16+

"Мәхәббәттә": ул тренер гына түгел...

“Мәхәббәттә” (“В любви”) фильмының исемен ишеткәч тә, күпләр аны гашыйклар турында дип уйлый. Ләкин алай түгел. Әлеге фильм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышланган.

"Мәхәббәттә": ул тренер гына түгел...

“Мәхәббәттә” (“В любви”) фильмының исемен ишеткәч тә, күпләр аны гашыйклар турында дип уйлый. Ләкин алай түгел. Әлеге фильм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышланган.

Фильмның сценарий авторы һәм режиссеры – Зөфәр Хәйруллин. “Мондый фильм төшерү турында күптәннән хыялландым. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның яшьтәшләренә караганда да күбрәк уңышка ирешүен күрсәтергә теләдем. Миңа Махсус Олимпиадага әзерләнүче флорбол командасын тәкъдим иттеләр. Геройлар – 1нче мәктәп-интернат укучылары һәм аларның тренеры Андрей Бычков. Ул аларга тренер гына түгел, тормыштагы остазлары да”, - ди Зөфәр.

Андрей Бычков балалар белән 10 эшли. “Мин спортны һәрвакыт яраттым, тренер булырга хыялландым. Интернаттагы балаларны 1,5 ел эчендә флорболга өйрәттем, нәтиҗәдә Бөтенроссия Махсус Олимпиадада өченче урынга ия булдык. Аларны тәрбияләүдә иң мөһиме – нинди генә очракта да кешелекле булу, башкаларга ярдәм итү”, - ди Андрей. Балалар Андрейны тренер итеп кенә түгел, дус, киңәшче һәм хәтта әти урынына күрәләр.

“Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова фикеренчә, кәеф булмаган, депрессиягә бирелгән чакта һичшиксез “Мәхәббәттә” фильмын карарга кирәк. “Без еш кына тормыштан зарланабыз, юк-бардан кәефсез йөрибез. Ә менә бу балаларда яшәү дәрте көчле, аларның яшисе килә. “Мәхәббәттә” исеме бәлки балаларга бик туры да килмидер, ләкин бары тик мәхәббәт белән генә уңышка ирешеп була”, - ди Миләүшә ханым.

“Мәхәббәттә” фильмын узган ел җиде ай дәвамында “Татнефть” хәйрия фонды Грантына төшергәннәр. Фильмның премьерасы 11 февраль көнне 18:30 сәгатьтә “Мир” кинотеатрында булачак.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading