16+

Машина хуҗалары – Апастан Лилия белән Руслан Ромачковлар: “Айфон отарга хыялланган идек”

Сайлауларда катнашып, машина откан бәхетле гаилә 3 бала тәрбияли: Раилә, Зәринә, Данияр.

Машина хуҗалары – Апастан Лилия белән Руслан Ромачковлар: “Айфон отарга хыялланган идек”

Сайлауларда катнашып, машина откан бәхетле гаилә 3 бала тәрбияли: Раилә, Зәринә, Данияр.

- Балаларның айфон отасылары килгән иде. Сайлауга да иртә барырга сөйләштек. Гадәттә, балалар иртә белән йокыдан бик авыр торалар, бүген бер сүз җитте. Сайлап чыккач, тезелешеп басып фотога төштек тә, үз эшебез белән киттек. Зәринәбезнең 1 октябрь көнне туган көне, 10 яшь тула, бигрәк тә айфон дип ул хыялланды. Телә кызым, Аллаһыдан сора дип шаярттык аны. Айфон отарбыз дип тә уйламадык, беркайчан да бер әйбер дә отканыбыз юк безнең. Балалар көнне телевизор каршысында үткәрде. Булмады, дип күңелсезләнешкәннәр дә иде, – дип сөйләде Лилия шалтыраткач. 

Көнне үз мәшәкатьләре белән үткәргәч, Руслан белән Лилия кичен мунчага кереп китә. Менә “шартлый” берзаман телефоннары!
- Ишек төбенә балалар йөгерешеп килгәннәр. Ура, диләр, сөенәләр. Икебезнең дә телефоны бертуктаусыз шалтырый. Алсам – әни. Җаныгыз юкмы әллә, кайчаннан бирле шалтыратам, дәшмисез, машина оттыгыз бит, ди. Әле дә ышанмыйбыз. Туганнар, дуслардан шалтырау өзелми инде, котлыйлар! Үзебезнең Тойота машинасы бар иде, монысы миңа булыр, дип үзем дә куанам, – ди Лилия.

Хэштегны ул вк челтәрендә Лилия Зайнуллина (кыз фамилиясе) исеме астында үз сәхифәсенә урнаштырган була. Бәхетле гаиләне котлыйбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading