен балалар бакчаларында үткәрелә торган чараларда шулай ук төрле костюмнарга ихтыяҗ арта. көнбагыш, җиләк шапкаларын әзерләдем. Үземне күпме хәтерлим, мин гел чәчәкләр янында, гел матурлыкка үреләм, омтылам. Ирем махсус хәрби операциягә киткәч, волонтерлык хезмәтенә кереп киттем. Ватс апп статусына егетләребезгә кирәкле ярдәм исемлеген куйган идем. Мине белгәннәр акчалата ярдәм җибәрде. Мин дин юлында, шөкер, Аллаһы Тәгалә гел ярдәм итеп тора. Дөрес юл белән барсаң, юлда да бары яхшы кешеләр генә очрый, – ди оста куллы ханым. 

Бәяләренә килгәндә, Әминә үзләре эшләгән сабын букетларын 650 сумнан, җимешләрдән ясалганын 1800 сумнан алып, күбәләкләрдән җыелганын 1600 сумнан алып сата. Букетларны кыйммәтрәк бәядән алучылар да бар.














 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading