16+

Күршеләр безгә нихәл түзде икән?

Күпме сирин чәчәге ашалгандыр, нинди теләкләр теләнгәндер, белмим, әмма без ышанып ашадык

Күршеләр безгә нихәл түзде икән?

Күпме сирин чәчәге ашалгандыр, нинди теләкләр теләнгәндер, белмим, әмма без ышанып ашадык

Күңелем белән бик еш балагагыма кайтам. Никтер, ул вакытлар шулкадәр сагындыра. Гәрчә, үзем туган авылымда яшим. Үткәннәре искә төшкәндә, читтәгеләргә җирсү хисе дә өстәләдер дим.

Мин Әҗәл як баласы. “Нигә “Әҗәл як?”– дигән сорауны еш бирәләр мина. Пионер урамы ул. “Әҗәл як” дип, урам артында зират урнашканга әйтәләр. Ә шул урамнын икенче ягында Бөр елгасы ага, балыкчыларнын яраткан урыны Бөрбаш плотинасы җәелеп ята. Урамның бер башы Чәкәмәй елгасына барып тоташа. Без бәләкәй вакытта бу елгада бура бурыйлар, утын өеп куялар иде.  Без шул бура өсләрендә уйнап та, эшләп тә үскән балалар. Чәкәмәй елгасы олы юлга бик якын булгангамы, җәй көннәрендә чегән таборы туктала. 4-6 көн шунда яшәп, якын-тирә авылларда сату итеп, урлыйсы әйберләрен урлап дигәндәй китәләр иде. Алар ул елгада булганда без анда менәргә курка идек. Шулай булса да, бөтен куркуны басып, качып кына аларның учак яктысында гитарада уйнап, җырлап-биеп, күңел ачканнарын күзәтә идек. Алар безгә чит ил кешеләре кебек тоелалар иде. 

Чәкәмәй елгасы буйлап төшкәч, Кәмәр бакча башы башлана. Анда Әптек чишмәсе ага. Авыл апалары анда кер чайкарга төшә иде. Ярты авыл казы шунда. Ә безнең өчен ул балчыктан кабартма ясарга өйрәнү урыны. Ул кабартмаларны нинди генә чәчәкләр белән бизәп бетерми идек, матур ташларга кадәр тездек. Кабартмаларны утын агачыннан ясаган курчакларга ашаттык. Балчыктан савыт-саба ясадык. Балчыктан куллар чебиләп ярылганда, күгәрчен сабыны белән ышкып юдык. Ул сабынны да, кызгылт төстә, шома булып каткан кызыл балчык кисәген шул инеш ярыннан таптык. Аны сулап ышкып торсаң, чын сабын шикелле күбекләнә, кулны чистарта торган иде. Елга тирәсе куе таллык, безнең качышлы уйнаган урыннар. Аннан соң икегә бүлгән авылны тоташтыручы күпер. Яз җитеп, ташу кимү белән балык сөзәргә сөкә, үзебездән дә зур чиләк тотып, малай-шалайлар кебек шул күпер төбенә балык тотарга йөгерәбез. Күбесенчә чабак балыгы эләгә. Ташби эләксә зур сөенеч. Әтием кетердәтеп балык кыздырырга оста иде. Бер чиләк балык тотып кайтабыз да, кара ипи белән әти кыздырган балыкны күз ачып йомганчы юкка чыгарабыз. 

Күпердән бераз баргач, Мостый бакча башы. Ул урын таулы, агач, куаклар белән капланган, матур бер ял паркы кебек иде. Оста куллы Зиннәт абый Мостафин анда эскәмияләр белән өстәл ясап куйды. Урамыбызның ир-егетләре кичләрен карта сукты. Май җитү белән, сирин чәчәк атканда бу урын безнеке иде. Биш таҗлы чәчәк табып, теләк теләп ашый идек. Күпме сирин чәчәге ашалгандыр, нинди теләкләр теләнгәндер, белмим, алар чынга ашканмы, юкмы, әмма без ышанып ашадык. 

Мостый бакча башы тирәсендә урамыбызның чүплеге бар иде. Ул чүплек, безнең көндәлек уенга кирәкле әйберләрне табып алып кайта торган урын иде. Әйтерсең кибет. Шул чүплектән ерак түгел генә Хәбри абыйлар бакча башында тагын бер чүплек бар. Ул затлырак чүплек санала иде. Анда сирәк барабыз, барган саен безнең өчен затлы әйберләр табып кайтабыз. Бер кыры кителгән чокырлар, тәлинкәләр, кәстрүл, таш яисә тимер чәйнекләр... Бик ныгытып эзләнсәң кашык-чәнечкесе дә табыла иде. 

Ирем әйтмешли, безнең авылда иң яхшы чүплек Кирәмәт  елгасында иде. Анда зур сумка тотып барабыз. Чөнки анда бик күп әйбер илтеп ташлыйлар.Шул елгадан ерак булмаган Геззенисә әбинең ташландык йортын үзебезнең уен мәйданчыгы иттек. Өйнең рубероидын куптарып, «затлы сумка»лар ясадык. Тирәк яфрагын акча иттек. Одеколон шешәсенең капкачындагы ак төстәге йомшак пластмассасын жвачка итеп чәйнәгән вакытларны искә төшерсәм, әллә нишләп китәм. Чәйни-чәйни йомшарып бетә иде. Ничек чирләмәгәнбез, шунысы гаҗәп. 

Урам концертларыннан да читтә калмадык. Такта юнып, сәхнә ясадык. Өйдә нәрсә бар, килгән кешеләргә чәй әзерләдек. Гаеп итеш булмады. Авылның күпчелек кешесе безнең урам аша су коенырга йөрде. Һәр йорт каршысында янгын куркынычсызлыгы өчен мичкә белән су торды. Һәм ул су, бик эссе көннәрдә яшелләнә, сасый иде. Кем капка төбебездән уза, шул суны сибәбез дә, качабыз. Арттан куучылар да булды. Үзебез дә, урамның бала-чагасы җыелып, көнгә бишәр тапкыр су коенырга төштек. Билгеләнгән сәгатьләребез дә бар иде. Әйткән вакытка төгәл җыелдык. Хәтта сәгатьләренә кадәр истә. Бер елны плотина суында коенып, бөтен урам баласы бетләде. Күбебезнең әниләре фермада эшли иде. Хайваннарга сибә торган «Дуст» ны алып кайтып, башыбызга сылап куйдылар. Чәчләребез озын, калын, кисәргә жәллиләр. Беттән котылдык, ләкин курыкмадык, судан чыкмый яттык. 

Үсә төшкәч, кунакка Казаннан туган сенлем кайта башлады. Ул үзеннән музыкаль үзәген калдырмый иде. Без андый нәрсә күргәнмени?!  Ул кайткач, урам башында дискәтүк оештырып, биеп, күңел ачтык. Авылның икенче башыннан яшьләр килеп, зур бер бәйрәмгә әйләндердек. Күршеләр безгә нихәл түзде икән? Хәзер шуңа аптырыйм. Без аларга йокы күрсәтмәгәнбездер. Ник берсе чыгып, безне орышсын, сүз әйтсен. Үзебез дә чама хисен белдек ахрысы. Таңга кадәр биеп ятмадык. Икенче көнне иртәнге биштән калмыйча, кура җиләгенә урманга чыгып йөгерә идек. Унар литрлы эмаль чиләк асып китә идек, тутырмыйча кайтмадык. Егеләр комбайн ремонтына, печән эшенә чыга иде.     

Урамыбызда уйнарга урыннар күп булгангамы, әллә үзебез шук, тату  булгангамы, башка урам балаларына караганда күңеллерәк үстек кебек.  Уйнап үскән дусларымның да фикере шундый. Күрешкәч, әле дә, балачакны сагынып искә алабыз.  

Гөлфия Фәйзрахманова-Фазлыева.
Балтач районы, Бөрбаш авылы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading