16+

“Күкрәк сөтен берәр атна тирәсе генә ашап калган бала мин...”

Сабый баланың бу дөньяга барлыкка килүе үзе зур могҗиза, ә әни кеше өчен бу татлы мизгелләр гомерлеккә якты истәлек булып саклана.

“Күкрәк сөтен берәр атна тирәсе генә ашап калган бала мин...”

Сабый баланың бу дөньяга барлыкка килүе үзе зур могҗиза, ә әни кеше өчен бу татлы мизгелләр гомерлеккә якты истәлек булып саклана.

Һәркемгә үз әнисе бик кадерле булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Бераз үзе белән таныштырып үтим әле.

Әнием Әлфия Фәсхетдин кызы 1963 елның 15 сентябрендә Кукмара районы Янил авылында зур гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Укуын тәмамлагач, яхшы белгечләр кирәк булып, әниемне Казанга эшкә чакыралар. Ләкин авыл мохитендә кайнап яшәргә яраткан әнием, Казанга эшкә китүдән баш тартып, үзебезнең районда кала. Бераздан Кукмара районы Адай авылына килен булып төшә.

Гаиләләрен түгәрәкләп башта абыем Марсель туа. Ике елдан кызлары мин - Алияне алып кайталар. Бу турында тулырак язармын хәзер. 1993 елның декабрь башы. Әти-әнием башка чыгып торсалар да, әле өйгә газ кермәгән. Өйне мичкә утын ягып җылыталар. Ике яклы өйнең түр ягы әле эшләнеп тә бетмәгән. Кече, ашау ягы итеп төзелгән өлешендә генә торган чаклары. Дүртенче декабрь иртәсе. Әнием сәгать дүрттән торып сыерын савып, малларны ашатып кереп, мичкә утын өстәп йөргәндә, эченең борчуы басылмагач, әтиемә хастаханәгә барырга кирәклеген әйтә. Үзебездә машина булмаганлыктан, әтием авыл буйлап машина эзләп чыгып китә. Ул арада әнием ике яшьлек абыемны киендереп күрше апаларга кертеп калдыра да, әтием кайтканын көтә башлый. Күңелендә барып җитә алсам гына ярар иде дигән уйлар бөтерелә.

Авылдагы кешеләрдә ул вакытта машина аз булу сәбәпле, ахыр чиктә әниемне “КамАЗ” машинасына утыртып район хастаханәсенә озата китә әтием. “КамАЗ”да үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да утырып йөргән кеше белә инде анда ничек утырып түгел, ә сикереп барырга кирәклеген. Әнием корсаклы килеш 25 чакрымны нинди хис кичерешләр белән барып җиткәндер, анысын үзе генә белә, ләкин бала тудыру йортын килеп җитеп, сәгать җиде тулганда инде мин бу якты дөньяга аваз салып, әниемне кыз булып тууым белән сөендергәнем. Ул чагында УЗИ юк, баланың кем икәнен тугач кына белгәннәр бит. Исемемне дә абыем туганчы ук, кыз туса Алия дип кушар идек дип хыялланып яшәгәннәр. Менә шулай чак ул хыяллары да чынга ашкан. "Шундый кечкенә, орчык кебек идек, авырлыгың буенча да арада иң кечкенәсе, иң елагы да син идең" ди әнием. Дүрт көннән безне бәби табу йортыннан әтием килеп каршы алган. Өйгә кайткач, әнием ярым салкын өйдә йөреп күкрәкләренә салкын тидереп, бик каты авырып яткан. Ә минем күкрәк сөте сорап елавымны ничек тә басарга теләп, сыер сөтенә күчергәннәр. Шулай итеп күкрәк сөтен берәр атна тирәсе генә ашап калган бала буларак та аерылып торам башка туганнарымнан. 

Гаиләдә без биш бала. Әнием бишебезне дә ничек барып тапканын, һава торышының нинди булганын, атнаның кайсы көненә туры килгәнен, ярдәм иткән табибларның исемнәрен һәм барлык нечкәлекләрен әле дә хәтерли һәм сагынып сөйли. Әйе, миннән соң энем Нурсил, соңрак энем Зөлфәт һәм иң төпчеге, сеңлем Айзилә туган. Ул вакытта әниемә "тагы бәби алып кайтасыңмыни, һаман бала ташыйсың" дигән "тозсыз" сүзләрне күп ишетергә туры килгән. Аңа да карамастан әнием әтием белән безне тигез мәхәббәттә яратып, төпле тәрбия биреп үстергәннәр. Югы юк, ә бары һәрвакыт уртак булган.

Декрет ялыннан чыккач, әнием унбиш ел дәверендә социаль хезмәткәр булып Адай авылында эшләп алды. Эшләү дәверендә әниемә булдыра алганча үзебез дә ярдәм итәргә тырыштык. Балачагыбыз бик күп әби-бабайлар янәшәсендә үтте.

Без үскәндә ничек авыр булганын әнием үзе генә белә. Өй тулы бала-чага, абзар тулы мал, бакча тулы чүп, хөкүмәт эше... Ләкин күпме генә авырлыклар аша үтеп, тормышның әчесен-төчесен татырга туры килсә дә, әнием сынатмый, сабыр итеп, безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде.

Әтиебез исән чагында: "Әтием, ник син сөйгән ярың, тормыш иптәшең итеп әнине сайладың?" дип сораганда әти: "Арада иң уңганы, иң булганы, иң чибәре әниегез булганга аны сайладым һәм ялгышмадым. Булган тормышым белән мин бик кәнәгать" дип җавап бирә иде. Әйе, әти белән әнинең бер-беренә булган мөнәсәбәтен без күреп, тоеп, күңелгә сеңдереп үстек. Төрле вакыт булды, хәтта бәхәсләшә башласалар да әтием ярты юлда туктап: "Ярый, Әлфия, син әйткәне дөресрәк " дип сүзне туктата иде. Үз вакытында әнием дә әллә нәрсә әйтәсе килсә дә, эндәшми кала иде. Менә шунда бер-береңә юл куеп, бер-береңне аңлап, хөрмәт итәргә кирәклеген дә белеп үсәсең икән ул. Әнием кебек булырга әле безгә яшисе дә яшисе.

Аллаһка шөкер бүген дүртебез инде үз тормышы белән, үзебез әти-әни булып яшибез. Мин үзем дә ике улымның яраткан әнисе статусын йөртәм. Аллаһның рәхмәте белән улларымны да, әнием кебек йөгереп барып табырга насыйп булды.

Ә әниебез бүгенге көндә лаеклы ялда. Ялда дип, бакча тутырып бәрәңге, яшелчә үстереп, сыерлар, бозаулар тотып, мәш килеп яткан чагы. Кайтып-киткәндә без дә булышырга тырышабыз инде. Ә болай көн дә шалтыратып хәлләр белешеп, гел киңәшләшеп торабыз. Ялларны, бәйрәмнәрне әнием янында үткәрергә бик яратабыз. Әнием янәшәсенә утырып тәмләп чәйләр эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру үзе бер җанга дәва бит.

Күптән "әни", "әби" булган апаларга чын күңелемнән сокланам, ә әле яңа гына мактаулы һәм бик җаваплы "әни" статусын алган кызларны котлыйсым һәм сабырлык теләп каласым килә. Йокысыз төннәр, бераз борчылулар, елаулар – алар вакытлыча гына. Аннан ул вакытларны сагына башлыйсың икән әле ул. Бәхетнең дә тәмен нәкъ менә сабыйларың булгач татый башлыйсың. Бәхетле булыгыз һәм һәр минутның кадерен белеп яшәгез.

Алия Рәхимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading