Татарстанда Covid-19ның 31 яңа очрагы расланды.
Тәүлек эчендә республикада 26 кеше "коронавируслы инфекциядән" сәламәтләнгән.
Татарстанда тәүлеккә яңа Covid-19 йоктыруның 31 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 3
18 дән 30 - 10
30дан 50 - 7
50 дән 60 - 5
60 тан 70 кә кадәр - 4
70 тән 80 - 1
80нән 90 - 1
Географик бүленеш:
1. Казан - 19
2. Яр Чаллы - 1
3. Әлмәт - 1
4. Бөгелмә - 1
5. Биектау- 1
6. Зәй - 1
7. Яшел Үзән - 1
8. Лениногорск - 1
9. Минзәлә - 1
10. Нурлат - 2
11. Балык Бистәсе - 1
12. Тукай - 1
24 июльгә Татарстанда 5372 СОVID-19 очрагы теркәлгән.
Барлыгы 4219 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә - 26кеше.
Күргәнегезчә, әлеге чирнең әле дә чигенергә исәбе юк. Ничә айдан бирле коронавирус сүзе телләрдән төшми, табиблар әйтүенчә, бу инфекция безнең белән озакка һәм аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Бар өметебез - табибларда. Бары тик аларның һөнәри осталыгы, фидакарь хезмәте, батырлыклары аркасында гына җиңеп чыгарбыз әлеге зәхмәтне. Һичшиксез, гигиена, саклану чаралары турында да онытмыйк. Беренче чиратта, үз-үзебезне тәрбияләргә кирәк.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар