Татарстан буенча махсус хәрби операциядә булучылар һәм аларның гаиләләре өчен күп санлы ярдәм чаралары гамәлдә.
Ил өчен көрәшүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләнә, гаиләләренә пособиеләр бирелә, балаларга бакчага йөрү, шәһәр транспортында хәрәкәт итү, мәктәптә ашау, музейга, концертка, зоопаркка, бассейнга, спорт залына йөрү бушлай. Шулай ук алар лагерьларга юлламалар белән тәэмин ителә, вузларга кергәндә өстенлекләргә ия.
Гаиләләренә тиешле пособиеләр
Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түбәндәге социаль ярдәм күрсәтә:
- мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие каралган. Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында бала туган көннән башлап билгеләнә. Акча балага өч яшь тулганчы, әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр түләнә.
- йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган йөкле хатыннарга бер тапкыр бирелә торган 36 278 сум күләмендә пособие тиешле.
Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы – ул бердәм пособие. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган хезмәт хаклары, премияләре, эшмәкәрлек кереме исәпкә алынмый. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидларга түләүләр
Хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлылар һәм инвалидлар күп санлы социаль ярдәм чараларынан файдалана.
Әйтик, сугыш хәрәкәтләре ветераннары ай саен өстәмә 3,8 мең сум ала. Республикада мондый түләү 30,5 меңнән артык кешегә бирелә. Аны алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Күп функцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Гариза биргәннән соң хәрби хәрәкәтләр ветеранына социаль фондка таныклыкның төп нөсхәсен яки аның нотариаль расланган күчермәсен тапшырырга кирәк.
Россия геройларына ай саен 83,4 мең сум күләмендә акчалата түләүләр каралган.
Инвалидлык алган хәрби операция катнашучыларына шулай ук акчалата ярдәм тиешле. Хәрби җәрәхәт алган кешеләргә – инвалидлык төркеменә карамыйча, аена 7 мең сум бирелә. Моннан тыш, Россия Социаль фонды линиясе буенча пенсия алган инвалидларга ай саен акчалата компенсация бирелә: 1нче төркем инвалидларга – 21,9 мең сум, 2нче төркем инвалидларга – 10,9 мең, 3нче төркем инвалидларга – 4,3 мең сум.
Гомуми авыру буенча инвалидларга түбәндәге түләүләр бирелә: 1нче төркем – 4,9 мең сум, 2нче төркем – 3,5 мең сум, 3нче төркем – 2,8 мең сум. Бу суммага социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе керә – ул аена 1,4 мең сум тәшкил итә.
Коммуналь хезмәтләргә һәм ремонтка компенсация
Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары торак өчен түләү чыгымнарына компенсация алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымының 60 процентын тәшкил итә.
Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнергә мөмкин. Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша яки социаль фондның клиентлар хезмәтендә, Күп функцияле үзәкләрдә рәсмиләштереп була. Яки моның өчен «Ватанны саклаучылар» фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Стажга икеләтә күләмдә
Махсус хәрби операциядә катнашкан татарстанлылар гражданлык пенсияләрен билгеләгәндә ташламаларга хокукы бар. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты стажда икеләтә күләмдә исәпләнә һәм югары пенсия коэффициентлары кулланыла – елына 3,6. Махсус хәрби операциядә катнашу чоры озак вакытлы стаж өчен иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләнгәндә дә исәпкә алыначак. Димәк, картлык буенча иминият пенсиясенә хокук ике елга иртәрәк барлыкка килергә мөмкин, әмма ир-атлар өчен 60 яшьтән һәм хатын-кызлар өчен 55 яшьтән дә иртәрәк түгел. Ташламадан 42 еллык иминият стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык иминият стажы булган хатын-кызлар файдалана ала.
Үз теләге белән киткәннәр НДФЛдан азат
Октябрьдә «Бердәм Россия» партиясе депутатлары һәм сенаторлары тарафыннан Россия Салым кодексының 2нче өлешенә үзгәрешләр кертү турында канун проектын кабул итү көтелә.
Бу проект ирекле формированиеләрдә хезмәт итү турында контракт төзегән кешеләр өчен ташламалар кертүне күздә тота. Бу затларның керемнәре һәм башка милеге НДФЛдан азат ителәчәк. Шулай ук бу категория гражданнарны Россия паспорты һәм йөртү таныклыгын югалткан яки яраксыз хәлгә килгән очракта, дәүләт пошлинасы түләүдән азат итәргә тәкъдим ителә.
Билгеле булганча, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен минималь айлык акчалата тәэмин итү 195 мең сум тәшкил итә. Мәскәүдә 50 мең сум күләмендә өстәмә каралган.
Хәрби хәрәкәт ветераны таныклыгын алу җиңеләйде
Россия Оборона министры Сергей Шойгу махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәт ветераны таныклыкларын бирү тәртибендәге үзгәрешләрне раслады. Хәзер махсус хәрби операция зонасында яраланган һәм дәвалануда булган хәрбиләргә сугыш хәрәкәте ветераны таныклыгын алу өчен гариза бирү таләп ителмәячәк. Ведомстволар булган мәгълүматларга нигезләнеп, барысын да үзләре эшлиячәк. Бу хәрбиләргә һәм аларның туганнарына тиешле ташламаларны оператив рәвештә алырга мөмкинлек бирә.
Газлаштыруга субсидияләр
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүчеләрне, беренче төркем инвалидларны социаль газлаштыру программасына кертеп, газ җиһазларына һәм аны урнаштыруга субсидия бирергә тәкъдим итте.
Россия энергетика атналыгында чыгыш ясаганда, ул 2021 елда ил масштабында социаль газлаштыру программасы старт алуын искәртте, аның максаты “табигый газның һәр йортка – магистраль газүткәргеч салынган бистәдәге, шәһәрдәге һәр йортка барып җитү”е.
“Газ җиһазларына һәм аны урнаштыруга субсидия ала алган гражданнар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәм, атап әйткәндә, бу исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук 1нче төркем инвалидлар һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләрне кертергә кирәк дип саныйм», – диде Путин.
Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча сорауларны контакт-үзәк телефоны буенча бирергә мөмкин: 8-800-1-00000-1 (шалтырату бушлай).
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар