16+

Кредит рәсмиләштергәндә иминиятләштерүдән баш тартырга мөмкинме?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге уңайдан аңлатма бирә.

Кредит рәсмиләштергәндә иминиятләштерүдән баш тартырга мөмкинме?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге уңайдан аңлатма бирә.

Кредит оешмасыннан бер тапкыр гына булса да кредит алырга туры килгән һәр клиентның диярлек банк иминиятләштерүен рәсмиләштерүне тәкъдим иткән очракка юлыкканы бар. Бу хезмәттән баш тарту бик кыен, күп очракта кредит оешмасы заемщикларга иминиятләштерү хезмәтен тәкъдим иткәндә үҗәт була.

Әмма кредит алганда иминиятләштерү берничә очракта гына мәҗбүри була, төгәлрәге:

  • әгәр клиент ипотека кредиты алса (сатып алынган торакны иминиятләштерергә кирәк);
  • әгәр заемщик милек залогы белән тәэмин ителгән кредит алса, мәсәлән, автомобильгә (бу очракта залог милке шулай ук иминиятләштерелергә тиеш);
  • әгәр ипотека кредиты дәүләт ярдәме программасы буенча рәсмиләштерелсә (тормышны иминиятләштерергә кирәк).

Башка очракларда тормышны иминиятләштерү, эш урынын югалтудан иминиятләштерү (һ.б.) мәҗбүри түгел, һәм банкның андый хезмәтләреннән баш тартырга була. Иминиятләштерү кредиторга гарантияләрне тәэмин итә, шуңа күрә кредит алганда иминиятләштерү тәкъдим иткән банкның үҗәтлеге аңлашыла. Әмма мондый очракларда иминиятләштерү бәяләре, гадәттә, иминиятләштерү компанияләрендәгегә караганда югарырак була. Шуңа күрә әгәр банк иминиятләштерү тәкъдим итә икән, һәм әгәр сез аның кирәклеге белән риза булсагыз, иң элек иминиятләштерү компанияләрендәге бәяләр белән танышыгыз. Иминиятләштерүне банк ярдәменнән башка да, мөстәкыйль рәвештә дә рәсмиләштерә аласыз, һәм бу сезгә акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Банк «чит» иминиятләштерү полисын кабул итүдән баш тарткан очракта, РФ Хөкүмәтенең «Кредит һәм страховка оешмалары арасында килешүләр рөхсәт ителгән очраклар турында»гы 386нчы карарына һәм «Көндәшлекне яклау турында»гы 135-ФЗ номерлы Федераль законга мөрәҗәгать итә аласыз. Әлеге документлар нигезендә, сезнең иминиятләштерү компаниясен сайлау хокукыгыз бар. Әмма ул банк тарафыннан аккредитацияләнгән булырга тиеш. Югыйсә, сезгә әлеге фирма банкның иминиятләштерү компанияләренә куйган таләпләренә җавап бирүен исбатларга туры киләчәк. Андый оешмаларның исемлеген банк вәкиленнән сорап алырга мөмкин. Кызганычка каршы, кирәкмәгән иминиятләштерү рәсмиләштергән заемщикларның күбесе аның барлыгын документларга кул куйганнан соң гына күрә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе кисәтә: кредит килешүе төзегәндә игътибарлы булыгыз. Акчагызны кирәксез хезмәткә әрәм иткәнче, документларны җентекләп укыгыз.

 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading