Кул эшләре Татарстанның һәрбер районында да бар
Мамадыш районының Урта Сон авылында яшәүче Гүзәлия Заһидуллинаның белмәгән һөнәре юк. Үзе тәрбияче дә, дипломлы акушер да. Оста бәйләүче, чигүче, тегүче дә. Сәйләннән бик матур алка, муенсалар үрә, калфаклар бизи.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Мамадыш районының Урта Сон авылында яшәүче Гүзәлия Заһидуллинаның белмәгән һөнәре юк. Үзе тәрбияче дә, дипломлы акушер да. Оста бәйләүче, чигүче, тегүче дә. Сәйләннән бик матур алка, муенсалар үрә, калфаклар бизи.
– Әниебезнең яратып әйтә торган сүзе бар иде: “Кызым, ике кулыңа бер эш булсын”. Үзе дә бер дә эшсез тормый иде. Бар авырлыкларны, ачлыгын да, ялангычлыгын да үз җилкәсендә татыган кеше ул. Без алты баланы тәрбияләп үстерде, әбине кадерләп, соңгы юлга озаткач, аның сеңлесен алып кайтып тәрбияләде. Олы йөрәкле, бер эштән дә курыкмас, ярдәмчел кеше иде. Пенсиягә чыкканчы колхозда сыерлар сауды. Аның белән бергә эшләгән апалар әнине хәзер дә яхшы яктан гына искә алалар. Әти еракта эшләгәч, хуҗалык эшләре дә аның өстендә булды. Билгеле, без балалары да аның янәшәсендә булдык, барлык эшләрне бергә эшләдек: печәнен дә чаптык, сыерын да саудык, бакчасын да казыдык, малын да карадык. Әнидән чисталыкка, пөхтәлеккә, сабырлыкка, ярдәмчеллеккә өйрәндек. Ул пешергән ипиләрнең исләре әле дә борын төбендә, тәмнәре тел очында. Аның кабартмаларны башка беркем дә пешерә алмас. Олыгайгач та бер минутын да бушка уздырмады. Көндезләрен бакчада эшләсә, кичләрен төрле җепләрдән матур итеп оекбашлар бәйләде. Хәтерлим әле, бер Коръән ашында, авылдашларым, истәлек булсын әле сезгә, дип, ашка килгәннәрнең барсына да оекбашлар өләшеп чыкты. Чәчәкләр, гөлләр үстерергә яратты. Һәр тәрәзә төбе саен яраннары шау чәчәктә булыр иде, – дип искә ала Гүзәлия әнисен.
Кулга осталыгын күреп, әнисе, кызым, син Минегаләм апаңа охшагансың икән, ул да оста бәйли иде, дия торган булган. Мәктәптә укыганда ук башлыклар, кофталар бәйләгән. Гүзәлия үзе моны нәселдән килгән сәләткә өстәп, һөнәре белән дә бәйләп карый. Башыңа төшсә – башмакчы булырсың дигән кебек, тәрбияче кешегә рәсемен дә ясарга, бәйрәмнәргә балаларга костюмнар да тегәргә, чигәргә дә кирәк бит.
Гүзәлиянең тәрбияче булып эшләвенә утыз ел. Үзе хыялланган һөнәргә урау юллар аша кайткан ул. Мәктәптә укыганда, укытучы булырга хыялланган.
Укытучылыкка укырга керергә дип, килен апа белән Казанга юл тоттык. Авыл белән Казан арасы – 125 чакрым. Менә шул юл арасында укытучы булам дигән фикерне үзгәртеп, медицина училищесына керергә дигән карарга килдем. Моның өчен килен апам “тырышты”. Юл буе, нәрсәгә кирәк ул сиңа, кеше баласы белән җәфаланырга, укытучының кайчан рәхмәт ишеткәне бар, дия-дия тәкрарлап барды ул. Шулай итеп документларны медицина училищесына тапшырдым. Акушерлык бүлегенә. Ике ел ярым үзләштердем бу һөнәрне. Хастаханәдә эшләп декрет ялына киттем дә, шуннан анда кире кайтып тормадым. Балалар бакчасына тәрбияче булып кердем. Педагогик белем кирәк булгач, 1996 елда педагогика училищесын тәмамладым. Соңрак Чаллы педагогика институты дипломын алдым. Балаларны яратуым, мәктәптә укыганда укытучы булам дигән хыялым үзенекен итте. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнең ялгыш түгеллеген аңлыйсың, сөенәсең һәм тәрбияче булуың белән горурланасың, – ди Гүзәлия.
Ә чигү, бәйләү, муенсалар, алкалар үрү йөрәгенә ял бирә, буш вакытлар тулыландыра. Гүзәлия быел Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән "Оста куллар" бәйгесенең "Алтын куллы хатын-кыз" номинациясендә катнашып өченче урынны алган.
Аның кул эшләре Татарстанның һәрбер районында да бар дияргә була. Үз эшләрем белән кешеләрне сөендерә алуыма бик шатмын, ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Күпме нарасыйга балалар йорты яный?
-
#Җәмгыять
Парламентта Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
-
#Җәмгыять
Өйдә утырма, #айдагулять!
-
#Киңәш сандыгы
Каен себеркесен ясау нәрсәдән башлана?
-
#Кыскача яңалыклар
«Заступник» кушымтасы хәбәрсез югалган меңнән артык баланы табарга ярдәм иткән
Комментарийлар