16+

"Кызлар Пати" Ураза аен хәйрия концертыннан башлады

13 апрельдә Россиядә Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Уразаның беренче көне белән туры килүе дә әһәмиятле вакыйга. Бу уңайдан бүген эстраданың “Кызлар Пати” төркеме Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырды.

"Кызлар Пати" Ураза аен хәйрия концертыннан башлады

13 апрельдә Россиядә Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Уразаның беренче көне белән туры килүе дә әһәмиятле вакыйга. Бу уңайдан бүген эстраданың “Кызлар Пати” төркеме Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырды.

Бер сәгать дәвам иткән концертта Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Сиринә Зәйнетдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әлфия Хәбибуллина, Гөлнара Габидуллина, Айгөл Нәбиуллина, эстраданың танылган артистлары Гүзәл Идрисова, Альбина Апанаева җырлады. 

“Кызлар Пати” кызлары һәрдаим хәйрия чараларында катнаша. “Без - барыбыз да әниләр. Аллам сакласын, беребезгә дә мондый хәлгә калырга язмасын. Уразада гына да түгел, гомумән, оешканнан бирле шундый чараларга чакырсалар да, чакырмасалар да йөрибез. Казанда гына түгел, районнарда урнашкан балалар йортларына да барырга тырышабыз. 9 май алдыннан яки Өлкәннәр көнендә Казанның Сугыш ветераннары госпиталенә барабыз”, - ди “Кызлар Пати”га нигез салган Айгөл Бариева.

“Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ - Ходай белер”, диләр халыкта. Кызлар изге гамәлләре турында артык сөйләргә яратмый. “Без эшләгән гамәлләрне башкалар да күреп безгә кушылыр, дип өметләнәбез. Шуңа да мин моны мактану дип кабул итмим”, - ди Айгөл.  

“Бүген шундый изге көн - Аллаһының рәхмәте белән Ураза аена кердек. Һәм шушы көннең Халыкара хәйрия көненә туры килүе кирәк бит! Хәйрия концертында чыгыш ясау теләге күптәннән күңелдә йөри иде. Аллаһка шөкер, бу эшне “Кызлар Пати” белән башкардык. Күңелем чистарып, сафланып калды. Хәерле эшләребез шушы игелекле айда Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән сәгатенә туры килеп, кабуллардан кылынсын”, - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина. 

“Апрель” тернәкләндерү үзәгендә һәрвакыт төрле чаралар үткәрелеп тора. “Инвалидлар декадасы, Яңа ел, Балаларны яклау көне уңаеннан гел кунаклар килеп, балалар өчен матур бәйрәм оештыра. “Кызлар Пати”га да зур рәхмәт, иҗади уңышлар телибез!” - ди үзәкнең социаль мәсьәләләр белгече Юлия Лакеева.

Тиздән “Апрель” тернәкләндерү үзәге оешуга 20 ел тула. Биредә Даун синдромлы, акыл ягыннан зәгыйфь һәм үсешендә башка төрле кимчелекләре булган балаларга ярдәм күрсәтәләр. Яңа туган балалардан 18 яшькә кадәрге балалар дәвалана. 4 яшькә кадәр инвалидлыгы булмаган балалар да кабул ителә. Бу хакта кайбер ата-атаналар белми икән. “Үзәктә һәр 21 көн саен 70 бала кабул ителә. Балалар белән нейропсихологлар, логопедлар, дефектологлар шөгыльләнә. Бездә хезмәт бушлай күрсәтелә”, - диде тернәкләндерү үзәгенең бүлек мөдире Лариса Матвеева.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading