16+

«Күрәзәчегә сезнең турыда сөйләдем, сезгә сихер ясалган, көчле сихер...»

Кечкенәдән үк чегәннәр күрсәм яки авылга чегәннәр килгән дисәләр, ут янып торган кара чәчле, кара күзле бу халыктан уттан курыккандай курка идем.

«Күрәзәчегә сезнең турыда сөйләдем, сезгә сихер ясалган, көчле сихер...»

Кечкенәдән үк чегәннәр күрсәм яки авылга чегәннәр килгән дисәләр, ут янып торган кара чәчле, кара күзле бу халыктан уттан курыккандай курка идем.

Алдакчы, бур дип сөйләгәннәре буенча алардан курку хәзерге көнгә хәтле бетмәде. Киноларда чегәннәрнең тормышын, аларның холык-фигылен, яшәү рәвешләрен идеальләштереп күрсәтәләрдер, күрәсең. «Табор уходит в небо» киносын карагач, минем аларга карашым бөтенләй башка – уңай якка үзгәрде, ләкин ул кинодан караган геройларга карата вакытлыча мәхәббәт кенә булгандыр.

Беркайчан да үземнең киләчәгемне белергә теләгем дә, күрәзәчегә бару уем да булмады. Беркөнне яңа телевизор алып кайттык та, пультка басып төрле каналларны карап утырганда, махсус гел шул күрәзәчеләр, күрәзәчелек белән шөгыльләнүче каналга тап булдым. Бер күрәзәчегә туры эфирдан сораулар бирәләр, ул шул мизгелдә аларга җавап бирә. Шалтыраткан кеше турында бөтен мәгълүматны белүләре таң калдырды мине. Тукта әле, минәйтәм, минем авыруларым турында да белеп әйтмәсме икән, бәлки дәвалау чараларын әйтер дигән уй белән, мин дә телефон номерын җыйдым. Күпме генә шалтыратсам да, җавап бирүче булмады. Бәхетле кешеләр генә эләгәдер инде бу туры эфирга дип, кәефем кырылды. Ә ничәдер көн үткәч, минем телефонда ят номер.

– Сез безгә шалтыраткан идегез, нинди сорау иде, ул көнне барлык номерларга да җавап бирергә эфир вакыты җитмәде, – диде ягымлы гына тавыш.
Шулай сөйләшеп киттек. Кемнәрегез бар, кайда яшисез, дип, минем бөтен серләремне алды ягымлы тавышлы ханым. Авыруларым турында да бәйнә-бәйнә сөйләдем, чөнки алар бит миңа чын-чынлап ярдәм кулы сузарга телиләр! (Без – гади авыл балалары, алдашу безгә ят нәрсә, мин ышандым, шулай дип уйладым...)

– Ярый, – диде ягымлы тавыш, – мин сезнең бөтен проблемаларыгыз турында күрәзәче белән сөйләшермен, шушы арада шалтыратырбыз.
Һәм сүзләрендә тордылар, берничә көннән тагын теге ягымлы тавыш. Күрәзәчегә сезнең турыда сөйләдем, сезгә сихер ясалган, көчле сихер, аны чистартырга кирәк, аның өчен менә шушы счетка 21 мең сум акча күчерегез, диләр болар. Барысы да әйбәт булачак, тик бу турыда беркемгә дә ләм-мим, әйтергә ярамый, алайса файдасы булмаячак, дип тә кисәттеләр. Йөрим шулай эчтән янып-көеп, кайлардан акча алып счетларына салыйм дип, булган теге чирләр онытылды, эчкә корт төште, баш әйләнә, тик бернәрсә турында да, беркемгә дә әйтергә ярамый...

Аның өстәвенә миңа тоз, шәм, тагын әллә нинди атрибутлар алып, кулга телефон тотып чистарынырга кирәк булды. Нишлисең, алар нәрсә кушты – шуны кыландым, алайса куркыталар, сихерең көчле, диләр. Минем аркылы нәсел каргышын бетерергә маташалар, янәсе.

Бу башкатыруларга түзә алмадым, иптәшемә сөйләдем. «Ужастик»ның икенче сериясе башланды. Ул мине башта бик нык әрләде, нинди шарлатаннарга акча күчерү ди ул, алар синең шундый хисчән, куркак икәнлегеңне белеп алганнар да шуннан файдаланалар, бетте-китте, дип, телефон номерын алмаштыртты да, шул көннән әкренләп игә килә башладым. Интернетка кереп, теге күрәзәченең төркеменә сорау яздым. Аның җавабы мине таң калдырды: «Ул канал минем элекке язмаларымны куллана, минем алар белән эшләмәвемә инде әллә ничә ел, сез аларга ышанмагыз, минем сезне дәваларга җыенганым да булмады...»

Реклама

Башкаларның мондый маҗарада калганнары бармы икән дигән уй мине гел бимазалап йөрде. Бер таныш язучыма, җөрьәт итеп, үземнең җүләрлекләремне сөйләп күрсәткән идем. «Әй дустым, син әле миннән акыллырак икән, вакытында тукталып калгансың, мин бит аларга акчага кадәр күчердем. Алар ятьмәсенә эләксәң, ычкынуы кыен икән ул», – ди бу. Менә, дусларым, картайгач акыл керә, диләр, яшь чакта күрәзәчеләр ягына борылып та карамадым югыйсә, курка идем. Имеш, телефоннан гына бушка ярдәм сорыйм. Булыр сиңа бушка ярдәм, көтмә дә. Сезне дә шундый ялгышлардан аралыйсым килгәнгә язам бу язмамны.

Соңыннан телевизордан бер тапшыру күрсәттеләр. Шундый капкынга эләккән кешеләр йорт-җирләреннән колак каккан, берәр миллион әҗәткә батканнар, ә кайберләре психбольницаларга кадәр эләккән. Бу хәл миңа бик әйбәт дәрес булды, айнып киткәндәй булдым. Без үзебезгә үзебез проблемалар тудырабыз. Кеше организмы – әллә нинди авыруларны җиңәрлек көчле стержень. Һәр кеше – үз-үзенә генә күрәзәче, үткәнен дә белә, киләчәген дә үзе төзи. Башкалар ярдәменә таянсаң, барган җиреңнән читкә тайпылуыңны көт тә тор – мин шул хакыйкатьне аңладым. Хәзер үзебезнең төп каналларны гына карарга тырышам, анда да куркыныч кинолар, сугыш, кан койгыч вакыйгаларны ябып куям. Үзебезнең янәшәдә булган матурлыкка сокланып, балаларыбыз, оныкларыбыз белән күбрәк аралашып яшәүгә нәрсә җитә соң? Менә бит ул җан дәвасы кайда, ә без аны әллә кайдан көтәбез.

Элеккеге кешеләр: «Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!» – дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, күрәсең. Алар да абынгандыр, һәр мәкальдә дөрес фикер, кешене теге яки бу ялгыштан аралау ята, ә без аңа гади сүз тезмәсе итеп карыйбыз. Хәзер «Халык мәкальләре китабы»н өстәл китабы итеп гел янәшәмдә тотам. Аларны халык тикмәгә генә язып калдырмаган, алар – тормыш мәктәбе. Русларның «Бер гасыр яшә, бер гасыр өйрән, барыбер юләр булып үләрсең» дигән мәкальләре генә күңелне кырып җибәрде. Кыскасы, мин сезгә акыл өйрәтүче түгел, минем ялгышымны кабатламагыз, кешеләр, дип кисәтәсе генә идем. Хәзер мошенниклыкның нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар. Без алар турында белү белән, кичекмәстән башкаларга әйтергә, бер-беребезне бәлаләрдән йолырга өйрәнергә кирәк. Бу – начарлык белән көрәшүнең иң эчкерсез, иң гадел, иң туры юлыдыр, минемчә. Инде хәзер кулга телефонымны алгач, башта җиде кат уйлыйм, аннан соң гына шалтыратам.

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА, Тукай районы

Фото: ШК архивыннан

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading