16+

Коронавирус чигенә, ләкин, китмәде әле

Татарстан буенча Распотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белән республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков 19 июньдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда хәзерге санитар-эпидемиологик хәл белән таныштырдылар.

Коронавирус чигенә, ләкин, китмәде әле

Татарстан буенча Распотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белән республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков 19 июньдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда хәзерге санитар-эпидемиологик хәл белән таныштырдылар.

Саннар артында-язмышлар

Любовь Авдонина сөйләгәнчә, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 4 мең 114 кеше коронавирус йоктырган. Узган тәүлектә тагын 36 очрак теркәлгән. Авыручыларның 22 проценты - пенсионерлар, ә 4 проценты укучы - балалар.
- Шөкер, 2 мең 969 кеше сәламәтләнде инде. Ләкин, сырхауханәдәге 55 кеше әлегә авыр хәлдә. Коронавирус таралу 0,8 процентны гына тәшкил итә. Әмма тынычланырга иртәрәк, республикада үзбикләнү режимы гамәлдә, - дип искәртте санитар табиб Любовь Авдонина.- Татарстанда үзбикләнү режимын йомшартуның беренче этабы бара. Санитар күрсәткечләр 2 нче этапка  күченү мөмкинлеге бирә. Шулай да әле санитар-эпидемиологик хәл 1 июльгә кадәр күзәтеп торылачак.

Сәүдә үзәкләре 3 нче этапта гына кабат эшли башлаячак. “Сәнәгать товарлары кибетләренең кайчан ачылачагын әлегә төгәл әйтеп булмый, 3 нче этапта санитар хәлләргә карап эш йөртеләчәк”, - диде санитар табиб.

Икенче “дулкын” килерме?

Кытайда коронавирусның инде икенче дулкыны башлануы турында хәбәрләр килеп иреште. Татарстан әлеге беренчесе белән көрәшә. Владимир Жаворонков ышандырганча, сырхауханәләрдә дәвалау шартлары тудырылган.
- Казанда 13 августка йогышлы авырулар сырхауханәсенә тагын бер корпус төзеп тапшырыла. Табиблар фидакарь рәвештә эшли. Кызганыч, 80 медицина хезмәткәре дә коронавирус йоктырды. Казанда коронавирусның кискен таралышы, шулай ук 4 айда үлүчеләрнең кискен артуы күзәтелми, - диде Владимир Жаворонков.

- Без хәзер икенче дулкынга беренчесенә караганда да яхшырак әзерлектә. Коронавирус белән бер авырган кешенең тагын авырырга мөмкинме әллә юкмы икәнлеген тәгаен әйтеп булмый әле, - дип өстәде Любовь Авдонина.

Сабантуй кайгысы түгел

Татарстан авылларында 4 июльдә Сабан туйлары үткәрелүе ихтимал, дигән сүзләр йөри. Шушы мәсьәләдә кызыксынып сорау бирдем.
- Республиканың 14 районында коронавирус белән авыручылар республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак. Сабантуй санитар хәл тотрыклырак районнарда үткәрелер, мөгаен. Ләкин, калган районнарда да Сабантуй оештыру санитар-эпидемиологик хәлгә карап билгеләнәчәк. Әлегә бернинди кара юк, вакыт якынлашкач, санитар хәл күрсәтер, - дип җавап кайтарды Любовь Авдонина.

Иреккә очарга иртәрәк

Любовь Авдонина белән Владимир Жаворонков республикада әле үзбикләнү режимы гамәлдә булганлыгын кат-кат искәрттеләр. Җәмәгать транспортында, шулай ук таксида медицина битлегеннән һәм перчаткандан булу зарур. “Шәхси автомобильдә барганда битлек кию мәҗбүри түгел”, - диде Любовь Авдонина. Татарстаннан башка төбәкләргә чыгу, өлкән яшьтәге туганнарга бару, чит илләргә туристлык сәяхәтенә китү киңәш ителми. Кулларны яхшылап юу, антисептиклар куллану зарур.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading