Узган гасыр ахырында илдә завод-фабрикалар, көнкүреш товарлары җитештерүче предприятиеләр күпләп ябылды.
Илдә кытлык тугач, алыпсатарлар товарны Польшадан, Төркиядән, Кытайдан ташыды. Үзебезнең татар бистәсендә оешкән кыргый урам базары бөтенләй башка форматта эшләде. Барыбыз да диярлек кирәкле бөтен әйберне шуннан юнәлтә идек.
Базарда кемдер сата, кемдер ала. Кемдер алдый, кемдер алдана. Базарда шунсыз булмай инде.
Илдус базардан аяк киеме эзләп йөргәндә ир кеше сатучыга туры килә. Аңа ни кирәклеген белгәч, үткен телле чаларган татар сатучысы: "Яшьти, менә күрерсең, бу затлы шәп аяк киеме сиңа озак хезмәт итәчәк. Күр әле натураль күннән бит ул! Төркиядән кайтарттым", - дип мактый-мактый, кулына 42нче размер кара төстәге күн бәтинкә тоттыра. Билгеле, өр-яңа әйбер Илдуска ошый. Киеп тә карый, бик уңайлы күренә, нәкъ үзенә теккәннәр, диярсең. Тиешле кәттә бәһасен түләп, базардан куанып кайтып китә бу.
Җайлы гына киеп йөри. Беркөнне эштән чыккач, мул булып яуган яңгырга эләгә. Өйгә кайтып кергәндә, бәтинкәләре аягында көчкә эләгеп торганын күреп, нык борчыла. Алганына ике атна да узмаган яңа аяк киеме шул хәлгә төшсен әле!? Әйтерсең, "разовый" куллану өчен картоннан гына теккәннәр аны. Әллә инде, үлгән насараларга кидертеп, ахирәткә озату өчен махсус тегелгән...
Икенче көне Илдус, шул бәтинкәләрне, тартмасына салып, култык астына кыстыра да, базарга юнәлә. Сатучысын урынында туры китереп, алдап саткан товарын кире алуын, акчасын кайтаруын таләп итә. Билгеле, тегесе рәтләп тыңлап та тормый, дөрес кулланмагансың дип, үзенә ябырыла. Җитмәсә, күршесендәге сатучылар да, шәриптәшләрен яклап, Илдуска ташланалар. Илдус, конфлитны берничек тә уңай хәл итә алмавына кәефе кырылып, бәтинкәләрне прилавкага ташлап, кайтып китәргә мәҗбүр була.
Бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың, ди. Базар вакыйгасыннан саллы сабак алгач, Илдус үзенә кирәкле әйберләрне кибет киштәләреннән эзли башлый. Күңелендә яра калдырган вакыйганың җөе дә вакыт узу белән шомара икән.
Еллар уза тора, чуар дөньялар нык үзгәрә. Элек кыргый базарларда сатучы булып эшләүчеләрнең бер өлеше эчү белән мавыкты, кайберләре сәламәтлеген югалтып, фанилыкка күчте, кайберләре уңышка ирешеп, кибетләр, сату үзәкләре ачты, директорлар, бизнесменнар булды.
Завод системасында эшләп, цех җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән Илдусның гаиләсендә дә үзгәрешләр җитәрлек. Ата-ана олы улларын өйләндерү хәстәрен күрә башлаган. Кыз сорарга барган җирдә, Илдуска кода буласы кешенең йөзе нык таныш тоела, ләкин һич искә төшерә алмый аптырый. "Кара әле, туган, сезне каядыр күргәнем бар, бугай?" - дип сорау яудыра тегесе дә. "Юк, юк, очрашканыбыз булмады", - дип җавап кайтара Илдус.
Менә туй көне килеп җитә. Тантана вакытында кодалар бер-берсенә бүләк бирешәләр. Илдус, матур теләкләр юллап, кодасы кулына эксклюзив тартма тоттыра һәм аны ачып каравын үтенә. Тартма эченнән 42 размерлы кара күн бәтинкәләрне чыгаргач, хәйран калган кода, тиз генә килеп, Илдусны кочып ала һәм колагына: "Кичер мин ахмакны, кодам!" - дип пышылдый. Туй тамашасы кылган кунаклар аяк киемнәре кибете директорына бүләккә бәтинкәләр биргәнен күреп, гаҗәпләнсәләр дә, бердәм алкышлыйлар. Ләкин бүләк астында салынган СЕРне, кода-кодагыйлардан башка, һичкем белми кала.
Шәфкать Ганиев.
Фото: freepik.com
Комментарийлар
0
0
Бар ул Казанда ботинка сатучылар!
0
0