16+

Коронавирус йоктырып, хастаханәдә яткан туганыңның хәлен ничек белергә?

Республика клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә дәваланучы коронавируслы пациентларның туганнары кайнар линия яки WhatsApp чаты ярдәмендә аларның хәлен белә ала икән.

- Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эшли. Госпитализацияләү, пациентны чыгаруга әзерләү, пациентны башка дәвалау учреждениесенә күчерү турында 231-74-04 телефоны буенча мәгълүмат алырга мөмкин, — ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Моннан тыш мөрәҗәгатьне WhatsApp чатында 79375890003 номерына җибәреп, җавап алырга мөмкинлеге каралган.

Әмма бу мөмкинлектән теләсә кем файдалана алмый. Моның өчен авыру госпитальгә кергәндә күрсәткән ышанычлы кешесенә генә мәгълүмат бирәләр.  Ә пациентның ул дөрестән дә ышанычлы кешесеме икәнен белү өчен процедура ярдәмендә тикшереп карыйлар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading