Алар нәрсәдән файдалы һәм ничек кулланырга? Үләнче Фирая Захарова белән шул хакта сөйләштек.
– Фирая ханым, иң беренче булып чәчәк ата торган тузганакның файдасы турында сөйләшик әле. Аның кайнатмасын да әзерлиләр бит.
– Тузганак чәчәген киптереп булмый, ә кайнатмасын эшләргә мөмкин. Файдасы күбрәк булсын өчен иң яхшысы – юеш сөлге белән бер-ике сәгать җиңелчә генә каплап торып, бер тәүлеккә суыткычның катыру камерасына куярга, аннары иттарткычтан чыгарып киптерергә. Заманча киптерү җайланмасыннан да кулланырга була. Ул булмаса, газ мичен бераз гына ачып куеп, 50-60 градуста киптерә аласыз. Барлыкка килгән гранулалар өстенә (бер чынаякка – бер чәй кашыгы) кайнар су агызып төнәтеп эчәргә, әмма кайнатырга кирәкми. Бу төнәтмәне ютәлдән башлап онкология чире булганнарга кадәр эчәргә була. Гомумән, сары чәчәкләр йөрәге һәм бавыры белән проблема булганнарга булыша. Бигрәк тә бавыр ярата сары төсне. Тузганакның яфраклары да файдалы. Аңарда витаминнар аеруча күп. Кайнар су белән юдырып алып, салатларга куша аласыз.
– Соңгы елларда әби-бабаларыбыз кулланган сәрдә (сныть) үләне дә киң кулланыла башлады.
– Элеккеләр аны юкка гына кулланмаган. Сәрдәдә аксым күп. Канны чистарту үзлегенә ия. Химик составы белән ул кешенең кан формуласына охшаган. Сәрдәне юып, болай гына да ашарга була, салатка кушарга, щи пешерергә мөмкин.
– Кычытканнан да аш пешерәбез, болай иткәндә аның файдасы каламы соң?
– Кычыткан С витаминына бай һәм ул пешергән очракта да саклана. Салатка салганда, аңардагы кырмыска кислотасыннан (нәкъ шул кислотасы белән чага инде ул) арыныр өчен, кайнар су белән пешекләп алабыз. Кычыткан шулай ук канны чистарта.
– Сирень чәчәге нәрсәдән файдалы?
– Ул канны сыеклата. Буыннар авырулары вакытында булыша. Аракыга салып төнәтеп, авырткан урыннарны ышкырга кирәк. Яфрагыннан да төнәтмә ясарга була. Бер стакан суга бер яфрак салып төнәтергә дә бер-ике сәгатьтән бераз-бераз йотымлап эчәргә. Ул шулай ук канны сыеклату үзлегенә ия.
– Бала вакытта какының сабагын чистартып ашый идек. Аңарда нинди витаминнар бар?
– Какының (свербига, редька дикая) сабагын гына түгел, яфрагын да ашый аласыз. Чәчәк атканчы, әлбәттә, чөнки ул картая. Аны пешереп ашарга да, паста, сок ясарга да ярый. Пародонтоз булган кешеләргә согын эчәргә һәм авызны чайкатырга киңәш итәм. Ашказаны согының кислоталылыгы түбән булганда эчәргә ярый, чөнки ул кислоталылыкны арттыра. Кандагы шикәр күләмен киметә. Иммунитетны яхшырта. Моннан тыш какыда С витамины, эфир майлары, микроэлементлар күп.
– Май аенда тагын нинди үләннәр җыярга?
– Әрем җыеп калырга ашыгыгыз. Ул паразитларга каршы көрәшә, анемиядән кулланыла, үт суын куу үзлегенә ия. Паразитлардан котылу өчен ун көн дәвамында биш тиен зурлыгындагы әрем яфрагын ипи йомшагы белән кушып ашау да җитә. Кышын бер чәй кашыгы кипкән яфракны бер стакан суга салып төнәтәсең. Буыннары авыртканнарга бер өлеш әремгә биш өлеш аракы кушып ясалган төнәтмә белән ышку булыша.
Бака үләнен дә чи килеш салатка куша аласыз. Бер стакан суга бер чәй кашыгы кипкән үләнне төнәтеп эчәргә мөмкин. Ул какырыкны чыгарырга булыша.
Яшь каен яфракларының сидек куу, паразитларга каршы көрәшү үзлеге бар. Аллергиясе булмаган бөтен кеше дә куллана ала. Бер аш кашыгы кипкән яфракны бер стакан суга (биш чи яфракны бер стакан суга) салып төнәтеп эчегез.
Тиздән каз үләне (гусиная трава, спорыш) чыга башлый. Аны буыннар, бавыр һәм бөерләр белән проблема булганда кулланырга киңәш итәбез. Әмма тромбофлебит белән интегүчеләргә сак кулланырга кирәк. Тәэсирен йомшарту өчен тал яки усак кайрысын кушарга була. Гомумән кычыткан, гөлҗимеш, көтүче сумкасы, андыз (девясил) белән төнәтмә ясаганда, кан куермасын өчен, тал яки инде усак кайрысы кушарга тырышыгыз.
Үги ана яфрагы да какырыкны чыгара.
Әрекмәннең согы күп авырулардан файдалы. Әмма аны биш яшькә кадәрге балаларга эчерергә ярамый. Кул учы кадәрге яфракларын куллана башларга була. Согын чыгарып, көненә өч-биш тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. Аның артыннан ук су эчеп тә куярга ярый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар