Россияне кабат бүлгәләргә җыеналар. Бу юлы куркыныч әллә кайдан – океан артыннан яки кояш чыккан яктан түгел, ә Балтыйк буеннан яный.
Латвия парламенты депутаты Александр Кирштейнс фикеренчә, Россия этник составы буенча вак кисәкләргә бүлгәләнергә тиеш. Вак дию ул – Россиянең хәзерге территориясе белән чагыштырганда гына, Идел буе республикаларының күбесе Балтыйк буендагылардан зуррак, ә Урал белән Себер эреләр рәтендә булачак. 1940 елларда әти-әниләре Латвиягә күченеп, Сливкиннан Кирштейнска әйләнгән әлеге сәясәтче бу бүлгәләнүне Россиядә гомер кичергән халыклар мәнфәгатен кайгыртып, аларның һәркайсын аерым дәүләтле итү теләге белән яна дип уйлау артык беркатлылык, аны бары тик Көнбатыш һәм Европа куркынычсызлыгы борчый. «Әлеге таркалу нәтиҗәсендә сугышлар тукталачак һәм Көнбатышта тынычлык урнашачак», – дигән Кирштейнс. Ә барлыкка килгән вак дәүләтләрне йә Европа союзы, йә АКШ үз канаты астына алачак икән. Бу җирләргә күпләрнең кызыкканын чамалау өчен, аягыңны Балтыйк суына тыгып фаразлап йөрергә дә кирәкми, кем әйтмешли, изге җирнең буш торганы юк. Йә тегеләре килеп җитәр, йә болары, янәшәдә генә Кытай да бар. Кытай мылтык тотып сугышып йөрми үзе, прәннек биреп үз ягына аударуны, үзенә бәйләп куюны хуп күрә. Ул бүген Көнчыгыш Төркестанда гомер кичергән уйгурларны кысрыклау белән мәшгуль, әмма латыш депутатының фаразлары чынга ашып, һәркайсы майлы калҗаларны йолыккалаганда, яхшы түгел дип читтә басып тормастыр.
Балтыйк буеннан мондый сүзләр беренче кат кына яңгырамый. Күптән түгел генә икенче бер депутат – Вейко Сполитис Россиянең бүлгәләнгән картасын Твиттерга урнаштырган иде. Әлеге картада Урал, Себер буе республикаларын күрергә була. Ингерманландия дигәненә Сполитисның аңлатмасы юк, инглиз + германдыр, күрәсең. Ә зур гына территория Ирекле Азия дип атала һәм ул БМО карамагында (бу җирлектә нинди халыклар яшәгәнен ачыкларга Сейм депутатының вакыты да, белеме дә җитмәгән, күрәсең). Татарга түбәтәен кайсы якка борып кияргә икән дип, Идел буена күз салган идем, рәхмәт төшкере, латыш депутатлары биредәге һәрбер республикадан аерым дәүләт ясаганнар икән. Тик менә кем карамагында – АКШмы, Европа союзымы икәне генә күрсәтелмәгән. Идел буенда Юрмала юк-югын, әмма кильки балыгы белән генә дә көн күрми, кызыкмый калмаслар.
Литваның да нәфесе юк түгел – ул Калининград өлкәсен үзенә кушып куймакчы, аны хәзер үк «кече Литва» дип атый (аларның Урал белән Себергә килеп җитәсе бик тә икеле). Нәрсәгә нигезләнеп шулай уйлыйлардыр, әмма тарихи гаделлек дисәләр, Калининград (элеккеге Кенигсберг) – Көнчыгыш Пруссия җирләре. Тарихи гаделлекне күршеләрендәге Белоруссия дә торгызырга теләсә, Литва бөтенләй башкаласыз да калачак икән – Вильнюсның элеккеге исеме Вильно, ә Виленщино 1939 елда гына Балтыйк буе республикасына бирелгән. Ул чакта Көнбатышның моңа каршы булганы да мәгълүм, әмма 90нчы еллар башында моны искә алып торучы булмады, белорусларның бер өлкәсе чит дәүләт составында бәйсезлеккә иреште.
Мондый белдерүләр юктан гына бар булмый һәм латыш депутатлары бу уңайдан беренчелеккә дәгъва белдерә алмый. Күршедәге зур бер илне бүлгәләү аларның гына хәленнән килә торган эш түгел, моңа шпрот саткан акча гына җитмәячәк, өстәвенә, аның сатып алучысы да Россия бит әле. Бүлгәләнгән очракта да аларга нәрсәдер артыр, акмаса да тамар дип уйларга кирәкми. Зур сәяси уенда алар бары тик индикатор – лакмус кәгазе ролен генә башкара. Каршы якның ничек җавап бирәсен, үзен ничек тотачагын карау, шулардан чыгып нәтиҗәләр ясау өчен, алар аша нәрсәдер әйттерәләр, ягъни лакмус кәгазен тыгып карыйлар. Башкаларга ярау өчен тагын кайларга тыгылып бетәр икән ул кәгазьләр? Кайберәүләргә бу роль эчке сәясәттә генә бирелә, ә Сеймныкылар дөнья күләмендәге вакыйгаларга алынмакчы. Юктан гына түгелдер бу, үз вакытында хәзерге Рига президенты сараенда Крылов мәсәлләр язып яткан. Тирә-юньне яхшылап күрү өчен күзлекне койрыгына элеп куйган маймыл турындагысын да нәкъ менә шунда иҗат иткән. Мәсәлчеләр өчен шәп урын ахры бу.
Комментарийлар