16+

«Мин әнигә охшаганмы?» бәйгесе җиңүчесе: «Әти-әниле булганда, без әле канатлы»

«Шәһри Казан» газетасы «Мин әнигә охшаганмы?» дигән бәйге уздырган иде. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре белән укучыларыбызны да таныштырабыз. Беренче урын алган җиңүчебез – Лениногорскидан Зилә Мөдәрисова (Хәсәншина).

«Мин әнигә охшаганмы?» бәйгесе җиңүчесе: «Әти-әниле булганда, без әле канатлы»

«Шәһри Казан» газетасы «Мин әнигә охшаганмы?» дигән бәйге уздырган иде. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре белән укучыларыбызны да таныштырабыз. Беренче урын алган җиңүчебез – Лениногорскидан Зилә Мөдәрисова (Хәсәншина).

Зилә тумышы белән Самара өлкәсе Шенталы районы, Денис авылыннан булып чыкты. 2001 елда Татарстанга күченеп килгән. Матбугат тормышы, газета исе яхшы таныш укучыбызга. Ул үзе дә хезмәт юлын балалар һәм үсмерләр газетасы «Яшьлек иле»ндә башлаган. Аннары Самарада нәшер ителә торган «Бердәмлек» газетасында штаттан тыш хәбәрче булып эшләгән. Хәзер Лениногорскида җирле хакимияттә хезмәт итә. Әле күптән түгел генә, Казанда укулар узып, тәрҗемәче статусына ия булган.

Лениногорскиның район газетасында да үз кеше Зилә. Гел укучыларны язмалары белән сөендереп тора. Юмористик хикәяләре аша укучыларга Тамгалы кеше авторы буларак та таныш.
Җитмәгән җире юк, кулыннан килмәгән эше юк әңгәмәдәшемнең. Лениногорск шәһәренең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзасы да әле ул. Барысына да өлгерә. Быел Самараның данлыклы Гали авылына да барып кайтканнар. «Бу сәяхәт мине студент вакытларыма кайтарды. Былтыр Удмуртия­гә баргач, анда яшәгән татарларга сокланып кайткан идем. Әле дә алар белән элемтәдә торабыз. Сүз уңаеннан, «Шәһри Казан» газетасы уздырган бәйгедә җиңүемдә аларның өлеше дә зур. Кистем авыл халкы, аеруча да Илмир Касыймовка зур рәхмәтләремне җиткерәм», – ди безнең газетаны яратып укып барган Зилә.

Зиләнең тырышлыгы, осталыгы әнисеннән киләдер. Гөлнур ханымга да күзләр тимәсен. Ул бүген ире Марат абый белән авылда гомер итә. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бер улы Сургутта гаиләсе белән төпләнеп яши. Гөлнур ханым озак еллар мәктәптә эшләгән. Әйдаманнан алып мәктәп директоры вазифасына кадәр күтәрелгән ул. Мәктәп тарихында директор булып иң озак эшләгән хатын-кыз ул. Гөлнур ханым – авылда депутат, «Чулпан» фольк­лор ансамблендә шөгыльләнә. Әле былтыр Самараның Камышлы авылы Сабан­ ­туенда катнашкан булганнар.

– Бәйгедә тавыш биргәндә, күп­ләр фотодагы өстәлдә торган мул урамалар белән кызыксынды. Аларны авылыбызның оста пешерүчесе Тәнзилә Мостафина пешерде. Сүз уңаеннан, әнинең компьютеры эшләми, шунлыктан ул минем бәйгедә катнашуымны белми дә калды. Урамга чыккач, авыл халкының: «Синең өчен тавыш бирдек», – дигән сүзләреннән аптырап калган хәтта. Мине тудырган, кеше иткән һәм бүгенгә кадәр ярдәм иткәне өчен, әниемә рәхмәт. Әти-әниле булганда, без әле канатлы, алар – саклау­чы фәрештәләребез. Кадерен белеп, кадерләп яшик газизләребезне. Бәйгедә җиңүебезгә без бик шат. Безнең өчен җан аткан кешеләрнең барысына да рәхмәт. «Шәһри Казан» белән һәрчак бергә булыйк, – диде Зилә Мөдәрисова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading