“Татарстан кабат полигон ролендә”
Депутат Әльмир Михеев билгеләп үткәнчә, вакцина ясау һәр кешенең үз теләге белән генә ясалырга тиеш.
“Хакимият кешеләр белән сөйләшер урынга, аларга басым гына ясый. Халыкның хокуклары кысыла. Федераль үзәк кабат читләшеп, QR-кодларга бәйле мәсьәләләрне субъектларга калдырды. Татарстан бу очракта кабат полигон ролен үти. Монда узса, димәк, Россиянең башка төбәкләрендә дә кертәләр. Юк икән, Татарстан хакимияте гаепле. Гражданнар өстендә тәҗрибә үткәрүне туктатырга”, - ди ул.
Депутат, табиблар әзерләүче Алексей Созинов коронавирустан вакцина ясатуны иминлек каешы белән бер дип чагыштырды. Аның уйлавынча, иминлек каешы белән дә юл һәлакәтенә очрарга, хәтта үлергә дә мөмкин. Вакцина белән дә шул ук хәл. Әмма ничек кенә булса да, аларның икесе дә кешене саклый.
“Миңа да мөрәҗәгатьләр килә. Аларның нигезендә кешеләрнең хокуклары һәм бурычлары бозыла дигән сүзләр язылган. Икенчеләре вакцина дөрес түгел, тикшерелмәгән, диләр. Бөтен дөньяда да даруларны бер төрле тикшерәләр. Бездә даруларны тикшерү ысулы чит илләрдәге белән хәрефе-хәрефкә тәңгәл килә. Сүз уңаеннан, бу закон вакцина һәм QR-кодлар хакында түгел, ә объектларга керү мөмкинлеге хакында”, - ди Созинов.
Парламент депутаты Николай Рыбушкин закон проекты тирәсендә килеп чыккан шау-шуны закон гамәлгә ашыру механизмы эшләнеп бетмәгән белән бәйли.
“Карар кабул иттек, ә гамәлгә ашыру юллары уйланмады. Бәлки без транспорт оешмаларына бик аз вакыт биргәнбездер? Әмма безнең башка юлыбыз юк. Кешелек исән калырга тели икән—прививка ясарга тиеш. Әмма мин тагын бер кат искәртәм: механизмны булдырырга кирәк”, - диде депутат.
Закон проектын депутатларга тәкъдим иткән социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарованың чыгышы иң “ялкынлысы” булгандыр. QR-кодларны бетерүне сорап, Дәүләт Советына дүрт меңләп хат килгән. Захарова аларга карата да мөнәсәбәтен белдерде.
“Хәзерге вакытта 16 мең табиб “кызыл зона”да эшли. Алар бик теләп хатлар язар иде (депутатларга килгән мөрәҗәгатьләр хакында сүз бара—авт.), әмма вакытлары юк. Алар гражданнарның гомерләре өчен көрәшә. Мин ул дүрт мең кешене “кызыл зона”га волонтер буларак чакырыр идем. Табиблар анда “буыла”. Мин моны амбулаторияадә эшләгән кеше буларак әйтәм. “Кызыл зона” хакында әйтмим дә инде. Алар сугыштагы кебек. Әмма сугышта без барыбыз бергә сугышабыз. Ә монда... Әле пандемияне җиңгәннән соң да, без аның нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләргә, бюджеттан акчалар табарга тиеш булабыз”, - диде Светлана Захарова һәм яңгыраган тәкъдимнәрне Федераль Җыенга җиткерәчәген әйтте.
Татарстан Министрлар Кабинеты депутатлардан өлгеррәк булып чыкты. QR-кодлар белән килеп туган мәхшәрне бераз җиңеләйтү максатыннан, вакцинаның беренче өлешен ясаткан кешеләргә 24 көн гамәлдә булган QR-код бирергә карар кылынды. Аның белән җәмәгать транспортында йөрергә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Кытай әкияте персонажлары булып уйнаучылар — минем дошманнарым!
0
0