16+

Мамадыш мазьлары яраларны дәвалый

Мамадыштагы 1нче мәктәп педагог-китапханәчесе Гөлчәчәк Нургалиева сугышчыларга коры душ, яраларын төзәтергә булыша торган мазь, окоп шәмнәре ясап җибәрә. Моннан тыш костюмнар, махсус плащлар тегә.

Мамадыш мазьлары яраларны дәвалый

Мамадыштагы 1нче мәктәп педагог-китапханәчесе Гөлчәчәк Нургалиева сугышчыларга коры душ, яраларын төзәтергә булыша торган мазь, окоп шәмнәре ясап җибәрә. Моннан тыш костюмнар, махсус плащлар тегә.

Узган елның ноябрь аенда ул үзенең сыйныф укучылары белән окоп шәмнәре эшли башлаган. Аннары коры душ эшләргә керешкәннәр. Укытучылар белән исә җәйге камуфляж костюмнар теккәннәр. Көзгә керер алдыннан костюмнарны яңгыр үткәрми торган материалдан тегергә булганнар. Соңрак шул ук материалдан аркага элеп куя торган капюшонлы плащ тегү идеясе барлыкка килгән. 
– Боларга өстәп, мазь ясарга да өйрәндем. Август аенда Казанга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чакырдылар.  Шунда Минзәлә районыннан Луиза исемле ханым белән таныштым. Ул районнарында бер кешенең мазь ясавын сөйләп кызыктырды. Кайтуга, интернеттан рецептын эзләдем. Анда мазь рецептлары бик күп, әмма миңа чынлап та файдасы булганы, халыкта уңай фикерләр тудырганы кирәк иде. Таптым андыйны, эшләп, сынап та карадык, – ди әңгәмәдәшем. 

Мазьны ясау өчен чистартылмаган үсемлек маена суган салып кыздыра һәм суынганчы тизрәк сөзеп алып, шунда балавыз эретә икән. Әмма яхшы балавыз табып булмагач, чын балавыздан эшләнгән чиркәү шәмнәрен алып эретә башлаган. 

Крем сыман әлеге мазьны пешкән, киселгән, ярылган урынга сылап куялар Ул ябышып катмый, шуның белән яра да тиз төзәлә. 
– Көне буе итектән йөреп, сугышчыларның аяклары бозыла, кырыла, сөялләр чыга. Менә шул җәрәхәтләрдән дә файдалы ул, – ди Гөлчәчәк. Бер ай ярым эчендә ул утыз миллилитрлы 65 банка мазь әзерләгән.  

Боларның барысына да ничек өлгерәсез, дигән соравыма, тик торырга яратмыйм, тегеп арып китсәм, оекбаш бәйләргә утырам, анысы арытса, мазь ясарга керешәм, әмма вакытны җиткереп булмый, шуңа быел җәй бакчада да күпләп яшелчә утыртмадым, чәчәкләрем генә шаулап үсә, ди ул.

Гөлчәчәкнең гаиләсе дә читтә калмый бу эштән. Уллары белән ире дә булыша. Гомумән, сугышчыларга ярдәм итү эше ире Радиктан башланган. Ул хәрбиләргә буржуйка мичләре ясый икән.
–  Егетләребезгә ничек тә ярдәм итәсебез килә. Тизрәк исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, – ди Гөлчәчәк.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Игелек жирдаа ятып калмас ,узенда исан бул семьян белан.

    Мөһим

    loading