– Без шунда ук чаралар күрдек, әлеге адреслар буенча чыктык. Димәк, проблемалар чыннан да бар. Быел әлеге мәсьәлә буенча Гүзәл Любисовна да (Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле) Эчке Эшләр министрлыгы белән килешү төзеде. Әлеге темага тагын да “тирәнрәк” керер өчен мондый “кайнар линия” уздырырга кирәклеге турында карар кылдык. Быел без Дәүләт Советы депутатлары белән дә хатын-кыз сәламәтлегенә кагылышлы “кайнар линия” оештырдык. Бер көн эчендә төрле эчтәлектәге 100гә якын шалтырату кабул иттек. Әлеге “кайнар линия” вакытында табиблар, белгечләр дә эшләде, – диде Сәрия Сабурская.
Җитәкче әйтүенчә, пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эшкә урнашу проблемалары борчый.
Еш кына газеталарда “эшкә 45 яшьтән яшьрәк кешеләрне эзлибез” дигән игъланнар басыла. Бу бит 45 яшьлек кеше дә эшкә урнаша алмый дигән сүз. Армиягә чакырылыш вакытында халыкны медицина тикшеренүе, төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән азат ителү мәсьәләләре кызыксындыра. Бөтен сораулар да карала. Без шалтыратучыларга барысын да аңлатабыз, контрольгә алабыз, төрле чаралар күрәбез, кирәк дип тапкан очракта, үзебезгә чакырабыз, – диде ул.
Иң күп шалтыратулар тернәкләндерү темасына уздырылган “кайнар линия” вакытында булган. Шалтыратучылар республиканың төрле почмакларыннан кабул ителә.
Без әлеге “кайнар линия”ләрне даими рәвештә уздырырга ниятлибез. Шалтыратучылар саны буенча гына түгел, ә кабул ителгән чаралар буенча да нәтиҗәле булсын иде дип телибез, – диде Ләйлә Фазлыева.
Шул ук вакытта әлеге чараларны урындагы белгечләр, табиблар эшләми, дип кабул итәргә кирәк түгел, ә бары тик халык белән өстәмә элемтәгә керү буларак кына аңларга кирәклегенә басым ясадылар.
– Мондый “кайнар линия”ләр эшнең башы гына. Әлеге шалтыратулардан чыгып, без кирәкле чаралар кабул итәбез. Бүген күтәрелгән “имин булмаган гаилә, бала” темасы һәрвакыт безнең күз уңында тора. Безнең төп бурыч – факт буенча түгел, ә профилактикага эшләү. Теге яки бу хәлне булдырмый калу. Төп максат, әлбәттә, бала өчен гаиләсен, әти-әнисен саклау калу. Әгәр без проблеманы башлангыч этабында күрәбез икән, гаиләне саклап калу шансы да шуның кадәр күбрәк. Бу мәсьәләдә без халыкның битараф булмавына өметләнәбез. Әгәр безгә нинди дә булса хәбәр килеп ирешә икән, электрон форматта сигнал картасын булдыру мөмкинлеге бар. Әлеге гаиләгә бер сәгать эчендә белгечләр килеп, тикшерә ала. Теләсә нинди гаиләгә без беренче чиратта ярдәм кулы сузу тәкъдиме белән киләбез, – диде Гүзәл Удачина.
Һәм ул бер ай эчендә генә дә 112 системасына 130 мөрәҗәгать юлланганлыгын хәбәр итте.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар