16+

Кукмарада сигез балалы гаиләнең йорты янган

Өй янганда, Шамил эштән кайтырга чыккан була. Гадәттә, ул электричка белән йөргән, бу юлы машинасы белән чыгып киткән. Өйдә калдырган булса, анысы да янасы иде, документлар да шунда булган, ди сеңлесе Алсу.

Кукмарада сигез балалы гаиләнең йорты янган

Өй янганда, Шамил эштән кайтырга чыккан була. Гадәттә, ул электричка белән йөргән, бу юлы машинасы белән чыгып киткән. Өйдә калдырган булса, анысы да янасы иде, документлар да шунда булган, ди сеңлесе Алсу.

"Яңа ел каникулларында Кукмара районының Каенсар авылында яшәүче абыем Ибраһимов Шамилнең гаиләсенә кунакка барып, күңелле итеп сөйләшеп утырган идек. Абый-апалар белән җыелышып, үзебез белән әниебезне дә алып бардык. Абыйлар кечкенә генә йортны зурайта башлап, идәнен җылытып, ремонтлар ясап, уңайлы һәм матур итеп эшләргә керешкәннәр иде. Шунда ук бәдрәф белән душ та куярга иде исәпләре. Булдыралар, тырышалар дип, тормышлары өчен сөенеп , шөкер итеп кайттык. Ишле гаилә булгач, Шамилләргә зуррак йорт кирәк, дип тә көрсенә иде әни. Кукмарада өч бүлмәле фатирга чиратта торалар дип беләм. Казанның Дәрвишләр бистәсендә җир дә биргәннәр иде үзләренә. Аллаһка тапшырып, ничек тә шунда йорт төзеп чыгарга иде дип үзара гел сөйләшә идек. Балаларны үстерергә, укытырга кирәк, акчаны куяр урын күп тә бит. Инде менә янгын чыгып, булганы да янып бетте. Аллаһның сынавы дип кабул иттек. Иң мөһиме барысы да исән. Балаларның өйгә кайтасыбыз килә дип елауларын күрү генә авыр" дип сөйләде Шамилнең бертуган сеңлесе Алсу. 

Алар үзләре дә ишле гаиләдән. Тугыз балалы гаилә. Барысы да диндә, намазда. Үзара дус-тату, туганлык җепләрен саклап яшиләр. Янгын турында белеп алгач та, иң кирәкле әйберләрне алып, Алсулар Кукмарага юл тота. Абыйлары әлегә туган апаларының, киленгә шулай дип эндәшәләр, әти- әнисендә Байлангар авылында яшәп торалар. Бер игелекле кеше Кукмарада ике бүлмәле фатирын биреп торырга булган. Шунда күченмәкчеләр, ди. 

Ибраһимовлар тумышлары белән Биектау районыннан. Шамилнең хатыны Ралифә Кукмарадан. Берничә ел Казанда яшәгәннән соң, Ралифәнең туганыннан калган йортка кайтып төпләнәләр. Сигез балаларының берсе студент, Казанда укый. Икенче кызлары кияүдә. Алтысы үзләре янында. Иң кечкенәсенә 2,5 яшь.  Шамил Кумарада савыт-саба заводында эшләгән, узган елны гына эшен алыштырган. 

Өй янганда, Шамил эштән кайтырга чыккан була. Гадәттә, ул электричка белән йөргән, бу юлы машинасы белән чыгып киткән. Өйдә калдырган булса, анысы да янасы иде, документлар да шунда булган, ди сеңлесе Алсу.

Янгын сарайдан чыккан дигән фараз бар. Бу хәл төнгә каршы була. Ибраһим дәрес әзерләп утырган, Ралифә кечкенә балаларын йоклатканда үзе дә йоклап киткән. 
- Берни сизмичә, изрәп йоклаганмын дип сөйләде. 15 яшьлек Ибраһим ис сизеп, янгын чыкканын күреп ала да тиз генә әнисен уятып, барысын да өйдән чыгара. Сарайдагы кәҗәләр белән тавыкларны чыгара алмыйлар. Алар янып бетә. Утның нәрсәдән чыгуы әлегә билгеле түгел. Әлхәмделилләһ, үзләре исән-сау, - ди Алсу. - Ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәтемне белдертсәгез иде. Әнием һәм барлык туганнарым дога кылабыз.

Ярдәм итәргә теләүчеләргә Алсуның телефон номеры: 89503187698. Сбербанкка беркетелгән. (Алсу Юнысовна)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

15

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading