16+

Әлфия Хәбибуллина: “Без аерылышкач улым тынычланып калды” 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән әңгәмә кордык. "Үзем генә яшәргә ияләндем, иркенлеккә өйрәндем. Бер-береңә яраклашырга кирәк, ә минем ир көен көйләп яшисем килми", - ди ул.

Әлфия Хәбибуллина: “Без аерылышкач улым тынычланып калды” 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән әңгәмә кордык. "Үзем генә яшәргә ияләндем, иркенлеккә өйрәндем. Бер-береңә яраклашырга кирәк, ә минем ир көен көйләп яшисем килми", - ди ул.

– Гаиләдә бердәнбер бала булгансың. Күп балалы гаиләләрдән көнләшә идеңме?

– Күп балалы гаиләләргә көнләшеп карый идем. Әмма бертуганым булсын иде дип түгел, ә күп булгач, аларга эш азрак тия дип. Алар тиз генә эшли иде дә, уйнарга чыга иде. Ә минем эш бетми иде. Балачактан эшләп үстем. Әгәрҗе районы Салагыш авылында туганмын. Әти-әнием – гади кешеләр. Әти 38 ел буе шофер булып эшләде, әни колхозда төрле хезмәт башкарды. Бертуганнарым булмады, кызганыч. Дөрес, сеңлем бар иде, әмма ул сигез айлык булып туды да, озак яшәмәде. Аннан соң әни башка бала алып кайта алмады. Әнинең язмышы миндә кабатланды: мин дә бер бала белән калдым.

– Сәнгать белән кайчан кызыксына башладың?

– Мәктәптә укыганда. Безнең авылда тугыз театр бар иде, ягъни һәр оешманың үз театры булган. Партком сәркатибе Мидхәт абый Исламов тугыз көн рәттән театр фестивале оештыра иде. 400 урынлы авыл клубы шыгрым тула, халык басып карый иде. Тугыз театрның да спектакльләрендә катнаштым. Авыл үзешчәннәренең концертларын алып бардым, районны яклап күп тапкыр чыгыш ясадым. 
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кердем.

– Ни өчен институтка кермичә, училищега бардың?

– Ул вакытта ике елга бер тапкыр татар төркеме туплана иде, нәкъ мин укырга кергән елга туры килде ул. Ни өчен училищегамы? Чөнки бары тик театр училищесы гына профессиональ артистлар әзерли иде. Училищега керә алмаганнар Казан дәүләт мәдәният институтына китә иде. Укытучыларымнан бик уңдым, алар арасында Шамил Бариев, Гөлсем Исәнгулова, Асия Хәйруллина, Эльмира Хамматова бар. Безнең курста Татарстанның атказанган артисты Резидә Төхвәтуллина (аның белән өч ел бер бүлмәдә яшәдек), телевидение алып баручысы Инсаф Абдулла, Курчак театры артистлары Миләүшә Сабирова, Фәнзилә Сабирова укыды.

– Ни өчен театр артисты булмадың?

– Яшьтән театр артисты түгел, ә нәфис сүз остасы булырга, эстрадада эшләргә теләдем. Элек укуны тәмамлагач, өч елга берәр җиргә эшкә җибәрү бар иде бит. Миңа Әлмәт театрыннан чакыру килде. Ә минем театрга түгел, филармониягә барасым килә иде. Шәхси студияләрнең ачылып килгән мәле – филармониянең элеккеге җитәкчесе Марат Таҗетдинов җыр студиясе ачты. Мин аңа: “Эшләмәсәм, эшләмәм, училищега миңа чакыру гына юллагыз әле, Казанда каласым килә”, - дидем. Ике чакыру арасыннан, билгеле, Казанны сайладым.

– Кайда, кем булып эшләдең?

– Искәндәр Биктаһиров бригадасына алып баручы булып килдем дә, филармониягә эшкә урнаштым. Эстрада бүлеге ябылганчы шунда эшләдем. Аннары төрле җирдә хезмәт куйдым, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов белән дә эшләргә туры килде. Бүген беркая да эшләмим, чөнки әнине җирләгәннән соң, әти ялгыз калды, аны карап торам. Ильмира Хамматова һәм Артур Шөгаепов белән “Үлемсезлек җыры өзелмәс” проектын эшлибез. Бу – патриотик, тарихи проект.

– Нәфис сүз остасы һөнәренең нинди кыен яклары бар?

– Репертуар сайлау.

– Ә конферансье белән нәфис сүз остасының аермасы нидә?

– Конферансье чараны кызык хәлләр, мәзәкләр сөйләп тә ерып чыга ала. Ул – сәхнәдәге тамада. Ә нәфис сүз остасы тәрбияви эш алып бара, аның фикерләве төпле, җитди булырга тиеш.

– Сөйләм байлыгын ничек шомартып торырга?

– Яшь буынга шигырьләр укырга киңәш итәр идем. Классик шагыйрьләр иҗатын укырга кирәк. Шигъриятне күп укысаң, тел байлыгың арта, фикерләү үзгәрә. 

– Сәхнәдә үзең белән булган берәр кызыклы хәлне искә алыйк әле...

– Тобольск шәһәренә бару мәңгегә истә калды. Анда Себернең кече халыклар фестивале узган иде. Татарстаннан Айдар Габдинов белән икәү бардык. Гала-концерт вакытында кинәт ут сүнде, аппаратуралар эшләүдән туктады. 20 минут буе халык алдында чыгыш ясарга туры килде. Шигырьләр сөйләдем.

– Ул кадәр шигырьне ничек истә калдырасың?

– Бер кергән кире чыкмый ул. Ә истә калдыруның иң яхшы ысулы – текстны кулдан күчереп язу. 

– Син куркуны белми торган көчле рухлы кеше, Әлфия. Махсус хәрби операция уза торган җиргә ике тапкыр барып чыгыш ясап кайттың...

– Беренчесендә Азат Тимершәех белән Луганск өлкәсенең Алчевск шәһәрендә узган Сабан туенда катнаштык. Һәм менә күптән түгел Илсур Сафин белән Луганскида Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында бардык. Икенче барганда, җайлырак булды. Хәзер Луганск Россия составына кергәч, тикшерү постларында озаклап торылмады. Бәйрәм 4,5 мең тамашачылы зур аренада үткәрелде, төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Татарстаннан Илсур белән без икәү генә идек. Безнең чыгышның үзенчәлеге шунда булды – бер татар телендә җырладык. Башкалар шаккатып карап торды. Ә икенче көнне Алчевск шәһәрендә концерт куйдык. Анда Красный Ключ дигән татар бистәсе бар икән. Шуны күрәсе килгән иде, әмма безне анда алып барырга курыктылар, чөнки ул тирәдә “кызу” чак диделәр.

– Җирле халыкның кәефе ничек?

– Кайгы күргән саен кешенең күңеле йомшарадыр. Анда йомшак күңелле, эчкерсез халык. Алар сигез ел дәвам иткән хәлләргә күнеккән, һавадан очкан снарядка да артык исләре китми. Татарлар бердәм яши, аннан күченеп китәргә теләмиләр. Бер төпләнгән, гомер иткән җирдә калабыз, диләр.

– Узган ел әниеңне җирләдең. Озак чирләдеме?

– Ярты ел урын өстендә ятты. Аңа инсульт булды. Беренче тапкырында телсез калды. Икенче тапкыр бәргәннән соң, бөтенләй аңсызланды. Табиб, әниегез авыртуны тоймый, диде. Әни киткәч, әти үзе генә калды. Хәзер шәһәр белән авыл арасында йөрим. 

– Улыңны 9 яшеннән ялгыз үстергәнсең. Ирең белән ни өчен аерылыштыгыз?

– 22 яшьтә кияүгә чыктым, 24 яшьтә бала таптым. Без филармониядә бергә эшләдек. Ул бик талантлы тавыш режиссеры иде. Филармониядә эстрада бүлеге ябылганнан соң, төрле җирдә эшләде. Ләкин эчүе аркасында гел эшеннән куыла иде. Бер ел бөтенләй эшләмәде һәм шунда аерылдым. Мин баш күтәрми чабам, тырышам, эшлим. Ни өчен әле аны ашатып ятарга тиеш? Аңа чыккан чыгымны балама, үземә тота алам бит, дидем. 

– Улың сезнең аерылышуны ничек кабул итте?

– Ул тынычланып калды. Әтисе эчә икән, бу баланың психикасына начар йогынты ясый. Баланы андый әти тәрбияләгәнче, әни кеше ялгызы тәрбияләсә, бу очракта күпкә отышлыдыр дип уйлыйм. Хәзер улым Русланга 31 яшь. Ул “Татарстан” телерадиокомпаниясендә режиссер булып эшли. 

– Әтисенең язмышы ничек булып бетте?

– Белмим. Күңелем кайтты ул кешедән. Суд аерганнан соң, минем фатирдан үзенә өлеш даулап йөрде. Күршеләрне алдап, алардан имзалар җыйган. Югыйсә ул фатирда теркәлмәгән дә иде. Янәсе, алты ел яшәсә, өлешкә дәгъва кыла ала. Шул канун нигезендә судка мөрәҗәгать иткән, әмма аңа бернинди өлеш тә бирелмәде. Алиментка бирмәдем аны, үзе дә түләмәде. Өч ел дәвамында елына ике тапкыр баланың туган көненә һәм Яңа елга 250шәр сум акча бирә иде.

– Әлфия, бәхетеңне кабат сынап карамадыңмы?

– Юк. Беренчедән, ул сине яратса да, синең балаңа әти була алмый. Шуңа күрә чит абый белән аралаштырып, баланың психикасын бозарга теләмәдем. Икенчедән, үзем генә яшәргә ияләндем, иркенлеккә өйрәндем. Бер-береңә яраклашырга кирәк, ә минем ир көен көйләп яшисем килми. Яшь чакта бу яраклашу җиңелрәк бирелә, ә олыгайгач кыенрак. 

– Сиңа 55 яшь тулды. Киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яшисең?

– Пенсиягә чыкканчы эшләргә иде әле. Башымда төрле фикерләр бар, ләкин алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Бүгеннән канәгатьмен, Аллаһка шөкер. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading