Эмоциональ януны аңларга ярдәм итә торган берничә билге бар: эшлисе килмәү, эш нәтиҗәсеннән канәгатьләнү булмау, башкарылган эшчәнлектән ару.
Әгәр шундый симптомнарны сизәсез икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, махсус ышаныч телефоннарына шалтыратып ярдәм сорарга була. Соңгы елда мондый мөрәҗәгатьләр бик күпкә арткан.
26 мартта Казанда «Белгечләрнең эмоциональ януны профилактикалауга биопсихосоциорухи якын килү» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция уза. Шушы уңайдан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, КДМА психотерапия һәм наркологиякафедрасы җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Анатолий Карпов катнашты.
Соңгы елда аеруча еш кулланылган «һөнәри талчыгу» дигән термин көннән-көн актуальләшә бара. Ул патология түгел, әмма профилактик чаралардан, килеп чыккан шушы халәттән качу, көчле депрессия һәм һөнәри эшчәнлекне туктату кебек авыр психоэмоциональ нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
- Бүген шундый аяныч хәлләрдән котылу өчен, без белгечләр сүзенә ныклап колак салабыз. Ләкин белгеч үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә без-беребезгә ярдәм итәргә, тәҗрибә уртаклашырга телибез. Бу ел безгә сәламәтлеккә генә түгел, ә психологик халәтебезгә карата да бик игътибарлы булырга өйрәтте. Без хәзер эмоцияләр, үзара мөнәсәбәт белән бик сак эш итәргә тиеш, – диде Ләйлә Фазлыева.
Һөнәри талчыгу, яну синдромына һәр кеше дә дучар була ала. Ул яшькә генә бәйле түгел. Ләкин өлкән яшьтәгеләр, тәҗрибәле белгечләр үз-үзен кулга алып, бу хәлдән чыга ала. Ә яшьләр арасында әлеге проблема чынлап та актуаль. Эшкә урнашалар, адаптация чорын уза алмыйлар, өстәвенә хезмәт хакы да канәгатьләндерми. Кемнәрдер эш урынын алыштырып, ситуацияне уңай хәл итә, икенче берәүләр исә, шушы эшкә ияләшү чорында ук һөнәри януга дучар була. Шуңа бу эштә дә һәр буын вәкиленең мәнфәгатьләрен искә алып, хөрмәт итеп эшләргә кирәк, ди белгечләр.
Эмоциональ талчыгуны аңларга ярдәм итә торган берничә билге бар: эшлисе килмәү, эш нәтиҗәсеннән канәгатьләнү булмау, башкарылган эшчәнлектән ару. Әгәр шундый симптомнарны сизәсез икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, махсус ышаныч телефоннарына шалтыратып ярдәм сорарга була. Соңгы елда мондый мөрәҗәгатьләр бик күпкә арткан. Балалар гына түгел, борчулы әти-әниләр дә шалтырата икән. Аларга югары белемле, тәҗрибәле белгечләр җавап бирә.
- Татарстан Республикасы – психологик ярдәм күрсәтү буенча системалы рәвештә эшкә алынган пилот төбәкләрнең беренчесе. Бу проблема киң колач алып, дисциплинага әйләнде. Соңгы ике елда яшьләр сәясәте, мәгариф өлкәсе, социаль ярдәм оешмаларындагы белгечләр бер йодрык кебек берләште. Яшьләр эшләре министрлыгының әлеге эшкә кушылуы очраклы түгел. Яшьләр күп. Социаль челтәрләр дә алар арасында популяр, андагы аралашуның нәтиҗәсе кайбер очракларда бик аяныч хәлләргә китерергә мөмкин, – дип аңлатма бирде Алла Кондратьева.
Һөнәри талчыгу күп еллар буена дәвам итә ала. Кеше түзеп йөри-йөри дә, көннәрдән бер көнне “янып” бетә. Менә монысы – иң куркынычы. Эмоциональ януны күп еллар өйрәнгән Анатолий Карпов та пандемиянең бу мәсьәләнең бик мөһим икәнен күрсәткәнен ассызыклады. «Рухи кыйммәтләр юкка чыга. Шуңа күрә һөнәри эмоциональ яну һәркемгә яный. Конференциянең исеменнән үк күренгәнчә, проблемага биологик, психологик, социологик һәм рухи яктан да якын килергә уйладык. Ул күп өлкәне колачлый. Мондый халәтне сизеп алсагыз, интернетта махсус методика бар, шуның ярдәмендә үзегезне борчыган сорауларга җавап табарга мөмкин. Белгечләр дә ярдәмгә килергә һәрчак әзер», – диде.
Чарада ярдәмчел һөнәр ияләре – табиблар, психологлар, социаль хезмәткәрләр һәм, әлбәттә, журналистлар турында күп искә алынды. Алар үзләре дә эмоциональ януга дучар була торган белгечләр. Барыбыз да курку, билгесезлек белән яши. Барыбызга да ярдәм, яныбызда ышанычлы кешеләр кирәк. Конференция барышында да менә шушы юнәлештә туган проблемалы сорауларга җавап табылыр, дип ышана оештыручылар.
Динара Әхмәт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар