16+

“Үлгән көнне төшемә керде”: Мамадыш егете 27 яшьлек Ришат Җиһангәрәев Украинада һәлак булган

27 сентябрь көнне Мамадыш шәһәрендә яшәүче Зоя ханым Җиһангәрәеваның ишеген кайгы шакый. Ут эчендә яшәгән анага ак кәгазь китереп тапшыралар. Биредә мотоукчылар батальонында рядовой булып хезмәт иткән улы Ришатның үлеме турында хәбәр ителгән. 

“Үлгән көнне төшемә керде”: Мамадыш егете 27 яшьлек Ришат Җиһангәрәев Украинада һәлак булган

27 сентябрь көнне Мамадыш шәһәрендә яшәүче Зоя ханым Җиһангәрәеваның ишеген кайгы шакый. Ут эчендә яшәгән анага ак кәгазь китереп тапшыралар. Биредә мотоукчылар батальонында рядовой булып хезмәт иткән улы Ришатның үлеме турында хәбәр ителгән. 

Ришат хәрби хезмәткә 2014 елның июль башында чакырылган булган, соңрак хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтәү өчен килешү төзегән. Украинада махсус хәрби операция башлангач, бирегә алынган. 

– Куркусыз, кешегә каршы килә белмәгән бала иде ул, – дип сөйли Ришатның әнисе Зоя апа. – Мәктәптә укыганда, укытучылары да: «Ришат судан коры чыга торган ул. Җор телле, дәрес вакытында сорауга җавап белмәсә дә, төрле яклап килеп, җавабын таба иде», – дип әйтә иделәр. Ришатка 17 яшь булганда, ирем Рашат йөрәк авыруыннан үлеп китте. Бөтен авырлык балаларым Алия белән Ришатка туры килде. Терәгем дә, таянычым да алар булды. Армиягә дә теләп китте, срогын тутырып кайткач, бераз авылда булды да, контракт төзеп кире Кораллы көчләрдә хезмәт итәргә китеп барды. Таҗикстанга билгеләделәр. Февраль аенда нәкь алты ел (?) булырга тиеш иде хезмәт итүенә. Яратты ул хәрби һөнәрне, балачактан ук хыяллана иде. Анда да һәрчак Мактау тактасында булган, әле бергә хезмәт иткән иптәшләре шалтыратып хәлемне белештеләр. Спортсмен, барлык ГТО нормативларын беренче булып тапшыра иде, диделәр. Сөлектәй таза, матур булды ул.  Соңгы тапкыр 10 сентябрьдә сөйләштек, махсус хәрби операция зонасында икәнен әйтмәде. Борчылыр, дип уйлагандыр инде. 24 сентябрь көнне төнлә төшемә керде. «Ән-и-и-и», – дип әллә каян, күптән күрмәгән сыман килеп кысып-кысып кочаклады. Нәкь шул вакытта күктән минем белән хушлашкан, күрәсең. Төнге 3ләр тирәсе иде. Төшемнән соң уянып киттем дә, күземә башка йокы кермәде. Күңелем дә тынычлана алмады. 

Кайбер мәгьлүматларга караганда, Ришат иптәшләре белән бергә бәрелеш барышында засадага эләгә. Каршылык күрсәткән вакытта, хәрби егет яраланып, батырларча һәлак була. 

 – “Улыгыз соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугрылыклы калды. Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә! Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте”, – диде миңа районның хәрби комиссары, – ди Зоя апа күз яшьләрен тыя алмыйча. 
  Әлегә Ришатны кайчан алып кайтып җирләячәкләре билгесез. Әтисе янында җирләргә уйлыйбыз, ди Зоя апа. 
«Шәһри Казан» редакциясе Зоя апа, апасы Алиянең авыр кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Язманың тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 30 сентябрь санында укыгыз. Сату нокталарыннан сорагыз.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И балакаем бик жэл. ? Энисенэ, якыннарына аллахы тэгэлэ сабырлык бирсен инде раббым ?. Жэллэм улэм инде илебезнен ир егетлэрен. Аллахы тэгэлэ сакласын инде узлэрен. Бетсен иде бу сугышлар, бетсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эни кешегэ сонгы сулышына кадэр авыр хэсрэт.Минем улым да армиядэ улде.Мина да нэкь шундый тош керде,улгэн сэгатенэ туры килеп. Курэсен ана белэн бала шулау хушлаша.20 ел бер дэ йорэктэн китми.Алла ярдэм бирсен бу кайгыларны кичерергэ!Яши ненэ башладылар бит эле балакайлар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллаһ сабырлык бирсен???. Тизрәк бетсен иде бу кирэкмэгэн сугыш.

        Мөһим

        loading