16+

"Җәлилчеләребез бүген дә безнең арабызда яши, көрәшә"

25 август — батыр шагыйрь Муса Җәлил һәм ярты сәгать эчендә аның белән бергә фашист солдатлары тарафыннан җәберләп үтерелгән тагын 11 шәхесне искә алу көне. 11 гомер, шуларның 6 сы язучылар. Дөнья тарихында мондый хәлнең булганы юк, ди галимнәр. Ярты сәгать эчендә татарның 6 шагыйре гильотинага башын сала.

"Җәлилчеләребез бүген дә безнең арабызда яши, көрәшә"

25 август — батыр шагыйрь Муса Җәлил һәм ярты сәгать эчендә аның белән бергә фашист солдатлары тарафыннан җәберләп үтерелгән тагын 11 шәхесне искә алу көне. 11 гомер, шуларның 6 сы язучылар. Дөнья тарихында мондый хәлнең булганы юк, ди галимнәр. Ярты сәгать эчендә татарның 6 шагыйре гильотинага башын сала.

Быел бу чараның әһәмияте тагын да зур. Күрше илдә генә фашизм калдыклары баш күтәргәндә, кайчандыр Европаны алардан азат итү өчен гомерләрен биргән батырларны бер көнне генә түгел, ел дәвамында искә төшереп тору кирәктер.

Филология фәннәре докторы, әдәбият тәнкыйтьчесе Әлфәт Закирҗанов та җәлилчеләрне искә алу үзен татар дип санаган, дөньяны фашизмнан азат итүчеләр һәм шуны кадерләп саклаучылар өчен бик мөһим көн.

“Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үзләренең батырлыгы белән, шуның өстенә, әсирлек шартларында иҗат иткән әсәрләре белән татар халкын, татар әдәбиятын илебез һәм дөнья күләмендә танытты. Әлеге батырлыкның асылы бик кыйммәт. Бүгенге, бигрәк тә дөньядагы хәвеф-хәтәрләр арта барган шартларда без туган илне саклау, туган җирне яклау һәм куркыныч бер афәт булып күренгән фашизмга каршы көрәшнең кадерен вакыт үткән саен күбрәк һәм ныграк аңлыйбыздыр кебек. Җәлил һәм аның көрәштәшләре бу эштә үзләрен чын батырлар, чын патриотлар итеп күрсәткән. Җәлил бит үзе генә булмаган. Гайнан Кормаш исемен без аеруча да зурлап искә алырга тиеш”, - дигән фикердә Әлфәт әфәнде.

“Шагыйрьләр бервакытта да Җәлилгә битараф булмады. Заман болгавыр, әмма татар халкы һәрвакытта да үзен саклап калыр. Төрмәләрдә ярып чыккан шигъри аваз бездә күптәннән килә. Акмуллалар да төрмәләрдә гаҗәеп шигырьләр язган. Зөлфәтебез Муса Җәлил турында: “Сугыша белгән былбыл ул, җырлый торган бөркет”, дип язды. Бүген без үлем турында уйламыйбыз, без үлемсезлек турында уйлыйбыз, татарның үлемсезлеген саклау турында уйлыйбыз. Без җәлилчеләргә тугры. Без яшәргә тиеш”, - ди шагыйрь Рәдиф Гаташ.

Галим Искәндәр Гыйләҗев Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә бәйле яңа фактлар белән бүлеште.

“Һәр кешенең үз хыялы бардыр. Кайчандыр, 1960 нчы елларда безнең экраннарда “Моабит дәфтәре” дигән фильм чыккан иде. Шул фильмны карагач, минем хыялым формалаша башлады һәм мин “Идел-Урал” легионы, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, эшчәнлеге белән кызыксына башладым. Ниһаять, 1995 елда мин Алманиягә барырга мөмкинлек таптым һәм андагы архивларда эшләп, төрле-төрле документлар карадым, китаплар яздым. Минем хыялым бар иде — Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре хакында яңа документлар табу. Озак эшләдем, озак эзләдем, ләкин таба алмадым. Моннан ике ел элек, пандемия алдыннан гына Берлиндагы Федераль архивта моңа кадәр билгеле булмаган документлар таптым. Бу чын мәгънәсендә көчле, тарихи дәлилләр. 1944 елның мартында, җәлилчеләр төркеме хөкем ителгәннән соң Әхмәт Симаев, җәлилчеләрнең берсе, ул вакытта Германиядә яшәгән һәм фашистлар белән хезмәттәшлек иткән Бөек Иерусалим мөфтие Әмил әл Хөсәенгә мөрәҗәгать иткән һәм безне үлем җәзасыннан азат итеп булмасмы икән дип сораган. Әмма аларга: “Бу яшерен төркем Алманиягә котычкыч зур зыян китергән. Алар безнең иң явыз дошманнар. Без аларга мәрхәмәт күрсәтсәк, ул башка легионерларга тискәре тәэсир итәчәк”, дигәннәр. Җәлилчеләрнең батырлыгын шик астына куярга теләүчеләр дә булды. Монда бернинди дә шиккә урын булырга тиеш түгел. Каһарманнарның батырлыгы дәлилләнгән. Без аларның каһарманлыгы белән горурлана алабыз”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Бу көнне, гадәттәгечә, Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да кызы һәм оныклары белән Казанга кайта. Очрашуга чакырсалар мин беркайчан да баш тартканым юк, ди ул.

“Казанга җәлилчеләрне искә алучыларга рәхмәт белдерер өчен кайтам. Еллар уза, безнең урынга яңа буын килә. Алар да безнең каһарманнарыбызның исемнәрен белер дигән өметтә яшим. Моннан 70 ел элек мин беренче тапкыр “Моабит дәфтәрен” укыдым. Сугыш турындагы хакыйкать белән сугарылган, батырлык белән иҗат ителгән шигырьләрне укып тетрәнгән идек, - дип искә алды Чулпан Җәлил.

"78 ел элек мәңгелек үлемсезлеккә күчкән шәхесләребез – татар батырлары – илебезнең тынычлыгы, бәйсезлеге, җиңү өчен гомерләрен кызганмаган. Бөек Җиңү көнен таптарга теләүчеләр күбәеп китте. Әмма җәлилчеләребез бүген дә безнең арабызда яши, көрәшә", - диде Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Искә алу чарасында Муса Җәлилнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Замана шагыйрьләре дә җәлилчеләргә багышланган әсәрләрен яңгыратты.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading