16+

Машина откан Алинә: “Сайлауга барганда өч машинаның берсе безгә булачак, дидем”.

Машина откан икенче гаиләнең кем булуын белгәч тә, без Алинә Хөснетдинова белән элемтәгә кердек.

Машина откан Алинә: “Сайлауга барганда өч машинаның берсе безгә булачак, дидем”.

Машина откан икенче гаиләнең кем булуын белгәч тә, без Алинә Хөснетдинова белән элемтәгә кердек.

Сайлауга барганда ук ул иренә, менә күрерсең, уйнатылачак өч машинаның берсе БЕЗГӘ булачак, дигән булган.

Әмма шаяртып әйтелсә дә, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән булып чыккан, күрәсең. 

- Сайлауларда машина уйнатылачагын безгә дуслар хәбәр итте. Беренче көнне үк сайлауга бардык һәм фотоларны интернетка урнаштырдым. Гел күңелемнән машина отсак иде дип йөрдем. Ике көн дәвамында машина уйнатканнарын туры эфирда күзәтеп утырдым. Минем фотоны күрсәткәч, гаҗәпләнүемнән сүзсез калдыып, бер тын утырып тордым. Бик күп котлаулар килә, шалтыраталар, язалар. 

Алинә белән Линар Хөснетдиновлар Лаеш районының Усады авылында яшиләр. Алинә декрет ялында, кызы Зәринәгә ике яшь. Декрет ялына чыкканчы Казанга йөреп эшләгән. 

- Бик кирәк булганда, иремнең машинасына утырып чыккалыйм. Декреттан эшкә чыккач, үземә дә машина кирәк булачак инде дип сорый идем иремнән. Менә бер мизгелдә машиналы да булдым. Машина ачкычын бүген бирәчәкләр. Ачкычны кулга алганчы барыбер ышанып бетеп булмый әле, - ди Алинә. 

Машинаның рәхәтен күрергә насыйп булсын, дип телибез без яшь гаиләгә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирегез кайда эшли

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куанычы булсын, Аллах сезгэ язган ул ЗУР булэкнен.

      Мөһим

      loading