16+

Менә ичмасам Кар бабай!

Тумышы белән Сарман районыннан булган Гаяз Искәндәров ун метр биеклектәге һәм 45 тонна авырлыктагы Кар бабай әвәләгән.

Менә ичмасам Кар бабай!

Тумышы белән Сарман районыннан булган Гаяз Искәндәров ун метр биеклектәге һәм 45 тонна авырлыктагы Кар бабай әвәләгән.

Эш процессын видеога да элгән. Беренче шарының диаметры – 6 метр, икенчесенеке – 5 метр, өченчесенеке – 4 метр. Иң зур Кар бабай өчен премия бирүләрен ишеткәннән соң, Гаяз, ашарга да керер­гә онытып, иртәнге биштән кичке уникегә кадәр урамда кар әвәләп йөргән.

Кар эзләп, күршеләренең дә өлешенә кергән әле ул, барысы 120 кубометр кар киткән. Кыш бабайны ясар өчен Казаннан 300 чак­рым ераклыктагы Кызыл бакча авылына махсус кайткан һәм 20 көн шунда булган. Конкурс кагый­дәләре буенча, Кар бабайны ясау өчен бернинди техника да кулланырга ярамый ди. Гаяз Кар бабае белән Россия Гиннесс рекордлар китабына керергә ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading