Һава торышы салкын булганда, Татарстан мәктәпләрендә укулар булмаячак.
Һава температурасы артык түбән булганда, укучылар мәктәпкә бармаска мөмкин, дип искәртә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы.
Башлангыч сыйныфлар -23 градус, шәһәрләрдә -25 градус салкын булганда укырга бармый кала ала.
Авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар -25 градус, шәһәрләрдә -27 градус булса, мәктәпкә килмәскә хокуклы.
Температура - 30 градус булса, авылларда 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр уздырылмаячак. Шәһәрдә укучылар өчен бу күрсәткеч -32 градус тәшкил итә.
Комментарийлар