Финанс киеренкелек шартларында халык могҗизага күбрәк ышана башлый, ди белгечләр.
Күптән түгел дустыбызның юбилееннан үзебез дә бүләкле булып кайттык. Бер кунакны да буш кул белән җибәрмичә, бәйрәм хуҗасы мәҗлес ахырында лотерея билетлары өләшеп чыкты. Яңа ел якынлашуын истә тотсак, үзенә күрә символик мәгънәгә ия бүләк, шулай бит?
Барыбыз да 31нче декабрь-1 гыйнвар төненең башкалардан бернәрсәсе белән аерылмавын аңласак та, һәрберебез өчен могҗизага ышана торган бердәм хыял вакыты бу. Шуңа күрә Яңа ел бүләк уйнатуларында да кешеләр аеруча теләп катнаша. Оливье салаты тәлинкәсе янына лотерея билетлары җәеп салып, телевизор кабызу һәм алып баручының капчыктан лото чыгаруын түземсезлек белән көтеп утырулар күпләргә таныштыр. Билетка текәлгән өмет тулы күзләр кайберәүләр өчен хәтта балачактан килгән иң җылы хатирәләрнең берсе булып тора.
Юбилейдан таралышканда да, миллион откач, кем кемгә өлеш чыгарачагын сөйләшеп куйдык. Бер яктан, һәрберебез моны шаярту буларак кабул итсә дә, иманым камил, лотерея билеты тоткан һәр кунак күңелендә “Ә бәлки чынлап та...” дигән чаткы кабынгандыр. Бәлки нәкъ Яңа ел төнендә тормыш аз гына булса да яхшы якка үзгәрер, көтелмәгән шатлык ишелер, бәхет елмаер.
Бу хыял чаткысы бүген Россиядә миллионлаган кешене лотерея билеты сатып алырга этәрә дә. Аналитиклар билгеләп узганча, соңгы елларда могҗиза өмет итүчеләр саны сизелерлек күбәйгән. 2025 елның гыйнвар–декабрендә бюджетка лотереяләрдән кергән акча күләме былтыргы белән чагыштырганда 30 процентка артып, 6 млрд сумга җиткән.
Лотереяләргә булган кызыксыну артуның тагын бер сәбәбе – сатып алу мөмкинлекләренең шактый киңәюе. Бүген билетны почтадан да, кибеттән дә, маркетплейстан да, хәтта ике-өч минут эчендә смартфон ярдәмендә дә алып була. Онлайн формат аеруча популярлашкан: сатып алынган билетларның 70 проценттан артыгы цифрлы. Безнең очрактагы кебек үк лотереяны бүләккә сатып алучылар да күп икән. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан, 23 февраль, 8 март, юбилейлар кебек даталарга кешеләр “өмет” бүләк итәргә ярата.
Искәртеп китик, илебездә “бәхет сынау” өлкәсендә ике зур оператор эш итә. Шуларның берсе уйнаткан лотереядарда гына да быел 40 млн чамасы кеше катнашкан – бу илдәге барлык өлкәннәрнең өчтән бере дигән сүз. Белгечләр фикеренчә, лотереяләргә кызыксыну үсеше дөньядагы гомуми билгесезлек һәм финанс киеренкелек белән бәйле. Вазгыять начаррак булган саен, көтмәгәндә миллионер булырга теләүчеләр күбәя бара. Кешеләр керем дәрәҗәсен арттыруга башка өмете югала, күрәсең. Бу – психологик яклау механизмы да, үз-үзеңне юату ысулы да.
Үзем “күктән төшкән акчага” артык ышанмыйм. Теләгәнемә ирешү өчен һәрчак көч куярга, барысын да эшләп алырга туры килә. Хәер, кайчак төрле бәйгеләрдә катнашып, зур-зур бүләк отучыларны күргәч, “Ә бәлки миңа да кайчан да булса бәхет елмаер” дип уйлап куясың. Кыскасы, өметсез шайтан гына диләр бит. Юбилейда бүләк ителгән лотерея уйнатуын да көтеп карыйк әле. Белмәссең, бәлки миллион тәтер, ә?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар